16+

Киләсе ике елда балалар бакчасына чират бетәчәк

Татарстанның хөкүмәт йортында премьер-министр Алексей Песошин республикада дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде.

Киләсе ике елда балалар бакчасына чират бетәчәк

Татарстанның хөкүмәт йортында премьер-министр Алексей Песошин республикада дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде.

Быел Татарстанда барлыгы 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программалар өчен 254,6 миллиард сум каралган. Бу сумма республика бюджетының гомуми күләменнән 96,1 процентны тәшкил итә. Дәүләт программалары кысаларында социаль инфраструктура объектларын төзү, ремонтлау, төзекләндерү буенча 38 республика программасы эшләп килә.

Алар нигезендә арендалы торак, социаль ипотека программасы буенча фатирлар салына, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары, амбулаторияләр, чаңгы базалары, архив биналары, башка социаль мәгънәгә ия биналар булдырыла, капиталь төзекләндерү үткәрелә. Бу программаларга барлыгы 42 миллиард сум акча каралган. 

Социаль ипотека программасы үтәлешенә килгәндә, төрле фикерләр ишетергә туры килә. Безгә генә хас уникаль программа булып саналса да, аның нигезендә бик күп гаиләләр ташламалы бәядән фатирлы булса да, өчәр елдан артык өй туен көтеп, чиратта торучылар канәгатьсезлек белдерә. Алексей Песошин исә, тузган торак программасының төгәлләнеп бетмәве дә социаль ипотека программасының үтәлешенә йогынты ясый, дип саный. 

– Авария хәлендәге торакта яшәүчеләрнең йортлары чынлап та кеше гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Шуңа да андагы кешеләрне тиз арада башка йортларга күчерергә кирәк. Социаль ипотека программасы тулы көченә эшли. 2012-2013 елларда 400 квадрат метр торак авырлык белән салына иде, быел исә 560 мең квадрат метрдан артык торак сафка басачак. «Салават күпере» торак комплексында мәсәлән, 2019 елда куллануга тапшырылырга тиешле торакларны да быел өлгертергә ниятлиләр, – диде премьер-министр. 

2018 елга планлаштырылган программа кысаларында 995 күп фатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре бара. Анда эш 42-43 процентка башкарылган. Дәүләт программалары нигезендә 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, 26 күп балалы гаилә, 64 ятим бала яшәү шартларын яхшырткан.
Өч яшькә кадәрге сабыйларны балалар бакчалары белән тәэмин итү өлкәсендә дә эшлисе эшләр җитәрлек. Балалар бакчалары төзелсә, төзекләндерелсә дә әлегә бакчаларга чират саклана. 2021 елга 3 яшькә кадәр балаларга бакчаларда урын булдыру мәсьәләсен хәл итү максатында, алдагы ике елда 6 мең балага исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзелер дип көтелә. Анда ясле төркемнәре булдырылачак. 

Илдәге макро-икътисади күрсәткечләргә килгәндә, былтыргы нәтиҗәләр буенча, Россия субъектлары арасында Татарстан –алдынгылар рәтендә. Быелның ярты елында дәүләтнең тулаем эчке продукт күләме 1 триллион 111 миллион сумны тәшкил иткән. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, тулаем эчке продукт үсеше буенча республика Россиянең башка субъектлары арасында – җиденче урында, төп капиталга керткән инвестицияләр буенча авыл хуҗалыгы – өченче урында, сәнәгать өлкәсе – бишенче баскычта, ә эчке товар әйләнеше буенча республика сигезенче урынны били.

Быел дүрт шәһәр: Яшел Үзән, Чистай, Чаллы, Түбән Кама социаль-икътисади үсеш территориясе статусына ия булды. Тиздән бу исемлеккә Менделеевскны да кертергә ниятлиләр. Чиратта – Кама Аланы, Алабуга шәһәрләре. Бу исә яңа мөмкинлекләр, икътисади үсеш, өстәмә эш урыннары дигән сүз. 
Президент Указы белән, 2024 елга кадәр 12 милли проект планлаштырылган.

Киләсе өч елга исәпләнгән программаларны планлаштыру буенча эшне быел көзгә төгәлләргә ниятлиләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading