“Раушания үзенчәлекле, кабатланмас, үзенә генә хас булган төсмерләр белән спектакльне баетты, үзенең иҗаты белән тамашачының мәхәббәтен яулады. Раушания тынгысыз кеше иде. Ул һәрвакыт идеялар белән янып йөрде. Аның тырышлыгы белән иң авыр вакытта да “Балачак” студиясе оештырылды һәм Раушания күп еллар буе шул студияне җитәкләде. Алар Николай белән бик матур гаилә корып, бик бәхетле яшәде. Уңган, бик тыйнак Светлана исемле кыз үстерде...."
Һәр артистның да тамашачы күңеленә уелып калган роле була. Ул роль аны гомер буе озатып йөри һәм тормышта да еш кына аңа шул роль исеме белән дәшәләр. Тискәре роль башкарып, кеше күңеленә уелып калу иң кыеныдыр, мөгаен. Ә уңай образда булсаң икеләтә сөенечтер. Г. Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева “Казан егетләре”, “Тагын Казан егетләре”ндә Фирдәвес һәм “Авыл эте Акбай” спектаклендә Тәмлетамак роле аша тамашачы хәтерендә калган шәхес. Акбайны уйнаган Әсхәт Хисмәт тә хәтта: “Безне Акбай абый, Тәмлетамак апа дип йөртәләр иде”, - ди. Кызганыч, Тәмлетамак инде башка юк... Актриса булып өлгереп җитеп, тормышы җайлангач кына Раушания ханым 63 яшендә арабыздан китеп барды.
“Николайны югалту Раушания өчен зур тетрәнү булды...”
“Ул безнең өчен бик якты дустыбыз, хөрмәтле коллегабыз булды”, - дип хушлашу мәрасимен театр артисты Илдар Хәйруллин.
“Раушания үзенчәлекле, кабатланмас, үзенә генә хас булган төсмерләр белән спектакльне баетты, үзенең иҗаты белән тамашачының мәхәббәтен яулады. Раушания тынгысыз кеше иде. Ул һәрвакыт идеялар белән янып йөрде. Аның тырышлыгы белән иң авыр вакытта да “Балачак” студиясе оештырылды һәм Раушания күп еллар буе шул студияне җитәкләде. Алар Николай белән бик матур гаилә корып, бик бәхетле яшәде. Уңган, бик тыйнак Светлана исемле кыз үстерде. Берничә ел элек Николай авырып, арабыздан китте. Раушания өчен бу бик зур тетрәнү булды, тик ул һәрвакыт эшләде”, - диде Илдар Хәйруллин.
“Операциягә әзерләнгән иде, өлгерә алмады...”
Мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Рузалия ханым сүзләренчә, алар телефоннан сөйләшкәндә Раушания ханым сүзләрен һәрвакыт “исән-сау яшәргә язсын” дип тәмамлый торган булган.
“Соңгы елларда ул сүзләрне нишләптер бик еш кабатлый иде. Бу хәл безнең өчен бер дә көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай булды. Шифаханәдә әзрәк сәламәтлеген ныгытам дип барып кайтты. Операциягә әзерләнде, өлгерә алмый калды. Үт куыгында таш иде...”, - ди Рузалия ханым.
Алар гаиләдә биш бала үскән. Рузалия ханым – төпчекләре. Анардан олырак апалары 40 яшендә юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган.
Танылган артист Айдар Хафиз белән Раушания апаның әтисе Хөснетдин ага бертуганнар. Айдар абыйны соңгы юлга озатканда Раушания апа безнең нәселдә озын гомерле кешеләр күп, дигән иде.
“Әбиебез 103 яшенә җиткән иде. Садри бабаебыз 95 тә китте. Әле мин шуның кадәр авырулары булса да, 80 яшьләргә кадәр җитәр дип өметләндем. Ул авыруларын, борчуларын күрсәтмәде. Сабыр, түземле булды. Мин авыртам дип елап йөрмәде. Авыртканын үзе генә белде. Әле бик яшь иде. 64 яшь нәрсә инде ул?! Барыбызны да җыеп торды, бик ярдәмчел булды. Авыл өйләрен дә карап, барлап, ремонтлар ясап торды. Төп нигезебез саклана. Аны шунда алып кайтабыз”, - диде Рузалия ханым.
“Ул минем иң якын кешем иде”
Мәрхүмәнең хезмәттәше Әсхәт Хисмәт Раушания Юкачеваны бик әйбәт партнер иде, ди.
“Без сәхнәдә ирле-хатынлы булып та уйнадык. “Яшь йөрәкләр”дә Зөлфирә Зарипова каядыр киткәч, Сәхибҗамал роленә кергән иде. Раушания, Сәхибҗамал ул йомшак кеше, дип гел исенә төшереп тора идем. Чөнки холкы сәхнәдә дә чагылыш таба иде. Әле яшисе дә яшисе иде үзенә. Шулай китәсе булгандыр инде, Ходай шулай язган... Алып каласы булсалар, Горбачев хатынын алып калган булырлар иде, дим. Килгәнбез икән, китәргә дә кирәк. Күп еллар бергә уйнадык. “Авыл эте Акбай”да без аерылмас идек. Безне бөтен җирдә Акбай абый белән Тәмлетамак апа дип йөрттеләр. Раушания тырыш кеше иде. Бакчаларыбыз бер тирәдә, тормышта да аралашып яшәдек. Хуш, Тәмлетамагым! Авыр туфрагың җиңел булсын!”, - диде Әсхәт абый актриса белән хушлашу мәрасимендә.
Театрның өлкән артистларының берсе Наилә апа Гәрәева белән Раушания Юкачева әле күптән түгел генә шифаханәдә бергә ял иткән.
“Раушания минем өчен бу театрда иң якын кешем, дустым иде. Мин аның китүе белән берничек тә килешә алмыйм. Соңгы ун көндә без аның белән “Ижминводы” шифаханәсендә бергәләп ял иттек. Шундый күңелле көннәр булды. Минем өчен гел борчылып яшәде. :“Наилә, даруыңны эчтеңме?”, “Наилә, әйдә барыйк!”, “Әйдә урманда йөрибез!”. Театрда булган барлык гомерем буе ул гел кайгыртып, гел борчылып, минем өчен янып-көеп яшәде. Ул чыннан да мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше булды. Аның таланты, уйнаган спектакльләре һәрвакыт халыкның йөрәгендә кала. Рушания җаным, сиңа миннән иң зур рәхмәт!”, - диде Наилә апа Гәрәева.
“Раушаниягә бала табарга ярамады”
Драматург, элеккеге актер Рәдиф Сәгъди белән Раушания һәм Николай Юкачевлар бергә Әлмәт театрында эшләгән булган.
“Әлмәт театрында 1980 елларда татар театрының гение — Гали Хөсәенов эшли иде. Без бер курстан 6 кеше аның белән эшләп калырга дип, Әлмәткә киттек. Чөнки режиссерның инде яше бар иде. Ул Әлмәт театрының “алтын” чоры иде.
Раушаниягә бала табарга ярамый иде. Йөрәгенә операция булды, табиблар кисәтеп куйды. Тик аның бала табасы килде. Кызлары Светлана туды. Гастрольләр вакытында без ул баланы чиратлап карый идек.
Бер ярты ел элек чамасы Айдар Хафизны искә алу кичәсе булды. Шунда сөйләшеп тордык. Миңа Рәмзия дә начар инде, минем хәлләр дә шәптән түгел. Кайсыбыз кайчан китәр инде, диде. Юкны сөйләмә әле, синең Коля өчен дә яшисең бар бит, дидем. Раушания китүе хакында ишеткәч, бик кызганыч булды. Ул бик эшлекле, вакыты белән бик кырыс иде. Беркайчан да үзен түбәнсетергә юл куймады”, - ди Рәдиф әфәнде.
Хушлашу чарасында соңгы сүзне Раушания ханымның кияве Илшат һәм кызы Светлана әйтте.
“Мин Юкачевлар гаиләсенә 25 ел элек кердем. Без ике кыз үстерәбез. Биш ел элек без бер әниебезне югалтсак, бүген икенчесен дә югалттык. Син безгә бик җитмәячәксең”, - диде Илшат әфәнде яшенә буылып.
Мәрхүмәнең кызы Светлана ханым исә Раушания апаның көчле һәм ярдәмчел кеше икәнен искәртеп узды.
“Әни миңа гына түгел, бөтен туганнарыбызга да ярдәмчел булды. Мин һәрвакыт таянычым барлыгын тоеп яшәдем. Мин үземне ышанычлы тоя идем, чөнки янымда әни булды. Хәзер ул юк. Минем үземә көчле булырга туры киләчәк”, - диде ул.
Раушания Юкачеваны туган ягы Питрәч районы Күп авылында җирләделәр. Район хакимияте актрисаның исемен районда мәңгеләштерергә сүз бирде.
Комментарийлар