16+

«Китаплар бар, конверт кына бетте»

Язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина, яңа китабын кулына алуга, сөенечен укучылары белән уртаклаша. Бу юлы да почтада махсус конверт беткәч кенә тукталып калган.

Язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина, яңа китабын кулына алуга, сөенечен укучылары белән уртаклаша. Бу юлы да почтада махсус конверт беткәч кенә тукталып калган.

Гөлсинә апа, китапларны күп җирләргә озатасыз. Шулай китап тарату отышлымы?
Көн саен сигез-тугыз китап җибәрәм. Әле аларны интернетка куеп барам. Сәхифәмне карап баручы бөтен кеше дә лайк куя. Пенсиягә чыккач, Гөлсинә апа китап кына язып ята, дип көләләр бугай. Әле яңарак Якутиягә һәм Сургутка ике китап җибәрдем. Сургутка тагын җибәрергә конверт юк. Шулай ук Мәскәүгә, Уфага, Чувашиягә, Малмыж, Мамадыш, Нурлат, Чаллыга озаттым. Отышлы ягы шунда: яраткан укучыма китабым тиз барып җитә. Бу юлы иясенә бик тиз тапшырылды. Бөтенесенә дә квитанцияләрен фотога төшереп җибәрәм, шуннан карап торалар. Мәскәүгә дә тиз барып җитте.

Болай чыгымлы булмыймы?
– Чыгымын да үзләре түли, китап кына килеп җитсен. Китап күбрәк алган саен, почта бәясе дә кими төшә.

Гөлсинә апа, бу китап Татарстан укучылары өчен дә каламы?
Кала. Карантин булгач, Казанга килеп җитеп булмый.

«Кояшлы дала кызы» – яңа китабыгыз кем турында?
Элекке Әлмәт районы башлыгы, хәзер элемтә министры булып эшләүче Айрат Хәйруллинның әбисе – Сания апа Сәлимова хакында. Шулай дисәм, героемны тизрәк белерсез кебек. Чынлыкта, Сания апа – үзе бер тарих. Бу китаптагы хәлләр репрессия елларына барып тоташа. Шушы апаның әби-бабалары репрессияләнеп, читкә җибәрелгән. Сания апа шул вакытта Урта Азиядә туган. Туганнары аклангач, бөтенесе дә Урта Азиядән кайтып китәләр. Кабаттан үз туган җирләрендә – Татарстанның Баулы төбәгендә төпләнәләр. Китапта шул урыннар бигрәк тә елата. Сания апа читтә берүзе кала, чөнки ул Кыргызстан дәүләт педагогия университетына укырга кергән була, уку йортын «бишле»гә тәмамлый. Шунда кияүгә чыга. Үзенең ике баласына югары белем бирә. Бу – белемле нәсел. Югыйсә җирле хакимият куып җибәргән бит инде аларны, әмма барыбер туган якларына кайталар. Байлык, җиләк-җимешле як булса да, Урта Азия җирләрендә ятып каласылары килми. Безнең соңгы урыныбыз – туган авыл, диләр. Баулыда яшәп, шунда үләләр.

– Әсәрдә төп фикер буларак нәрсә әйтергә телисез?
Татар халкының, татар кешесенең нинди авыр чорда да белемгә омтылышын күрсәтәм. Надан кеше беркайчан да белемле кешене җиңә алмый. Аннары аларның теле югалмый. Читтә булсалар да, татарча сөйләшәләр. Һәм шул елларда, далада дингә булган карашлары үзгәрми. Болар бит мулла нәселе. Шунда да намаз укыйлар. Бу китап героеның өстенлекләре шундый күп. Сания апа беркайчан байлыкка омтылмаган. Югыйсә, оныклары булдыклы. Юк, кирәк түгел, ник мин алардан йорт салдыртыйм, ди. Үз җире, үзләренә бирелгән һаман да шул йортта яши. Шуны чиста-пөхтә итеп тота, челтәр бәйләгән гомер буе, һаман да бәйли. Китапта васыять дигән әйбер дә бар. Әбисе, киткәндә, әйтә: «Кызым, зинһар, үзбәк-кыргыз егетләренә кияүгә чыга күрмә», – ди. Әмма кызга бер бай үзбәк егете гашыйк була. Әби-әнисенең васыятен хәтерендә йөрткән кыз ул егеткә кияүгә чыкмый, үз татарын таба. Шулай да, китапны бизәү өчен, Дубайдагы чәчәк бакчасын күз алдына китереп, матур мәхәббәт тарихын яздым. Сания апа үзе дә: «Иренемдә һаман шул егетнең үпкәннәре тора», – ди. Менә шундый ул әбием.

– Белүемчә, сезнең Сания апа белән танышу тарихыгыз да үзенчәлекле булган, геройларыгызны кайлардан эзләп табасыз?
– Аның белән Әлмәт үзәк мәчетендә таныштым. Әлмәт мәчете Аллаһның 99 исемен яттан сөйләү буенча бәйге игълан итте. Сания апа Сәлимова шунда беренче урынны алды. Китапта да исеме үзгәртелмәде, ничек бар – шулай язылды. Тормышын әдәби сюжетка гына күчердем.

– Бу сезнең исеме үзгәртелмәгән беренче героегызмы?
– Юк – икенче герой. Танышуыбыз кызык булды. Ул үз янына теләсә кемне якын китерми, минем китаплар язганны да белгән. Сөйләшеп киттек. Нәселдән бүген Сания апа гына исән. Аңа быел 85 яшь тула. Һәм ул төп-төз гәүдәле, битендә җыерчыклар юк. Көн саен гимнастика ясый. Ә бит 47 яшендә ул начар авыру белән чирли. Шул чордан башлап, үз-үзен дәвалап яши. Ул чакта ук нурланыш алмаган. Гәүдәсенә тоз куйдырта. Үлекләрен суырту өчен, көн саен аңа сигез килолы тоз куйганнар. Бүгенге көндә ул бакчасында файдалы үләннәр үстерә. Үзен гомер буе дәвалап яши. – Язучы кеше яңа китап язу идеясе белән яши. Алга таба нинди әсәрләргә алынырга уйлыйсыз? – Әле бер кеше мине шаккатырды. Шул теманы өйрәнәм. Дини гыйлемемне дә арттырасым килә. Язылачак китабымны да башкача күзаллыйм әле, аның форматы да, стиле дә үзгәрергә мөмкин. Китап иҗат итү Аллаһы Тәгаләдән тора. Яңа китап турында чыккач сөйләшербез.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading