16+

Хуш киләсең, көзбикә! (Көз турында кызыклы фикерләр)

​​​​​​​Көз җитте, рәссамнар җилдән, яңгырдан куркып, үзләренең остаханәләренә кайттылар, ә көз үзенең эшен дәвам итте...

Хуш киләсең, көзбикә! (Көз турында кызыклы фикерләр)

​​​​​​​Көз җитте, рәссамнар җилдән, яңгырдан куркып, үзләренең остаханәләренә кайттылар, ә көз үзенең эшен дәвам итте...

яңгырлар, давыллар булса да, пычракны юып, җиргә өзелгән яфраклар аша матурлык өстәде, кешеләрнең күңелләрендәге юшкыннарны юып төшерде.

Ирвинг Стоун. 

Барысы да үз урынына әйләнеп кайта... Көз җитте, язын ачылган тәрәзәләр ябылды, җиңел аяк киемнәре авырракларына алышынды. Кешеләр, сәгатьтәге күке кебек, үз йортларына качтылар. Өй чоланында, болдырда саесканнар кебек чыркылдашкан кешеләр тавышы ишетелми, ишекләр ябылды. Әмма агачтан яфраклар коела да коела... 

Рэй Бредбери. 

Көзгә кайгы килде. Яфраклар көчле җилдә җиргә сибелгәндә, агачның ялангач ботаклары кукраеп калганда, табигать ничектер үлеп бара кебек. Әмма көз белә: һичшиксез, яз киләчәк, бозлардан арынып, елга агуын дәвам итәчәк. Әгәр салкын яңгырлар язны «үтерсә», ниндидер яшь кеше сәбәпсез үлгән кебек тоела.

 Эрнест Хемингуэй

Көз. Әгәр җирдәге барлык алтын һәм бакырны җыярга мөмкин булса, алардан нечкә генә яфраклар чүкеп ясасалар, алар тауларда, басу-кырларда, болыннарда түшәлгән яфракларның аз өлешен генә тәшкил итәр иде. Чүкелеп ясалган яфраклар, бигрәк тә чын усак яфракларыннан гаять тупас булып күренерләр иде. Усак яфракларының кошлар сайравыннан да лепердәп торулары барлык кешеләргә дә билгеле бит. 

Константин Паустовский. 

Минем өчен көз – сихри вакыт, бөтен дөньяны оста рәссамнар матур төсләргә буяп чыккан кебек. Шундый гүзәллеккә карап, күпләр кыш алдыннан көзнең үлүен күз алдына китерәләр. Әмма мин үземне көзен бик тере хис итәм. 

Джин Пендзивол. 

Билгесез авторлардан

Көз – табигатьнең шиңгәндәге матурлыгы. 

Көз – кышка караганда яхшырак, яз – көзгә караганда әйбәтрәк, җәй – көзгә, кыш һәм язга караганда да шәбрәк! 

Көз – тормышка ашкан эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Аннан соң башкарылып өлгермәгән эшләрне, уңышсызлыкларны көзге яңгыр белән юып төшерергә кирәк. Аннары көз көнендә генә була торган саф һаваны күкрәк тутырып суларга була. 

Көз көне вакытны, башкарасы эшләрне онытып уйланырга рәхәт, фикернең киеренкелеге югала һәм ниндидер моңсулык тын гына күңелгә тула. 

Яңгырлы көзне бик яратам. Юеш һәйкәлләргә өзелгән яфраклар ябыша, җиргә алар матур келәм кебек түшәлә. 

Көзен һәрчак башкарылмаган эшләрнең исен тоясың. 

Көздә мәңгелекнең, гадилекнең безгә билгеле булмаган нәрсәләре бар. 

Көз – үткәннәрдән калган бурычларны санау, тикшерү вакыты. 

Нияз Бишбалта туплады

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading