16+

"Ходай Тәгалә Берил ханымга, сеңлесе Фәридәгә, улларына сабырлык бирсен..."

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев дөньяның иң танылган татарларыннан берсе булган Надир Дәүләт вафаты уңаеннан аңа багышлаган шигырен тәкъдим итте.

"Хуш, бәхил бул, туганым кебек якын дустым Надир бәй!
Михнәтле һәм ачы мөһаҗир язмышы кичеп тә сыгылмаган-сынмаган, көчле рухлы, туры кыйблалы шәхес, чит илләрдә гомер сөреп тә, армый-талмый милләтебез өчен фидакярләрчә хезмәт иткән мәшһүр галимебезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын!
Ходай Тәгалә Берил ханымга, сеңлесе Фәридәгә, улларына сабырлык бирсен.
Мин бу шигырьне туган көнендә Надир дустыма багышлап юллаган идем...", дип язган Разил Вәлиев инстаграм сәхифәсендә.

ТАТАР МӨҺАҖИРЕ

Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Тирләр түккән, даннар казанган,
Канатлары канап, каерылса да,
Аерылмаган җаны Казаннан.

Төп Ватаны чөнки шушы җирдә,
Яшәсә дә әллә кайларда.
Татар булып пешеп җитәр өчен
Казаннарда кирәк кайнарга.

Мин бәхетле – ил бәхетле булса,
Халкым булса азат, тәхетле.
Мин милләтем – татарларым белән
Бергә чакта гына бәхетле!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading