16+

Көллиятләргә дә чират җитте

Заманында шәһәрләрдә генә түгел, ә районнарда да махсус һөнәри-техник училищелар (СПТУ) гөрләп эшли иде. Предприятиеләр икътисади торгынлык кичергән чорда, алар «үги бала» хәлендә калды.

Көллиятләргә дә чират җитте

Заманында шәһәрләрдә генә түгел, ә районнарда да махсус һөнәри-техник училищелар (СПТУ) гөрләп эшли иде. Предприятиеләр икътисади торгынлык кичергән чорда, алар «үги бала» хәлендә калды.

Училищеларның кайсылары гомумән ябылды, кайсылары тырышып-тырмашып яшәргә омтылды. Ниһаять, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә дә бәхет елмайды. Татарстан Президенты башлангычында, республикада мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Алты елда 926 бина колачланды.

Һөнәри белем бирү учреждениеләре дә читтә калдырылмый. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүрт елда 37 көллият һәм техникум бинасы комплекслы яңартылган. Республика бюджетыннан шушы максатка 2,7 миллиард сум акча тотылган.
Узган ел 681,38 миллион сумга 10 учреждение төзекләндерелгән. Казан, Чаллы, Нурлат, Актаныш, Әлмәт һәм Кукмарадагы көллиятләр яңартылган. Программаның быелгы исемлегенә 11 көллият һәм техникум алынган иде. Шуларның тугызында эшләр тәмамланган. Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Чаллы, Нурлат һәм Тәтештәге көллиятләр дә, төзекләндерүгә куанып, «көлеп» кенә торачак хәзер. Көллиятләрнең уку биналарыннан тыш, тулай тораклары да төзекләндерелә.

Ресурс үзәкләре (көллиятләр, техникумнар), урта һөнәри әзерлек программасы нигезендә, төбәк икътисадына кирәкле белгечләр әзерли. Заводлар һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек элемтәләрендә торганлыктан, көллиятләрне тәмамлап чыккан белгечләрнең эшкә урнашу мөмкинлекләре дә зур.

фото - http://kaviat.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading