16+

Килен көянтәне атлап чыкса, мәнсез килен булачак, яки туйга нигә ун каз?

Инстаграмдагы бер серләшү төркемендә кияүгә чыгарга җыенган кыз бала киңәш сорап язган иде. Дөресрәге, киңәш тә түгел инде ул. Эш шунда: булачак кайнанасы аңа, туйга ике түгел, ун каз алып киләсе була, дигән. Йоласы да шундый дип өстәгән. Күпләр өчен бу чынлап та “яңа” йола булып чыкты.

Килен көянтәне атлап чыкса, мәнсез килен булачак, яки туйга нигә ун каз?

Инстаграмдагы бер серләшү төркемендә кияүгә чыгарга җыенган кыз бала киңәш сорап язган иде. Дөресрәге, киңәш тә түгел инде ул. Эш шунда: булачак кайнанасы аңа, туйга ике түгел, ун каз алып киләсе була, дигән. Йоласы да шундый дип өстәгән. Күпләр өчен бу чынлап та “яңа” йола булып чыкты.

Гомер-гомергә парлы каз алып барганнар. Ә монда сиңа ун каз диләр!.. Ярар, анысын үзләре хәл иткәндер. Ахыры безгә мәгълүм түгел. Тик шулай да туйга кагылышлы йолалар турында беләсе килү теләге калды бездә. Алар хакында без танылган фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек. 
– Фәнзилә Хәкимовна, берничә тапкыр булачак киленне ипи һәм тоз   белән каршы алуларын күргән булды. Гадәттә, бездә бал һәм май каптырганнар бит.
– Кайбер этник төркемнәрдә, әйтик, Урал татарларында киленне капка төбендә үк каршы алалар. Себер татарларында да шулай ук, анда әле кәләшне билгеле бер сынаулар үткәреп кертәләр. Янәсе, тормыш итә белә торганмы, уңганлыгы-булганлыгы да шунда сынала. Казан татарларында киленнең юлына көянтә сала торган булганнар. Ул көянтәне атлап чыкса, мәнсез килен исемен алган. Көянтәне кырыйга алып куйса, тормыш рәтен белә икән дигән нәтиҗә ясалган. Безнең татар туй йолаларында ипи каптыру юк. Киленне бал һәм май белән каршы алалар. Элек бу вазифа кияүнең җиңгәләре йә апаларына кушылган. Узган гасырның 70-80 нче елларында инде җиңгәләреннән тыш, кияүнең әнисе дә катнашкан. Алар киленне йомшак мамык мендәргә бастырып, бал-май каптырган. 

– Мендәр нәкъ мамыктан булырга тиешме?
– Бөтен хикмәте дә шунда. Мамык мендәргә яки кайры тунның эчке йонлы ягына бастырганнар. Төрки халыкларда, шул ук удмуртларда да йон саклау-чистарту магиясе элементы булып санала. Бу очракта куркыныч затлардан, хөсетле явыз кешеләрдән, җен-пәридән саклау булып чыга.

– Төкле аягың белән дигәннең дә хәзер мәгънәсен аңлыйм кебек. Төк шул йон бит инде?
– Нәкъ шулай. Төкле аягың дию чиста аягың белән дигән мәгънәдә. Монда аны туры мәгънәдә аңларга кирәкми инде. Бал белән майның да үзенә бер хикмәте бар. Май кебек йомшак, бал кебек тәмле телле бул дип телиләр.

– Кыз кеше килен булып килгән йортка пәрдә-челтәрләр элгән. Бу аңлашыла да, алар ире белән шул йортта яшәп калган. Хәзер бит яшьләр аерым яши. Йола буенча яңа пәрдәне барыбер эләсеме?
– Ул киленнең йортны киендерү йоласы. Минем апаларым, Казанга яшәргә китеп барсалар да, ирләренең йортына пәрдә элде. Мин исә ирем йортында яшәп калдым. Яшәү урынына карамастан, барыбыз да йорт киендердек. Сүз дә юк, ул бирнәгә дә бәйле. Ирең йортына пәрдә генә түгел, диван, карават япмалары да, мендәр тышлары, сөлгеләр дә алып киләсең. Туйга берничә көн кала булачак килен иптәш кызлары белән йорт киендерергә барган. Хәзер заманасы башка, йолалар да үзгәрә. Әмма кайбер якларда ул әле сакланып калган. Килен бер кат өйне киендерде, дип сөйлиләр. 

– Ә никах белән туйга парлы каз алып бару әле саклана.
– Никахка егет, ә туйга кыз ягы икешәр каз алып бара. Каз да, ипи, бәлешләр дә парлы булырга тиеш. Туйга алып килгән каз, ипиләрнең бер сыңары кире кыз ягына кайта. 

– Ун каз алып бару каян килеп чыккан икән?
– Табынга турап куярга кирәк булганга әйтелгән сүздер ул. Гадәттә, ике казны бик оста каз бүлүче нечкә итеп турап чыгара. Элек алар бик җор телле, теләкләр, такмаклар да әйтә торган булганнар. Каз турап, табынга чыгаруны үзенә бертөрле шоуга әверелдерә белгәннәр. Аларга яулык белән алъяпкыч бүләк иткәннәр. 

– Кыз сорарга бару да үзгәргән икән.
– Элек егет белән кыз өйләнешергә дип үзара хәл иткәч, егетнең олы агалары белән аларның хатыннары кыз сорарга барган. Гадәттә, ике пар йөргән. Сирәк очракта гына өч. Ә егет үзе дә, әти-әниләре дә йөрмәгән. Хәзер исә кыз сорарга егет тә, әти-әнисе дә бара. Үзләре белән ярәшү бүләкләре дә алалар. Кем нәрсә булдыра, шуны бирә. Хәзер сөлге тараталар. Апаларны сорарга килгәч, әти-әнигә күлмәк, без кызларга яулыклар алып килгәннәрен хәтерлим. Шул көнне үк булачак туй турында да сөйләшәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading