16+

Көлке капчыклары аерылыша: Степаненко Петросяннан 10 фатирның 8ен алырга җыена

Күпме яшерегә тырышсалар да, Евгений Петросян белән Елена Степаненконың аерылышуы турындагы хәбәр тиз арада таралып өлгерде.

Көлке капчыклары аерылыша: Степаненко Петросяннан 10 фатирның 8ен алырга җыена

Күпме яшерегә тырышсалар да, Евгений Петросян белән Елена Степаненконың аерылышуы турындагы хәбәр тиз арада таралып өлгерде.

Петросян үзеннән сораучыларга, кемнең ни эше бар диебрәк җавап бирсә дә, интернет киңлегенә чыккан хәбәрне авызлыклап булмый шул инде.

Аерылышу турындагы хәбәр бер шаккатырса, әлеге парның  бергә яшәгәндә тупланган мөлкәтенең 1,5 миллиард сумлык булуы тагын да ныграк шаккатырды халыкны. Уйнап-көлеп кенә яшәгән төсле күренгән көлке капчыкларының, мондый җитди адымга баруында ниндидер җитди сәбәпләр булырга тиеш. Кайбер басмалар моны Петросянның 26 яшьлк кыз белән чуалуыннан дисә, кемдер башка җитди сәбәбе бар дип белдерде.

Степаненконың аппетит зурдан: ул уртак мөлкәтнең 80%ын үзенә бирүләрен таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән. Уртак 10 фатирның 8ен, антиквариат һәм башка кыйммәтле әйберләрне үзенә калдыру эшләре белән мәшгуль икән ул. Ә Петросян, без капчыкта ятканны аңлап бетерми булса кирәк, әлегә һаман яшерергә тырыша.

Әлеге парның тату вакытындагы күңелле мизгелләрне искә төшерик:

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ычкына картлачлар...Саташалар совсем уже

    Мөһим

    loading