16+

Кызлар, нигә кияүгә соң чыгасыз?!

«Республика алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе – демографик хәлне яхшырту», – диде Татарстан Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең еллык коллегиясендә премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Республика алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе – демографик хәлне яхшырту», – диде Татарстан Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең еллык коллегиясендә премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Былтыр республикада 46 793 бала дөньяґа килгән. 2017 ел белән чагыштырганда, бу – 3,7 процентка азрак дигән сүз. Туучылар саны кимү бер хәл, төп проблемаларның берсе – бер генә бала белән чикләнүче гаиләләр арткан. Барлык туган сабыйларның 39 проценты гына гаиләдә беренче туган сабыйлар.

– Моннан ун ел элек кызларның күбесе 25 яшькә кадәр кияүгә чыга иде. Хәзер яшьләр гаиләне соң кора. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар соң әни була. 1990 елларда хатын-кызлар уртача 25 яшьтә баласын тапса, былтыргы нәтиҗәләр буенча, хәзер 29 яшьләргә якынлашканда гына әни булалар, – ди Татарстан Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең җитәкчесе Альбина Шәвәлиева.
Былтыргы нәтиҗәләр буенча, дөньяга аваз салган сабыйларның 51 процентын – малайлар, 48 процентын кызлар тәшкил итә. 556 гаиләдә – игезәкләр, 11 гаиләдә өч игезәк балалар туган. Балаларга кушылган иң популяр исемнәрне дә атадылар: Әминә, Азалия, Алиса, Ясминә, Әмир, Тимур, Кәрим. Үлүчеләр санына килгәндә, 46 процент ир-атларның 65 яшькә дә җитмичә вафат булулары аяныч. «Пенсиягә чыгу яшен озайтканнан соң, бу күрсәткеч тагын да уйландыра», – диделәр коллегиядә.

Соңгы 14 елда өйләнешүчеләр саны былтыр иң азы булган, бары 25 меңгә якын гаилә никахлашкан. Дөрес, аерылышучылар саны да 1 процентка булса да кимегән. Кызганыч, әмма 62 процент пар ун ел да яшәмичә таркалган. Чаллы, Апас, Саба, Кайбыч районнары тату гаиләләре белән горурлана ала. Статистика буенча, анда иң аз аерылышучылар саны. Шулай ук Чистай ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә аерылышырга теләүче парлар белән ныклы эш алып бара. Чистай ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова әйтүенчә, аларның никах сарайлары да гади түгел. XIX гасырга караган сәүдәгәр тарафыннан төзетелгән тарихи бина мәдәни мирас объекты булып санала.
Еллык коллегиядә төп уңышларның берсе дип Бердәм дәүләт реестры булдыруны атадылар. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да Бердәм дәүләт реестрына актларны теркәү – системаны модернизацияләүгә бер адым дип атады. ЗАГС хезмәткәрләре 1926 елдан алып бүгенгә кадәр теркәлгән 5 миллионнан артык акт язуларын электрон рәвешкә күчерергә өлгергәннәр. Эш дәвам итә, чиратта тагын 4 миллион акт теркәве.

2018 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре ел дәвамында озак еллар бергә яшәгән 2 меңнән артык парны тантаналы рәвештә тәбрикләгәннәр. Алар арасында 1500е – «алтын туй»ларын каршылаучы 50 ел иңне-иңгә куеп яшәүче юбилярлар. Сүз уңаеннан, Татьяна Ларионова әйтүенчә, быелдан телевидение белән берлектә мондый үрнәк гаиләләргә багышланган проект әзерләнә. «Мәхәббәт юлы буйлап» проекты кысаларында, гаиләләр турында сюжетлар күрсәтеләчәк, тапшыруда яшь гаиләләрне борчыган проблемалар да урын алачак. Татьяна Ларионова «Татарстан гаиләсе – ныклы гаилә» дип исемләнгән программаның концепциясен төзергә кирәклеген дә белдерде.

Гаиләне саклап калу, аерылышучылар санын киметү, ишле гаиләләр булдыру, демографик хәлне яхшырту – коллегиядә яңгыраган төп фикерләр. Аларны чишү юлында һәр чыгыш ясаучы үз фикерен, тәкъдимен кертергә ашыкты. «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм Хәйруллин исә яшь гаиләләргә васыятьнамә язуны гадәткә кертергә кирәк дип саный. «Милекне мирас итеп калдырудан бигрәк, үз балаларыңа буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне тасвирлаган, гаилә кыйммәтләрен бәяләргә өйрәткән васыятьнамә турында сүз бара», – диде ул. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева исә ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре алдына бурычлар куйды. «Туучылар, үлүчеләр буенча күрсәткечләрне тирәнтен анализларга кирәк. Беренче чиратта, халык белән эшләргә, уртак чаралар уздырырга тиешбез. ТАССРның 100 еллыгы якынлаша. Бу – безнең тарих. Шуңа да бу чарага зур игътибар юнәлтергә кирәк. ЗАГС мәктәпкәчә яшьтәге баладан алып студентка кадәр үтеп керә алсын. Бергә эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – диде Ләйлә Фазлыева.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X