XXI гасыр укытучысына эшләргә җиңелме? Юктыр, минемчә.
Яңа гасыр балалары бөтенләй башка төрле. Алар унны бетереп туа хәзер. Чөнки мәгълүмат кыры киң. Телевидение, компьютерның тормышыбызда киң таралуы да балаларның белем офыкларын киңәйтә. Диннең яңартылуы да балага өстәмә белемнәр бирә. Шуңа да замана балаларының дөньяга карашы да башкача.
Җир йөзендәге иң авыр һөнәрләрнең берсе ул – укытучы. Мөгаллимгә актерга караганда да авыррак. Укытучы бүген бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Белем бирү осталыгы, укучыда дәрескә кызыксындыру тудыру, укучының һәрбер соравына югалып калмыйча төгәл җавап бирү. Оештыру сәләтенә ия, түземле, сабыр, намуслы булырга да тиеш әле ул болар өстенә. Балалар – тиктормас халык. Ә инде сыйныф җитәкчесе дә булса, күпбалалы әнигә әверелә дә куя укытучы. Укучысының гаиләсен, яшәү шартларын белмичә дә булмый.
Әтием, өч апам укытучылар иде. Авыл укытучысы ул сайлауларда агитатор, пропагандист, сәхнәдә артист булды. Ул елларда укытучы зур хөрмәткә, олы абруйга ия иде.
Соңгы елларда илебездә шундый зур ихтирамга ия булырга тиеш укытучыга хөрмәт кимеде. Хезмәтләре өчен түләү дә түбән. Шунлыктан яшьләр кайчандыр үзләренә белем биргән мәктәпкә таба борылып карамау ягында. Эшкә килгәннәре дә тизрәк китү җаен эзли. Мәгариф өлкәсендә балаларны һәм үз эшен яраткан фидакарьләр генә эшли ала. Бүген бер генә әти-әни дә баласын укытучы булырга өндәми. Яшьләр үзләре дә эшкуар, юрист, икътисадчы һөнәрен кулайрак күрә. Әгәр болай барса, киләчәк мәктәпләрендә укытырга кеше калмаячак бит. Моны булдырмас өчен, хөкүмәтебезгә укытучы-мөгаллимгә йөз белән борылырга кирәк. Тиешле хезмәт хакын бирергә, торак белән тәэмин итүне кайгыртырга, аңа эшләр өчен шартлар тудырырга. Бары тик шул чагында гына без укытучы һөнәренә булган хөрмәтне кире кайтара һәм шуның белән бергә мәктәпләргә яшьләрне дә тарта алырбыз.
Рафаэль Сальмушев,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар