16+

Киләсе елга республика ифтарына яңа меню кертергә уйлыйлар

«Казан Экспо» мәйданында узган XI республикакүләм ифтарында 11 мең катнашты. Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Киләсе елга республика ифтарына яңа меню кертергә уйлыйлар

«Казан Экспо» мәйданында узган XI республикакүләм ифтарында 11 мең катнашты. Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Ифтардан соң авыз ачу мәҗлесен оештыручылар журналистлар белән очрашты. 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узганча, авыз ачтырган кешегә ураза тоткан кебек савап языла, иншалла, бу савап бүген ифтарны оештыручыларга да, волонтёрларга да була. Быелгы ифтарның яңалыгы - Буа татар дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев башкаруындагы «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтелүне искә алып, мөфти аны программага Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан кертелүен ассызыклады. 
Киләсе елларда менюны үзгәртергә уйламыйсызмы дигән сорауга, “Туган авылым” милли-туристлык комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов менюда үзгәрешләр булу ихтималын яшермәде. «Ифтарны елдан-ел масштаблырак уздыру, яңалыкларга кертү турында уйлыйбыз. Быел пылау урынына азу ясарга теләгән идек, тик әлегә элеккечә калдырырга булдык. Киләсе елда яңа меню булдырырга тырышырбыз. Мәдәни программаны тагын да кызыклырак  эшлисе килә», – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading