16+

Кияүгә чыгаргамы, чыкмаскамы?

Психолог Ләлә Баһрамшина кияүгә чыкканчы үзеңне алдамый гына берничә сорауга җавап бирергә һәм шуннан соң карар кабул итәргә киңәш итә.

Кияүгә чыгаргамы, чыкмаскамы?

Психолог Ләлә Баһрамшина кияүгә чыкканчы үзеңне алдамый гына берничә сорауга җавап бирергә һәм шуннан соң карар кабул итәргә киңәш итә.

Менә ул әлеге 4 сорау:

1. Әлеге ир-атка кияүгә чыккач, аның сыйфатларын һәм гадәтләрен үзеңнең туачак балаңда күрергә телисеңме? Әйе икән, димәк, ул - сезнең кеше.

2. Нинди дә булса бәхетсезлек очрагы туа калса, сайлаган кешең төрле хәлләр аркасында гарип калса, сәламәтлегенә зыян килсә, сукранмый гына тормыш йөген тартырга әзерме? «Әзер», - дип җавап бирәсез икән, ике дә уйламый, тәкъдимне кабул итә аласыз.

3. Булачак тормыш иптәшеңнең исе ошыймы? Ошаса, димәк, сезнең генофон төрле һәм балалар сәламәт туачак. Әгәр ир-ат белән хатын-кызга бер-берсенең тән исе ошамый икән, алга таба низаглардан качып булмый һәм алар гел бер-берсенең ачуын китереп торачак дигән сүз.

4. Динегез уртакмы? Уртак икән, димәк, гомер дәвамында күп кенә ризасызлык тудырырлык хәлләрдән сез азат дигән сүз.

Менә шушы сорауларга төгәл җавап биргәннән соң, нинди дә булса карар кабул итәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading