16+

Кисәтә дә вирус, күрсәтә дә вирус... 

Пандемия иртәме-соңмы бетәр инде ул, бетми калган нәрсә юк. Икътисади кризис та мәңгелек түгел. Әмма бу хәлләр кешелекне дә, яшәү рәвешен дә сизелерлек үзгәртәчәк. 

Кисәтә дә вирус, күрсәтә дә вирус... 

Пандемия иртәме-соңмы бетәр инде ул, бетми калган нәрсә юк. Икътисади кризис та мәңгелек түгел. Әмма бу хәлләр кешелекне дә, яшәү рәвешен дә сизелерлек үзгәртәчәк. 

 

Хәзер ике белгечнең берсе, вакыт машинасына утырып киләчәккә барып кайткан төсле, “дөнья элеккеге төсле булмаячак” дип кабатлап утыра. Ниндиерәк булыр икән соң ул? Кулланучылар җәмгыятеннән саклану җәмгыятенә әверелгәннән соң тормыш ничегрәк үзгәрер? Нострадамус түгел түгелен дә, әмма без дә кичә генә тумаган, шөкер, пандемия да фикерләү сәләтен бетереп атмады. 

Дөньякүләм сату-алу киңлегенә омтылып, эчке җитештерү чылбыры турында онытылып киткән иде. Юкса, читтән кергән товарның бик күбен үзеңдә дә җитештереп була. Әмма килешүләр, әшнәлек таләпләре моны чикләде. Хәзер исә, чикләр ябылгач, күп кенә илләр үз-үзләрен тәэмин итәрлек җитештерә алмый. Тирә-күрше белән алыш-биреш булмагач, җитештерүне аякка бастырасы бар, ә моның өчен белгечләр кирәк. Димәк, яңа эш урыннары да булачак икән әле. Кайда нәрсә кирәген чамалап алып, кайберәүләр запас вариант әзерли башласа да комачауламас. Һөнәрле үлмәстер, шәт... 

Бөтен эшне дә “яхшы” башкара торган мигрантлар агымы кимегәч, алар урынын да кемнәрдер тутырырга тиеш булачак. Җылы урыннарын югалткан җирле халык аларны алыштырырга теләрме – бусы әле зур сорау тудыра. Ярлырак илләр өчен нормаль дип саналган хезмәт хакы аларны канәгатьләндермәячәк, билгеле, әмма эше булачак. Эшнең сыйфаты бераз яхшырмасмы.  

Ә менә фитнес-тренерлар, бармен кебек һөнәр ияләре элек тә шулхәтле кирәкми иде, киләчәктә күпкә кимер төсле. Шешәдән чәркәгә сыеклык агызып торучы булмаганнан гына дөнья бетмәс, шулай ук пандемия тәэсир итәчәк туризм, күңел ачу өлкәсе дә беренчел кирәк нәрсә түгел. Халык мәнфәгатен кайгыртучы, аның ихтыяҗын канәгатьләндерүче профессияләр һәрчак кирәк, алар формаларын гына үзгәртә, асылы мең еллар буена шул ук кала. Кем әйтмешли, битеңны ботокс белән матурайтып, мин яшәрдем дип үз-үзеңне алдамасаң да яшәп була, ә иписез – юк. Әле шуңа маен да сылап җибәрсәң... Чыраең ник шадраларга күмелеп бетми шунда. Пандемия булмаган очракта да яңа технологияләр революциясе тәэсире нәтиҗәсендә профессияңне кимендә ике тапкыр алыштырырга туры киләчәк, диләр. Коронавирус моны тагын да күбәйтер ахры.  

Кайбер дәүләтләрнең әйдаманнары бу афәтне Икенче бөтендөнья сугышыннан соң иң зур куркыныч дип атый. Үз башыннан кичермәгәннәр аңламаячак, андыйларның башына ярып та салып булмый. Шуңа халык  җиңелчәрәк карый әле бу хәлләргә. Сыра эчәсе килгән саен – Мюнхенга, фестиваль саен Балтыйк буена, кешедән ким булып күренмәс өчен генә диңгез буена барып ятарга өйрәнгәннәргә бигрәк тә җиңел түгелдер. Соңгы дистә елда кайберәүләр өчен бу дөньяның рәхәте бары тик шуннан гына гыйбарәт иде. Аңлый белгәннәре бераз аңламасмы дип кисәтүедер дә инде...  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading