16+

«Хәзер билингваль гына түгел, полилингваль кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кабыргасы белән килеп баса»

Чебиләрне көзен саныйлар. Югары уку йортына кереп, студент булган егет-кызларны да.

«Хәзер билингваль гына түгел, полилингваль кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кабыргасы белән килеп баса»

Чебиләрне көзен саныйлар. Югары уку йортына кереп, студент булган егет-кызларны да.

Быел бәхет елмайган яшьләрнең саны күпме, кайсы яклардан килгәннәр? БДИ баллары нинди? КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов һәм институтның деканы Рамил Мирзаһитов матбугат очрашу вакытында шушы һәм тагын шуңа охшаш сорауларга җавап бирде.

Быел иститутының беренче курсына 1292 студент кабул ителгән. Шуларның 400гә якыны – бюджет бүлекләренә. 900дән артыгы – якын һәм ерак чит илләрдән килүчеләр. Абитуриентларның, хәзер инде студентларның уртача БДИ балы – 81. Югары (100) бал җыеп килүчеләр дә бар. Андыйлар – 11. Билеле инде, бу университетның абруе, аның, дәрәҗәсе турында сөйли. Республика заказы буенча кабул ителгән студентлар 15 мең сум стипендия дә ала. Беренче сессиягә кадәр стипендия 1нче курс студентларының һәрберсенә түләнә. Аннары гына сессия нәтиҗәләренә карыйлар.

Әлеге матбугат конференциясе бик җанлы барды, сораулар да күп яңгырады. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларына юлламасы белән дә аңлатыладыр. Юлламада да туган телләр һәм дәүләт телләрен өйрәнүгә шартлар тудыру турында да искәртелде бит.

Татар педгогия университетын төзү турындагы фикер күптәннән телдә һәм халык аңында йөри инде. Ләкин КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар инситуты мөдире Рәдиф Җамалетдинов моңа ихтияҗ юк, без бит дәүләт заказлары нигезендә эшлибез, диде.

Эшкә урнаштыру да бүгенге заманның зур проблемасы. Диплом алган белгечләр башлыча эш урынын үзләре табалар икән. Төрле урыннардан махсус юллама белән килгәннәр укуларын тәмамлагач юллама биргән оешмада 5 ел буе эшләргә тиешләр.

Билегеле инде, полилинваль һәм билингваль укыту турында да сораулар яңгырады. Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашуы да искә алынды. “Мин анда үзем дә катнаштым. Проблемалар бар, билгеле, Киләчәктә хәл ителер дип уйлыйбыз”, - дип матур гына шомартып куюны дөресрәк санады мөдир абзый.

Институт татар теле мөгаллимнәрен генә түгел, татар телендә белем бирә ала торган башлангыч сыйныфлар, математика, физика укытучыларын да әзерли. Конкурс та шактый булган быел: бер урынга – 5-6 кеше. Ә бит кайчандыр бу һөнәрләргә игътибар бик аз булган.

Мөдир белән декан соңгы елларның тагын бер үзенчәлегенә тукталды. Элек бу белгечлеклергә Россия төбәкләреннән күпләп килгәннәр. Укуларын тәмамлагач үзләренә эшкә кайтып китәкәннәр. Соңгы елларда мөрәҗәгатьләр юк дәрәҗәсендә, дип борчулары белән уртаклашты алар. Ярдәм кулы сузарга әзер булуларын да ассызыкладылар. Казахстаннан татар телле укытучылар сорагач, институт югары курс студентларын әлеге күрше илгә 1-2 айга укытырга да җибәргән.

- Хәзер билингваль гына түгел, полилингваль кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кабыргасы белән килеп баса. Студентларбызны татар, рус телләрендә укытырлык кына түгел инглизчә дә белем бирерлек итеп өйрәтергә тырышабыз. Бу - заман таләбе. Тагын бер чит тел-төрек теле дә ят булмаячак безнең студентларга. Ләкин аны укыту дәүләт стандартларына салынмаган булганга, без аларны өстәмә курслар итеп өйрәтәбез, – ди университет вәкилләре.

Каләм ияләре: “Тиздән ачылачак ул полилингваль мәктәпләрдә өч дүрт телне камил белгән укытучыларны каян алырлар икән?” – дип тә кызыксынды. Чөнки быел укый башлаганнарны 5 ел көтәсе бар бит әле. Институт бу мәсьәләдә аякны алдан ук киенеп куйган икән. Инглиз телендә төрле фәннәрне укытучылар элек тә әзерләнгән.

Чыгышының соңында Рәдиф Җамалетдинов йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшы дигәндәй, журналистларны институтка, студентлар белән күзгә-күз карашып сөйләшергә чакырды.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading