16+

«Хыялый»: караргамы-юкмы?

Хыял... Бу әйбер һәр кешенең күңелендә була. Хәтта бик кырыс, «коры» кешеләр дә кайчагында хыялланып алырга мөмкин. Ә гомер буе хыял белән генә яшәү дөрес­ме?

«Хыялый»: караргамы-юкмы?

Хыял... Бу әйбер һәр кешенең күңелендә була. Хәтта бик кырыс, «коры» кешеләр дә кайчагында хыялланып алырга мөмкин. Ә гомер буе хыял белән генә яшәү дөрес­ме?

Әллә инде канатларыңны кисеп, җиргә төшерүче кирәкме? К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының тамашачыларга тәкъдим иткән яңа «Хыялый» спектакле дә шул сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

С пектакльне Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән. Сәхнәдә Зөфәр Харисов, Ләлә Миңнуллина, Илгизәр Хәсәнов кебек тәҗрибәле артистлар белән бергә, театрның яшь артистлары да чыгыш ясый.


«ТарТмага бикләнгән проблема кала бирә...»

Әлеге спектакльне Илшат Мөхетдинов башка театрда куярга ниятләгән һәм пьеса авторы Салават Әбүзәров белән дә бу хакта килешкән булган. Әмма ул театрда планнар үзгәрү сәбәпле, башка пьесага алыналар.
– Миндә әлеге әсәрне кую теләге көчле иде һәм иртәме-соңмы мин аңа әйләнеп кайтачагымны белдем. Шулай килеп чыкты: Тинчурин ­театры белән сөйләшүләр алып барганда, без директор белән «Хыялый»­га тукталдык. Ул күбрәк классик әсәргә, традицион театрга якын, – ди Илшат әфәнде.
Кызганычкамы, бәхеткәме, мин төрле театрлар белән эшлим, ди режиссер. Бүген Тинчурин театрында премьера чыгаргач ук ике-өч көннән башка шәһәргә юл алырга планлаштыра.

– Әмма репетицияләр арасында тынлык ике-өч атна булса, яхшырак. Чөнки артистлар янына мин һәрвакыт әзерләнеп киләм. Спектакль схемалар рәвешендә минем башымда туган була инде.

Белүебезчә, К.Тинчурин театрында хәзер баш режиссер юк. Артистлар да Рәшит Заһидуллинның китүен бик авыр кичерде.

– Мин Рәшит Заһидуллинны белми идем, шуңа да аның турында ниндидер фикер әйтә алмыйм. Театрга килгәндә, биредә ниндидер авыр процесс барганын сиздем. Артистлар да, хезмәткәрләр дә бик борчыла иде. Бу үзгәрешләрнең нинди юнәлешкә алып барачагын да әйтә алмыйм. Әмма мин артистларның төрле режиссерлар белән эшли белүе яклы. Һәр режиссерның үз фикере була. Кайберәүләр өчен артистларның эчке дөреслеге булу мөһим һәм төрле режиссерлар белән эшләү артистларга да кем белән эшләүләренә дә карамастан ярдәм итәдер, – дигән фикердә яшь режиссер.
Илшат әфәнде үзе өчен төрле труппалар белән эшләүнең төрле ягы бар, ди. Кайчагында бер труппа белән ике тапкыр эшләү авыр була, кайчагында яңа труппага күнегү кыен, ди ул.

– Театрга киләсең дә бу труппаның, сәгатьләр буе иҗат итә алырлык артистларның синеке икәнен аңлыйсың. Алар репетицияләр тәмамлангач та кала. Синең кебек үк эзләнүдә була. Тинчуринлылар белән безнең бер-беребезгә ияләшү озаграк барды. Бер үк әйберләргә, бер үк вакыйгаларга бертөрле карарга өйрәнү безнең өчен мөһим иде. Фильм төшергәндә яисә фотосурәт ясаганда, аның сыйфаты һәм нәтиҗәсе хакында күзалларга була. Ә театрда бу мөмкин түгел һәм мин театрны шуның өчен яратам да. Бер репетиция – нәкъ мин теләгәнчә, ә икенчесе башка төрле уза. Спектакльнең уңышлы булу-булмавын тамашачы күрсәтер, – диде Илшат Мөхетдинов.

Хәзер күп театрлар төрле тәҗ­рибәләр уздыра, артистлар, режиссерлар белән лабораторияләр оештыра. Татар тамашачысы мондый тәҗрибәләргә әзерме? Илшат әфәнденең моңа карата да мөнәсәбәтен сораштым.
– Бу сорауны миңа Татарстанда 5-6нчы тапкыр бирәләр. Мин үзем төрле формалар һәм эзләнүләр яклы. 30дан артык лабораториядә катнашканым бар. Минем өчен бу бик кирәкле процесс кебек тоела, чөнки без, театр яшәсен өчен, барысын да эшләргә тиеш. Дөнья шундый зур тизлектә үзгәрә икән, гореф-гадәтләргә генә ябышып ятарга кирәк дию наданлык булыр иде. Әгәр дә инде әзерлекле тамашачы өчен генә спектакльләр куйсак, берникадәр вакыт узгач, ул кешеләр, кызганыч булса да, югалачак. Аннары театр да юкка чыгарга тиеш буламы? Тамашачыны җәлеп итү, алар белән бер телдә сөйләшә белү бик мөһим процесс. «Тамга» лабораториясендә Антон Бескоровайныйның «Молчанка» әсәрен сәхнәләштергәндә бик зур резонанс туган иде. Миңа күпләр: «Бу татар халкына хас әйбер түгел», – диде. Без үзебезгә үзебез анализ бирә белергә тиеш, чөнки тартмага бикләнгән проблема кала бирә. Ә без ул тартманы ачуны сузабыз төсле, – дигән фикердә Илшат Мөхетдинов.

Спектакль хакында

Спектакль гомер буе хыял ­дөньясына чумып яшәүче Гыйззәт карт хакында. Дөресрәге, аның идео­логиясе, тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, үзе булып кала белүе турында. Карт гомер буе карчыгы Шәрифә белән гомер итә. Аларны димләп өйләндерәләр, әмма Гыйззәт, хатынының чибәр, уңган булуын таныса да, бик нык хөрмәт итсә дә, аңа гашыйк була алмый. Хатынына бер тапкыр да «яратам» дип әйтми ул. Алдыйсым килмәде аны, ди. Ә карчыгы аны ярата. Хыялый картыннан зарланмый, тормышта башкалардан ким-хур яшәмик дип, мәшәкатьләрне үзе өстери.

Хыялый Гыйззәт картайган көнендә дә йолдызларга карап сокланып утырырга ярата. Хәтта самавыр торбасыннан телескоп та ясый. «Син тугач та, йолдыз кабынган. Мин тугач та. Без өйләнешкәч, безнең йолдызлар да кавышкан», – ди ул, хатынына матурлык хакында сөйләп. Ә Шәрифә карчык – җир кешесе. Күршеләре Закир карт та шундый. Аңа утын, печән һ.б. кирәк. Бәлки шуңадыр да ул авырый, әле биле сызлый, әле аягы. Ә Гыйззәт исә хыял канатларында очып кына йөри. Өстәвенә, аларга йортка яшь табибә Йолдызны кертәләр. Аны күргәч, Гыйззәт карт бөтенләй башын югалта, хәтта очкыч та ясый. Күңелендәге хыялын тормышка ашыру өчен бер этәргеч кенә кирәк булган лабаса. Тик аны бар да, акылдан шаша башлаган, дип уйлый. Безнең җәмгыятьтә дә шулай бит. «Искәрмә» кешеләргә һәрчак башка төрле караш яши. Башкалар төсле булмасаң, юләр инде ул, дигән ярлыкны хәзер тагып куя­лар үзеңә.

Тик андый хыялыйларны «туктата» белә торганнар да була. Шәрифә карчык кебек. Ул хәтта очкычны җимереп тә ата... һәм карты шул ук вакытта юкка чыга. Ике тәүлек эзләгәннән соң гына эзләп табалар үзен. Авылның иң биек тау башында була ул. Кем таба, диегез? Гел сызланып, зарланып йөргән күршесе Закир! Шул тауга менгәннән соң, ул хәтта авыруларын да оныта. Табигать матурлыгы аны таң калдыра. Гыйззәткә дә ул: «Син гомер буе хыялланып, өстән карап, уйнап-көлеп яшәдең. Мин исә җирдә казынып гомер иттем», – ди һәм, картлык көнендә булса да, тормыш йөгеннән аерылып, хыялланырга өйрәнә.

Азмы безнең тормышта андый гаиләләр? Юк, яхшыгамы-начаргамы, андыйлар да җитәрлек. Закир карт кебек җир кешеләре дә, Гыйззәт кебек хыялый, чиста җаннар да, андыйларны җиргә төшереп торырга Шәрифә карчыклар да бар.

Спектакль нәкъ тинчуринлылар стилендә эшләнелгән. Артык декорацияләр, дөбер-шатыр биюләр, җыр­лар да юк. Биюләр дигәннән, спектакльне Мубай җырларына бик матур биюләр белән бизәгәннәр. Яшь Шәрифәне уйнаган Лилия Камалиева хәтта Ай кызы Зөһрәне хәтерләткән мизгелләр дә булды. Иң мөһиме, спектакль азагында булса да, Гыйззәт һәр кеше өчен кадерле булган сүзләрне карчыгына җиткерә: «Мин сине яратам!»

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading