16+

Китереп бирәләр – алыгыз гына!

Үзизоляция режимы кертелү белән, күп оешмалар эшчәнлеген туктатты, кайберләре китереп бирү системасы буенча эшләүгә күчте

Китереп бирәләр – алыгыз гына!

Үзизоляция режимы кертелү белән, күп оешмалар эшчәнлеген туктатты, кайберләре китереп бирү системасы буенча эшләүгә күчте

Рестораннар

Беренче чиратта яңа режимга рес­торан, кафелар яраклашты. Алар клиентларына ризыкларны үзләренә алып китәргә яисә китереп бирергә тәкъдим итә башлады. Ә кайберләре бөтенләй дә ярымфабрикатлар эшләп сатуны үзләштерде. Мисал өчен, Казандагы «Түбәтәй» кафесы – шундыйлардан. Алардан ризыкны килеп алыр­га да, өйгә заказ бирергә дә, ярымфабрикатлар алырга да мөмкин.

– Моңа кадәр дә без өйгә китереп бирү белән шөгыльләнә идек, әмма «Яндекс» һәм «Диливери» хезмәтеннән файдаландык. Шуны да әйтергә кирәк, ризыкны рестораннан ерак булмаган аралыкларга гына илтә идек. Хәзер курьер хезмәте булдырдык. Заказларны телефон аша да, сайттан да ясап була. Клиентлар ризыкларны үзләре дә килеп алырга мөмкин, – диде «Түбәтәй» рестораннарының төбәк директоры Яна Бадамшина.

Хезмәткәрләрне эштән азат итмәс өчен, алар хәзер ярымфабрикатларга басым ясый башлаган. Пилмән, өчпочмак, манты һәм башка ризыкларны ярыйсы ук арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Бәяләрнең болай кулай булуын «Түбәтәй» вәкиле продукция җитештерүчеләрнең хакларны арттырмавы белән аңлатты.

Клиентларны да югалтасы килми. Шуңа бәяләрне күпләп сатып алу нокталарындагы кебек куйдык. Дөрес, керем бик нык кимеде. Ике ресторанны ябарга туры килде. Ә менә пироглар пешереп сату буенча, киресенчә, керем чагыштырмача үсте. Кешеләр өйдән чыгып йөрми, заказ бирүне өстенрәк күрә. Безнең рестораннан көненә якынча 50-100 заказ ясыйлар. Халык күбрәк ярымфабрикатларга өстенлек бирә, – диде ресторан җитәкчесе.

Чимал өлкәсе

Ит һәм ит продукциясе белән сату итүче Илдар Җамалиевның да кесәсенә яхшы ук сугачак бу үзгәрешләр.

Сату күләме кимеде, кешеләр кибеткә күпкә азрак йөри. Эшкә йөрмәгән кешенең акчасы да кимер инде. Бу хәлләр нәрсә булып бетәр. Президентыбыз кредиты, ипотекасы булганнарга түләүләрне кичектерергә дип әйткән иде. Сатып алучылар белән аралашам. «Бернинди дә кичектерүләр юк, белешмәләр җыйдырталар. Аларны илтеп тапшыргач та бер атна көтәргә, атна узгач та, сез бу категориягә эләкмисез, дип, кире боралар», – диләр. Нәрсә булып бетәр... Әлегә штатны киметмичә торам. Киләчәкне әйтә алмыйм, – ди Илдар.

Итне күбрәк өйгә китереп бирү ысулын сайлаучылар ешайган. Көнгә якынча 10-15 урынга барып киләләр икән.

– Күбрәк заказлар булсын иде дә бит, әмма кешеләрнең акчасы җитеп бетми, аларны да аңлыйм. Без 1 мең сумнан китереп бирәбез, әмма болай эшләүнең әллә ни файдасы да калмый инде. Курьерларыбыз юк, итне үзем илтәм. Мөмкин кадәр экономияләргә тырышабыз, – дип белдерде эшмәкәр.

Матурлык индустриясе

Матурлык индустриясендә 15 еллап эшләүче, әмма исемен әйтергә теләмәгән ханым да мондый вакыйгалардан мөкиббән түгел.

– Эш көнем сәгать 7дә башлана һәм кичке 10да бетә. Клиентларны консультацияләүдән тыш, булган продукцияне ничек тә булса сату якларын да карарга кирәк. Без моннан 15 ел элек эшли башлаган идек, Казанда профессиональ косметика белән бәйле бизнеска нигез салучылар дисәк тә була. Хәзер хәлләр бик нык катлауланды, – ди эшмәкәр.

Үзизоляция системасы кертелгәнче, алар матурлык салоннары, өйдә эшләүче мастерларга чимал сату белән шөгыльләнгән.

– Алты кибетебез бар, хәзер аларның барысы да ябык. Сатучылар өйләрендә тәрәзә юа, балалары белән дәресләр карый. Безнең 40 хезмәткәребез бар, барысына да хезмәт хакы түлисе. Әле салымнар да өстәлә, берсеннән дә азат итүче юк. Халык үз­изоляциядә булгач, сатуларыбыз гына бөтенләй тукталды, – дип зарлана эшмәкәр.

Соңгы көннәрдә алар актив рәвештә маскалар һәм антисептиклар сатуга керешкән. Матурлык индустриясе булгач, бәхетләренә, аларны күпләп алып куйган булганнар.

– Әмма алар да инде бетеп килә. Элек тә без шәһәр буйлап китереп бирү сервисын булдырган идек. Бу көннәрдә маскаларны, перчаткаларны бик күп сатып алдылар. Ә менә 20 меңнән артык төрле продукция складта ятачак. Алар кайчан сатыла башлар, билгесез...

Үзмәшгульләр

Үзмәшгульләр өчен әлегә әллә ни яңалыклар юк. Әмма икътисади яктан иң зур зыян күрүчеләр исемлегендә алар да бар.

ТРның бизнес-омбудсменының «кайнар элемтә»сендә белдергәнчә, юридик затлар белән эшли торган үзмәшгульләр эшчәнлекләрен алга таба да дәвам итә ала. Моның өчен юридик заттан шәһәрдә йөрергә рөхсәт итә торган белешмә алырга гына кирәк.

Ә менә физик затлар белән эшләүчеләргә әлегә кыенгарак туры килә. Аеруча да базарларда, ярминкәләрдә сату итүчеләргә. Әмма аларга да ярдәм күрсәтеләчәгенә өмет юк түгел.

Әгәр дә сез дә эшмәкәр, үзмәшгуль икән, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил «кайнар элемтә»сенә 8 (843) 203-29-08 телефон номерына шалтыратырга була. Соңгы көннәрдә әлеге номерны җыючылар бик күп, шуңа да җавап бирүне көтегез, дип киңәш бирде операторлар.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading