16+

Хуҗабикә дә, эте дә янгында һәлак булган

Бинаның янган конструкцияләрен сүткәндә, 64 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе, ә кухняда бик нык янып беткән эт табыла.

Бинаның янган конструкцияләрен сүткәндә, 64 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе, ә кухняда бик нык янып беткән эт табыла.

Югары Осланда 64 яшьлек хатын-кыз үз өендә чыккан янгында һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

«Кичә 19.28 сәгатьтә 112 бердәм номерына Югары Ослан авылының Ленин урамында йорт януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләргә утны сүндерү өчен 25 минут вакыт кирәк булган. Бинаның янган конструкцияләрен сүткәндә, 64 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе, ә кухняда бик нык янып беткән эт табыла.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading