Ислам диненә каршы булмагач, мондый күркәм гадәтләребезне сакларга кирәк, ди азан әйтеп, йомырка тәгәрәтергә чыккан бабайлар. “Бисмилла”лы эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була. Чәчкән орлыкларның матур уңышларын да җыеп алырга, матур йолаларыбызны озак еллар шулай саклап, киләчәк буынга да җиткерергә язсын.
Алия Гарипова, Балтач районы: «Безнең Чутай авылында йомырка өләшү йоласы сакланган. 1 май көнне балалар өйдән-өйгә кереп, йомырка һәм башка төрле тәмле әйберләр өләшеп йөри. Ә без инде, үз чиратыбызда, аларга ниндидер күчтәнәч бирәбез. Хәзер инде без аны йомырка алышу, дип тә атыйбыз».
Зөлфәт Зиннуров, алып баручы: «Бу йола – безнең балачакның да бер матур хатирәсе. Хәзер инде үзебезнең балалар күкәй бәйрәмен көтеп ала. Безнең әтинең – Саба районы Бигәнәй авылында да, әнинең Теләче районы Җәнәй авылында да бар ул. Иртәнге 6дан ук балалар чыгып китәләр. Бигәнәйдә Тәслимә апа ел саен бәйрәм өчен сиксәнләп йомырка кызартып куя. Тагын инде кәнфит, печенье ише тәм-томнар да таратыла».
Дамир Бәдриев, Балык Бистәсе районы: «Күкәй җыю йоласының кайчан башланганын хәтта әбиләр дә хәтерләми иде. Безнең балачакта да, моннан 50-60 ел элек инде ул, иртә таңнан торып чыгабыз. Йомырка белән кәнфит, прәннек тә бирәләр иде. Сөенә-сөенә чишмә буена төшеп ашый идек шуларны. Безнең Күки авылында бу йола хәзер дә сакланган. Ләкин балаларга суган кабыгына буялган йомырка кирәкми инде, алар башка тәм-том көтә».
Фәрит Салихов, Теләче районы: “Сез әйткәч санап утырдым – 35 ел күкәй җыям икән инде. 10 яшьләргә кадәр үзем йөрдем, аннары абый-апаларның бала-чагаларын ияртеп чыгара башладылар. Инде туктармын гына дигән идем, үземнең балаларга чират җитте. Туган авылым Югары Кибәхуҗада да, хатыннар ягы Иске Җөридә дә саклана бу йола. Быел кечкенә кыз белән чыгарга исәп. Балалар да көтә, үзем дә”.
Комментарийлар