Мәкаләмне «Кичә һәм бүген» дип атавымның 2018 елның 31 июлендә телевидениедә «Таяну ноктасы» тапшыруында телебезнең язмышына багышланган әңгәмә язылып, 1 августта аның экраннарга чыгуы сәбәп булды.
Минем өчен «кичә» һәм «бүген» төшенчәләре, әлбәттә, бу ике көн белән генә чикләнми. Мин гомумән үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне тулаем рәвештә күзаллыйм.
Тапшыруны алып баручы Венера ханым Аитова бу әңгәмәне пессимистик рухта булды, дип бәяләде.
Ул чыннан да ниндидер пессимистик рухта барды, чөнки анда катнашучыларның кайберләре татар инкыйразының котылгысыз икәнлегенә басым ясадылар. Аларча моның сәбәбе – милли мәгариф системасының булмавы. Монда, әлбәттә, дөреслек юк түгел. Андый системабыз юк.
Тик менә татар проблемасын ниндидер тискәре буяулар белән генә төсмерләү шулай ук дөрес түгел. Татарлар утны-суны кичкән, тарихта ныклап чарланган халык. Аны бетерергә тырышу бүгенге гамәл генә түгел. 1870 елны мәгарифкә багышланган законда рус булмаган халыкларны руслаштыру максаты ачыктан-ачык билгеләнгән. Патшалар, аларның Столыпин кебек министрлары тарафыннан милләтебезгә каршы кылынган гамәлләр җитәрлек. Алар турында күп язылды, кабатлап торуда ихтыяҗ юк.
Гамәлләр була торган һәм моннан болай да була торачаклар. Шулай булгач, тынычланырга бернинди урын да юк. Аларга моңа кадәр дә милләтебезнең тиешле җавабы табыла торган. Бүген дә, иртәгә дә аларга лаеклы җавапларыбыз табыла торыр дип ышанам.
Тапшыру барышында боларга карата төрле тәкъдимнәр булды. Аларның бер бик әһәмиятлесе – милләтебезне саклауның концепциясен булдыру. Чыннан да, андый һәрвакыт хәрәкәттә булырдай документ кирәк.
Ләкин мин һәрвакытта да, шулай ук шушы тапшыруны язган вакытта да проблеманың башы гаиләдә икәнлегенә басым ясадым.
Әйе, яшәешебездә гаилә беренче урында булырга тиеш, чөнки ул – адәм баласының чишмә башы, аның миллилеге уяна торган газиз вакыты.
«Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән».
Тукаебыз бу сүзләре белән шушы рәвештә тасвирлаган ул чишмә башын. Миллилек, тел баланың канына бишектә үк сеңә башлый. Нәкъ шуңа күрә дә ул туган тел дип атала.
Әгәр дә адәм баласы тормышын туган телсез башласа, аңа бернинди милли мәктәп тә, татар теле дә кирәкми. Аның андый ихтыяҗы булмый. Аның милләтеннән читләшү дәвере башлана. Йөрәгенә үз теле урынына – рус теле, аннан соң инглиз теле яки башка тел кереп урнашкан була. Миллилеге шуның белән тәмамлана. Ул үзе гаилә корып яши башлый. Хатыны яки ире рус булса да ярый. Бу гаиләдә инде татар теленә бөтенләй диярлек урын калмый. Башка дингә күчү ихтималы да алардан ерак тормый.
Менә ни өчен мин һәрвакыт гаиләне беренче урынга чыгарам. Татар теле белән, милли рух белән сугарылып дөньяга аяк баскан кешегә, әлбәттә, татар балалар бакчасы һәм милли мәктәп тә кирәк. Аның җаны шуны таләп итә. Милли мәгариф системасы барлыкка килүгә юл шуннан башлана.
Менә ни өчен миллилегебезне, аның төп чагылышы булган телебезне гаиләдән башлау беренче урында булырга тиеш.
Тиеш, дип әйтү җиңел, ә аны тормышка ашыру һич кенә дә җиңел түгел. Авырдан да авыр. Тапшыру вакытында «тегесе кирәк, монысы кирәк» дигән сүзләр күп яңгырады. Ата-аналар белән эшләү турында да сүз булды. Бу кирәктән дә кирәк.
Тик моны ничек һәм ни рәвештә башкарырга? Татар конгрессы, Милли-мәдәни мөхтәрият, хатын-кызларның «Ак калфак» җәмгыяте, Гаилә фонды, тагын башка төрле оешмаларыбыз да бар. Барысы да бар кебек, чынбарлыкта исә алар юк та шикелле. Чөнки алар милли дилбегәне төрлесе төрле якка тарталар. Ә кайберләре, бу турыда уйламастан, күп рәвештә хакимияткә яраклашып кына яшиләр. Тормышта исә аларның бердәм хәрәкәттә булулары зарур.
Үз вакытында барлыкка килгән Роза ханым Туфетулова җитәкләгән «Ак калфак» җәмгыяте бүген дә хәрәкәттә. Ул, Конгресс каршындагы Гаилә фонды белән берлектә, ата-аналар белән эшне уңышлырак рәвештә җайга сала алыр иде. Чөнки анда бу эшкә җаннары-тәннәре белән бирелгән гүзәл затларыбыз күп. Аларга тик тиешле ярдәм генә җитми. Югыйсә бу эшкә Россия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте дә, аның җитәкчесе хөкүмәт тирәсенә якын Илдар Гыйльметдинов та ныклап үз өлешләрен кертә алырлар иде.
Әгәр дә мин шушы урында динебез турында сүз кузгатмасам, бу зур хата булачак. Тапшыру вакытында кайберәүләр, бүгенге көндәге авырлыкларыбызга үзебезнең яһүдләрнеке кебек динебез булмау сәбәп, димәкче булдылар. Бу зур хата. Безнең динебез бар. Ул – Ислам дине.
«И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам».
Тукаебызның шушы сүзләре динебезнең безгә ни рәвештә газиз һәм кадерле икәнлеген раслый. Әйе, татар – динле халык. Аллаһы Тагәлә татарга Ислам дине белән бергә шушы телне дә иңдергән. Әгәр дә 1552 ел фаҗигасеннән башланган чорларда Ислам дине булмаса, татар бәлки инде күптән башкалар арасына сеңеп беткән булыр иде.
Аллаһы Тагәләнең барлыгына, берлегенә һәм мәңгелегенә инану аркасында, халкыбыз исән-имин яши. Юкка гына 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан китапта татарлар Россиянең иң ныклы, бернигә дә бирешмәстәй халкы дип язылмаган. Бу чыннан да шулай. Ул ныклыкны нәкъ менә үз динебез булдырган.
Совет чорында халыкларны диннәреннән биздерү афәте татарны да читләтеп үтмәде. Мәчетләрне ябып, аларның манараларын кисеп, халыкка атеизм идеясе сеңдерергә тырышулар нәтиҗәсез калмадылар, милләтебезгә үз тамгаларын салып, руслашуга юл ачтылар.
Тик менә хәзерге көннәрдә генә динебезгә кайту юллары ачылды. Республикабызда мең ярымнан артык мәчет эшли башлады. Тик менә намаз һәм догаларны белми торган берничә буын динсезләр үсеп чыкканлыктан, ул мәчетләрне тулы хәрәкәткә китерү җиңел түгел.
Дөрес, яшьләребез шактый күпләп мәчетләргә йөри башладылар. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигулла мәчетләрдәге вәгазьләрне рус телендә укуны тыйды һәм анда татар теле тантана итәргә тиешлеген муллаларга аларның вазифасы итеп йөкләде. Мәчетләребездә телебезгә игътибар артты. Быелдан алып Казанда кыз балалар өчен тик татар телендә генә эшли торган мәдрәсә эшли башлаячак. Ир балалар өчен дә шундый мәдрәсә ачу күзаллана. Мәчетләр каршында өч айлык тел өйрәнү курслары эшли башлаячак. Кайбер урыннарда андый курслар инде шактый күптән гамәлдә. Татарстанда гына түгел, бөтен татар дөньясында күренә торган хәл бу.
Мәктәпләрдә телне кысрыклаулар булса да, мәчетләргә телебезне өйрәнү өчен бернинди кыенлыклар да юк, дигән Камил хәзрәт.
Чыннан да, патша заманында татарны Россиянең иң укымышлы халкына әверелдергән милли мәгариф системасы нәкъ менә мәчетләр тирәсендә барлыкка килгән.
Акрынлап шушы тәҗрибәне өйрәнеп һәм файдаланып, ниндидер рәвештә милли мәктәпләр булдыруны җәелдереп җибәрү мөмкинлеге бүген дә юк түгел. Байларыбыз да бар. Элек әнә шул мәгариф системасы тик аларның тырышлыгы аркасында гына тамыр җәйгән. Бүгенге байларыбыз да бу эшкә үз өлешләрен кертә алырлар иде. Хакимияткә якын оешмаларның, эшмәкәрләребезнең моның өчен шулай ук җайлары җитәрлек.
Мәчетләребезгә мәктәп белән бергә эшләү җитми. Ә уңай мисаллар бар. Шуларның берсе – Чувашстандагы Тукай авылында. Монда колхозлар беткәч, кичәге колхозчылар пайларын мәчеткә тапшыралар. Мәчет каршында иҗтимагый совет барлыкка килә һәм авылның бөтен эшләре белән идарә итә башлый. Бу Советка бернинди сайлау да юк, анда теләгән кеше үз иреге белән килеп эшли. Советта авыл җитәкчесе дә, мәктәп директоры да кулга-кул тотынып эшлиләр. Монда шәһәрдән кайтып яшәүчеләрнең саны арта тора. Яшьләр күбәя, нәтиҗәдә бала саны да арта. Мәктәптә урын җитми. Шунлыктан мәдрәсә аңа компьютерлар белән җиһазланган класс бирә. Мәктәпкә укырга керер алдыннан балалар, мәчет аркылы дога-намазлар өйрәнеп, беренче сыйныфта укый башлыйлар.
Әлбәттә, бүген вазгыять бигрәк тә шәһәрләрдә башкачарак. Рус теле тантана итә торган официаль мәгариф системасына яраклашу беренче урында тора. Аның мөмкинлекләрен тулысы белән файдалана белү мөмкинлекләре юк түгел. Әгәр дә татар теле сәгатьләре кыскартыла икән, нигә башка фәннәрне татар телендә укытмаска? Совет чорының андый тәҗрибәсе бар. Шул вакытта төзелгән дәреслекләр дә беркая да китмәгән. Аларны яңартып өр-яңадан гамәлгә кертү мөмкинлекләре бар.
Мәгариф системасында шушы фәннәрне укытырдай мөгаллимнәр әзерләү мөмкинлекләре дә юк түгел. Кайчандыр Казан университетында рус-татар бүлеге, кайбер факультетларда, мәсәлән, тарих факультетында татар төркемнәре бар иде. Ул тәҗрибә дә эзсез югалмаган, аларны да дәвам итеп була. Анда укып чыккан кешеләрнең кайберләре бүген дә эшләрен дәвам итәләр.
Без күп вакыт милләтебезнең зәгыйфьләнә баруында хакимиятне гаеплибез. Тик менә үз гаебебезне әле ныклап тикшергәнебез юк. Кем әйтмешли, атта да бар, тәртәдә дә бар.
Өебездә үз телебездә генә аралашуны кем тыя? Беркем дә тыймый. Әйтик, фин татарлары өчен фатирларында тик татарча гына сөйләшү – язылмаган закон. Ә урамда, эштә алар фин теле белән яшиләр. Өстәвенә инглиз телен дә беләләр. Нигә бу бездә дә шулай булмаска тиеш?
Мәктәпләрдә язучыларыбыз, артистларыбыз – сирәк кунак. Ә бит аларга балалар белән эшләү беренче урында булырга тиеш.
Совет чорында яңа чыккан әдәби әсәрләргә багышланган конференцияләр үткәрелеп тора иде. Дөрес, бүген дә аларны тәкъдим итүләр оештырыла. Ләкин алар тиешле дәрәҗәдәге фикер алышулар түгел.
Бездә конференцияләрне ата-аналар, мәктәп балалары катнашында үткәрү мөмкинлегеннән тиешле рәвештә файдалана алу әлегәчә юк дәрәҗәсендә. Бу очракта Язучылар союзының да активлыгы җитәрлек түгел икәнлеген ассызыклыйсым килә. Ә бит телебезне саклау, яшь буыннарда аңа ихтирам, мәхәббәт тудыру язучыларыбызның төп эшләреннән берсе булырга тиеш. Сер түгел, хәзерге яшьләр китап белән әллә ни дус түгелләр. Күбрәк компьютер, интернет кебек яңа җайланмалар белән мәшгульләр. Аларны аннан ни дәрәҗәдәдер аеру тик кызыклы һәм эчтәлекле чаралар аша гына мөмкин.
Радио, телевидение бу өлкәдә шулай ук зур эшләр башкара ала. Аларның да мөмкинлекләре җитәрлек. Башкортлардан мисал алырга кирәк. Алар телевидение аша «Башкорт җыры», «Байлык» кебек тапшыруларын экспертиза үткәрү рәвешендә халыкка ирештерә торалар.
Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – халкыбызның үз кулында. Төрле рәвештәге ысуллар җитәрлек. Аларны тик ныклап хәрәкәткә китерү генә зарур.
Соңгы телләргә каршы кылынган эшләр халкыбызны сәяси йокысыннан уятты, аның бердәмлеген ныгытуга юл ачты.
Юк, татар инкыйразга дучар түгел, ул – мәңгелек халык. Аның теле дә, гореф-гадәтләре дә саегырдай түгел. Алар тирән тамырлы. Аларны йолкып алу мөмкин түгел.
Шушы ярты сәгатьлек «Таяну ноктасы» тапшыруы мине менә шушы уйлануларга китерде.
Индус Таһиров, ТФА академигы
Фото: tatarctan.ru
Комментарийлар