16+

Климакс ишек какты, димә...

Әгәр проблеманың төбенәрәк төшеп, аек акыл белән уйлап карасаң, яшең 45кә, хәтта 50гә җиткәндә дә, аннан артып киткәндә дә, тормышны тамырдан үзгәртү, яңа һөнәр үзләштерү, моңа зарурият туганда, эш табу, яшәү урынын алыштырып, янәдән аякка басу, тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкин хәл икән бит!

Климакс ишек какты, димә...

Әгәр проблеманың төбенәрәк төшеп, аек акыл белән уйлап карасаң, яшең 45кә, хәтта 50гә җиткәндә дә, аннан артып киткәндә дә, тормышны тамырдан үзгәртү, яңа һөнәр үзләштерү, моңа зарурият туганда, эш табу, яшәү урынын алыштырып, янәдән аякка басу, тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкин хәл икән бит!

“Яшем җитте кырыкка, эшләр китте шырыкка”... 45-50 яшьлек, аннан өлкәнрәк таныш-белешләрем белән аралашканда, әлеге әйтемне еш ишетәм.
Бер карганда, алар үзләренчә хаклы кебек: гомернең иң матур, кызыклы, шау-шулы, максатчан, үзгәрешләргә бай еллары артта калган. Балалар үсеп җитеп, үз оясын корган. Тормыш-көнкүреш көйләнгән. Ир-хатын арасындагы хисләр кайнарлыгы сүрелгән, яшәеш бертөрлегә, үзара мөнәсәбәтләр эчпошыргычка әверелгән.

Климакс дигән котылгысыз физиологик халәт капканы кагуга, дегет чиләге сыман тагылып килгән чирләр баш калкыта: әле йөрәк кага, кан басымы уйнарга керешә. Кеше юктан гына кызып китүчәнгә әйләнә, йә булмаса, үз эченә бикләнеп, башкаларга карата шикчел яиcә битараф бәндәгә әверелә. Бу яшькә җиткән хәләл җефетләре, учлап дару төймәсе ашап, ыңгырашып-сыктап йөрергә керешкәч, утыз ел бергә яшәгән тормыш тоткаларының кайберләре, яңа хисләр, маҗаралар эзләп, яшь тай сыман күзләрен алартып, тояк уйнатып, ихатадан читкә чыгып чабарга, ят басудагы “уҗым”га керергә күп сорамый.

“Карт пәри”ләрнең бүселеп чыккан юан корсагы белән пеләше ялтыраган башына, майлы күзләренә, матур сүзләренә кызыгучы юк, әлбәттә. Замананың шомарып беткән чая кыз-кыркыны яки азау ярган азгынбикәләре шул ахмак “папик”ларны ничек тә тизрәк чишендереп калырга, казганып тапкан малын биш куллап саварга керешә. Малы юкларының кайберләре мәчет сукмагына таба борылып, Аллаһ йортында күңеленә дәва таба һәм кара афәтләрдән котылып кала. Кызганычка, җитмеш ел дәвамында дәһри итеп тәрбияләнгән буын вәкилләренең бер өлеше, тормыш мәгънәсен, барыр юлын югалта. Тоннельнең аргы ягында яктылык күренмәүне сылтау итеп, шешәгә ябыша, ахырда бар нәрсәдән өметен өзеп, үз-үзенә кул сала. Пенсия яшенә җитеп килгәндә, күнегелгән эшеңне, тормыш йөген бергә җигелеп тарткан, күп авырлыкларны бергә кичкән, моңарчы бер-береңне күз карашыннан аңлаган тиң ярыңны югалтудан Ходай үзе сакласын, дияргә генә кала. 

Әгәр проблеманың төбенәрәк төшеп, аек акыл белән уйлап карасаң, яшең 45кә, хәтта 50гә җиткәндә дә, аннан артып киткәндә дә, тормышны тамырдан үзгәртү, яңа һөнәр үзләштерү, моңа зарурият туганда, эш табу, яшәү урынын алыштырып, янәдән аякка басу, тулыканлы тормыш белән яшәү мөмкин хәл икән бит! Шәхсән үземә дә тормышның авыр сынавын кичәргә туры килде. 

Миңа 45 яшь тулганда, ирем үлеп, ике бала белән тол калдым. Хәсрәтемнән урынга егылдым, дүрт ай хастаханә койкасында аунадым. Балаларыма терәк булырга кирәклеген аңлау янәдән аякка бастырды. Җитмәсә, йортыбыз төзелеп бетмәгән, үзәккә үткән акчасызлык заманы –1997 ел иде ул. Безнең урамга газ, телефон, су кертәләр, моңа шактый зур күләмдә акчалар кирәк. Хезмәт хакларыбызны тоткарлаулары сәбәпле, кулымда студент улыма атна буе Казанда яшәп торырга биреп җибәрлек 200 тәңкәм дә юк, бурычка кемгә сорап керергә белмим. Җиренә җиткереп, алны-ялны белми эшләсәм дә, яклаучысыз калуымнан файдаланып, моңарчы миннән күп игелекләр күргән җитәкчем күрәләтә нахакка рәнҗетүдән тәм тапты.Ул чакта түккән күз яшьләремне бергә җыйсаң, Кабан күленнән ким булмас иде, мөгаен. Аллаһы Тәгаләгә туктаусыз ялваруларым, укыган догаларым, гөрләп торган иҗатым, эшемне, кешеләрне ихластан яратуым, үҗәтлегем, балачактан килгән тырышлыгым гына коткарып калды бугай. Ходайның рәхмәте белән, тора-бара тормышлар җайланды. Бәхетемә, язмышымда яңа юл ачылып, тәвәккәлләп, 48 яшемдә Казанга күчендем. Эшләгән җиремдә тормыш терәгем, мәрхәмәтле, әдәпле Рәисем очрады. Аның белән гаилә коруыбызга быел егерме ел тула. Иллегә җитеп килгәндә нульлән башлап яңа тормыш учагы тергезүе җиңел димәс идем. Көне-төне эшләп, тырышып-тырмашып, хәләл акчабызга фатир, машина, дача сатып алдык, хәл кадәренчә, балаларга булыштык. Кадер-хөрмәттә яшәлгән егерме елым егерме көн кебек тә тоелмады. Уртак бәхетебезгә яман күзләр тимәсен, Илаһым тигезлектән, җан тынычлыгыннан аермасын, дип телим. 

Төрле илләрдә яшәгән гыйбрәтле язмышлы хатын-кызларның, олыгайган көндә тормыш рәвешен тулысынча үзгәртеп, үз максатларына ирешүе гаҗәпләнү катыш соклану хисләре уятырлык. Әйтик, америкалы Анна Мэри Мозес балачактан рәсем ясарга яратса да, тормышы авыр булу сәбәпле, яшьли максатына ирешә алмый. Биш баласы белән ялгыз калган хатын, фермада эшләп, гаиләсен туендырырга мәҗбүр була. Нибары 76 яшендә генә кулына мольберт, пумалачык ала. 80 яшендә беренче шәхси күргәзмәсен ача. 89 да рәссам буларак илкүләм таныла, АКШ президенты Гарри Трумен аңа дәүләт премиясе тапшыра. Мозес әбекәй 101 яшенә чаклы яши, ул әлегәчә Америка рәсем сәнгатендә примитивизм юнәлешенә нигез салган йолдыз санала. Анна Мэри: “Тормыш юлыма әйләнеп карагач, мин аны тәмамланган бер көнлек эш кебек кабул итәм һәм аның нәтиҗәсеннән канәгатьмен. Тормышны ничек итеп корсак, ул шундый,- ” дип язып калдыра.

Иҗаты күпләребезгә таныш Дарья Донцова (Агриппина Васильева) беренче китабын 47 яшендә бастырып чыгара. МГУ журфагын тәмамлаган сәләтле ханым кайда гына эшләми: француз теленнән тәрҗемәче, «Вечерняя Москва» хәбәрчесе. 47 яшендә ул коточкыч чиргә тара- рак диагнозы белән хастаханәгә эләгә.Чире турында уйламас өчен, палатага кәгазь, каләм сорап ала һәм хастаханә ятагына аркасын сөяп, үз гомерендә беренче мәртәбә детектив роман язарга керешә. Яман чирне җиңүе өстенә, ул Россиядә иң актив иҗат итүче, иң күп тираж белән басылучы танылган язучыга әверелә. Агриппина ул көннәрне: “Кешеләр ничек китап яза икән соң?-дип уйлап утырдым. Шул чакта кулларым үзеннән – үзе ”Я много раз выходила замуж”, – дип язып куйды. Шуннан соң туктый алмыйча яздым да яздым”,- дип искә ала. Бөекбританиядә шәфкать туташы булып эшләгән алты бала анасы, унбер оныгының дәү әнисе Кей Д’Арси гомере буе актриса булырга хыяллана. Аның хыялы 67яшендә тормышка аша. Башта үз илендә бу юнәлештә эшләп чирканчык алгач, Лос-Анджелеска – Голливудны буйсындырырга китә. Актерлар мәктәбендә укый, кастингларда катнаша, хәтта таякларда Филлипин сугышы алымын үзләштерә. 80 яшьлек Кей «Агент 88» сериалында үз гомерендә беренче мәртәбә баш рольдә уйный! “Һәркем үз хыялын тормышка ашыра ала. Тәвәккәлләргә генә кирәк.Мин моны 70 яшемдә аңладым, ”- ди Кей Д’Арси.

Уфада яшәүче Сания Сәгыйтованың дөнья күрәсе, илләр гизәсе килә. Пенсиягә чыккач, испан телен үзләштереп, кесәсендә акчасы юк килеш, автостоп белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткәндә, аңа инде 69 яшь була. Ул 40 илне исән-имин әйләнеп чыга, кая барса да, кешеләр белән уртак тел тапкан әбекәйне ашаталар, йокларга урын бирәләр. “Табиблар миндә бик күп авырулар тапкан иде.Әгәр шул чирләрем турында гына уйлап, бер урында утырсам, әллә кайчан үлгән булыр идем. Чирне иркәли башласаң, ул оятсызланып башыңа менеп утырырга да күп сорамый, ә минем моңа вакытым да, теләгем дә юк, рәхәтләнеп дөнья күреп йөрим, – дип елмая сәяхәтче Сания ханым. 2012 елда Канадалы 76 яшьлек Айда Хербертны, йога буенча иң карт инструктор булганга, Гиннессның Рекордлар китабына керткәннәр. Ул спортның бу төре белән 50 яшьтә генә шөгыльләнә башлый, 75кә җиткәч, башкаларны өйрәтергә керешә. Шәкертләренә 50-90 яшь икән. “Хәрәкәтләнү өчен, синең ничә яшьтә булуың мөһим түгел. Аны һәркем булдыра ала. Бары тик моны аңларга гына кирәк, – ди әбекәй. 85яшьлек британияле Дорис арканга бәйләнгән хәлдә текә кыядан төшүче спортчыларны күреп, таң кала һәм спортның бу белән шөгыльләнергә карар кыла. 16 ел эчендә ул шактый зур уңышларга ирешә. Дөньяның иң карт альпинисты Лонг Дорис, үзенә 101 яшь тулгач, 94 метрдан исән-имин төшеп, былтыр шәхси рекордын кабаттан раслый. Ул юкка гына тамаша күрсәтми, халыктан җыелган акчаны игелекле гамәлгә – хоспис төзүгә туплый.“Холкым бик тыныч булганга күрә, куркуның ни икәнлеген дә белмим”, – ди йөзьяшәр карчык. 

Дөньяда гыйбрәтле хәлләр бихисап. Бүген дә, кем генә авыр хәлдә калса да, өметен өзмәсен. Караңгы төннән соң, һичшиксез, якты көн туачак. 

Хәмидә Гарипова. Казан.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading