"Мең тапкыр ишеткәнче... Хәер, бер генә бару да җитмидер монда. Дагыстан борынгы традицияләрне саклап калган киң күңелле, ярдәмчел халкы, милли ризыклары һәм матур табигате белән истә калды..." - Дилбәр Гарифуллинаның Дагыстанда күргәннәре.
Малайга йорт саласы бар
– Ай күп быел бездә туристлар. Зарланып әйтүем түгел, сөенәбез генә. Безгә акча эшләү мөмкинлеге ул. Менә тагын бер улыма йорт сала башладык. Төзелешкә акча кирәк. Һәр көнем юлда үтә. Бүген мин Каспийскида, иртәгә Грозныйга, өченче көнгә Дербентка барам. Шимбәм буш. Кая алып барыйм?..
Тукталган җиребездән Каспийскига барырга такси яллаган идек, таксист Магомед бик сүзчән булып чыкты. Хәер, аларның барысы да шундый. Икенче бер таксист Садретдин да сөйләшергә ярата. Ул да Магомед кебек пенсиядә. Яшем бар дип утырып булмый, бер-бер артлы туган ир балаларга, оныкларга йорт салырга булышырга кирәк.
Монда кредит та, ипотека да алмыйлар. Бала тугач та, акча булу белән, җир сатып алалар. Аннары акрынлап төзелеш башлыйлар. Элеккедән килгән гадәт буенча, төпчек малай төп нигездә кала. Ә олыракларына йорт салалар яки сатып алалар. Бу эшкә гаиләдәге бөтен ир бала да булыша. Әле өйләндерергә дә акча кирәк. Кәләш өчен калым уртача 500 мең сум ди. Ә кемдер хәтта 1 миллион бирә. Туйга берәр мең кеше чакырыла. 500 кеше чакырулы туй бик тыйнак мәҗлес санала.
– Аның кадәр кешене кунак итәр өчен акчаны каян аласыз? – дип сорыйбыз Магомедтан.
– Һе. Аның бөтен сере дә шунда бит. Кунаклар буш кул белән килми. Туй мәҗлесе өчен шул җыелган акчаны түлиләр. Аннары син аларны котларга барасың. Менә шулай акча күчеп йөри. Дөрес әйтәсез, кеше күп чакырыла. Кәләш белән кияү аларның кем икәнен дә белмәскә мөмкин әле, – ди ул.
Килен, хинкал пешерә беләсеңме?
Ә менә кәләш милли ризыклары саналган хинкалны пешерә белергә тиеш. Туйның икенче көнендә кияүнең дуслары кунакка килеп, кәләшнең уңганлыгын сыный. Яшь хатын аларны хинкал пешереп сыйларга тиеш. Юк, грузиннарның хинкалисы түгел. Ягъни соңгы “и” хәрефе монда артык. Хинкал шул ук камыр һәм иттән әзерләнә. Әмма эчлек камыр эченә салынмый. Ите аерым бирелә. Хинкал янына соус һәм шулпа кеула. Иң четереклесе исә – авар хинкалы. Даргин, лезгин, лакск хинкалыннан ул катлы-катлы булып күпереп торуы белән аерыла. Шуның өчен дә яңа хуҗабикәгә нәкъ менә авар хинкалын пешерергә кушалар. Хинкал әзерләнгәнен исә кияүнең дус-туганнары карап утыра. Кем белә, бәлки, яшь килен суыткычтан алдан әзерләп куелган хинкалны гына алып пешерәдер. Бәлки, аңа кемдер булышадыр. Кунаклар суыткычны да карап алырга күп сорап тормый, ди.
Киленне сынау моның белән генә бетми әле. Каенанага абрикос боткасы пешереп бирергә кирәк. Төерле булса, өйгә уңмаган килен килгән булып чыга, имеш.
Булачак киленнәрне дә каенаналар туйларда күзли. Улларына тиң санаган кызлар турында алар соңрак туганнары, таныш-белешләреннән сорашып, кызның фотоларын сорыйлар, социаль челтәрдәге сәхифәләрен “тикшереп” алалар.
Ә менә Яңа Чиркей авылында егет кешегә өйләнү өчен “КамАЗ” машинаң булу шарт. Бу авылда күпчелек ирләр йөк ташу белән шөгыльләнә. Димәк, эшең һәм гаиләне туендырырлык акчаң була дигән сүз.
Элек үз монда фәкать үз милләтләре вәкилләренә өйләнгән булсалар, хәзер бу алай ук мәҗбүри саналмый. Әмма кайбер аварлар, кубачилар яши торган авылларда бу гадәт әле дә саклана. Хатынны алар үз авылларыннан гына сайлый.
Сүз уңаеннан: Дагыстанда рәсми рәвештә 14 милләт яши һәм аларның телләре дәүләт теле санала. Таксист Садретдин безнең үзара татарча сөйләшүебезне ишетеп, татар телендә әйтеп куйды. Дөресрәге, кумык телендә әйтте һәм без бер-беребезне яхшы аңладык.
Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек: бездән аермалы буларак, читтән килгән кеше вафат булса, монда аның каберенә исемен һәм туган-үлгән елларын гына түгел, туган авылын яки шәһәрен дә язалар икән.
Ярдәмчел халык
Дагыстанда киң күңелле халык яши дигәнне анда барганчы ук ишеткән идек һәм моңа без беренче көнне үк инандык. Әйткәнемчә, Каспийскига бардык. Аквапарктан чыккач, базарларын күрәсе килде. Урамда бернинди дә җәмәгать транспорты күренмәгәч, бер ир-аттан юлны сораштык. Ул күрсәткән якка китә генә башлагач, безне куып җитеп, үзем машина белән алып барып куям, диде. Ә базар алай ук якын булып чыкмады. Бер белмәгән кешеләрне төяп алып китеп, базарга алып барып куйды ул.
Кибеттә чиратта торганда исә, бер егетнең акчасы җитми булып чыкты. Банк картасын өйдә калдырган. Инде алган товарларының берничәсен кире бирә башлаган иде, чиратның икенче башындагы ир, үзем түлим, акчасын карточкага күчерерсең, диде. Менә шундый игътибарлы һәм ярдәмчел алар.
Дагыстанча сэндвич
Дагыстанда ит һәм хинкал яраталар. Аны иртән дә, төшке ашта да, кич белән дә ашарга мөмкиннәр. Тагын бер популяр ризыклары – юка камыр эченә төрле эчлек салынган чуду. Гадәти пирогны хәтерләтә ул, әмма юкарак була. Чуду эчлеге күптөрле: ит, кабак, эремчек, яшел тәмләткечләр белән йомырка һәм безне гаҗәпләндергәне – әстерхан чикләвеге белән төелгән бәрәңге.
Дагыстан урбечлары белән дә данлыклы. Төелгән чикләвекләрдән яки җимеш төшләреннән торган паста ул, үзләре әйтмешли, ипигә яккан Дагыстан сэндвичы. Алар арасында иң популяры – кара җитеннән эшләнгәне. Миндаль чикләвеге, абрикос һәм кабак төшеннән ясалганы да бар. Әмма экскурсовод Динара безгә аларның “әзерләп бетерелгәнен” алып карарга киңәш итте. Кибетләрдә гадәти урбеч сатыла, тик аны өйдә сулы мунчада тотып, май һәм бал өстәргә кирәк була икән. Базарда йә туристлар күп була торган урыннарда урбечның “әзерен” саталар, ягъни башка берни өстисе булмый. Урбечны боткага салып та, ипигә ягып та ашарга була, ди Динара. Файдалы да икән, бигрәк тә ашкайату системасы өчен.
Күреп бетереп булмады
Дагыстанда туристлар яратып йөри торган урын – Сулак каньоны. Үзләре аны Дагыстанның визит карточкасы дип атый. Тирәнлеге 1920 метрга җитә һәм ул Европаның иң тирәк каньоны санала. Гомуми озынлыгы – 53 чакрым. Үз вакытында монда Михаил Лермонтов белән Лев Толстой да булган.
Икенчесе – Кавказ таулары эчендә урнашкан уникаль Бархан сары-кум. Үзебезчә әйтсәк, сары ком. Легендар совет фильмы “Белое солнце пустыни” шушы ком тавында төшерелгән. Аның ничек барлыкка килгәне исә әле дә сер булып кала.
Форель үрчетә торган “Главрыба” хуҗалыгы туристлык объекты да булып тора. Форель фермасыннан тыш аның территориясендә зоопарк, күзәтү тәгәрмәче, ресторан һәм кунак йортлары да бар. Атларда, катерларда йөрү мөмкинлеге каралган.
Россиядәге иң борынгы Дербент шәһәрендәге Нарын-кала кирмәне VI гасырда төзелгән. Ул – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы санала. Бер өлеше әлегә кадәр сакланып калган ике катлы диварлар Каспий диңгезенә кадәр сузылган булган. Дошманнардан саклану өчен дә, диңгез юлын контрольдә тоту өчен дә кирәк булган ул.
Бу җәйдә Дербенттагы Низами Гянджеви паркында Россиядәге иң зур мультимедияле фонтан ачылган. Фонтанның мәйданы 5 мең квадрат метр! Биеклеге 30 метрга җитә. Дөрестерме-юкмы, фонтан эшләгәндә якын-тирәдәге йортлар, имештер, сусыз утыра. Шәхсән үзем фонтанны күрә алмадым. Ул бары тик ял көннәреднә генә эшли, диделәр. Бара калсагыз, шул көнгә туры китереп барырга тырышыгыз.
Иң чиста диңгез Избербашта. Күкертле водородлы чыганак та шунда урнашкан. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен керү урыны аерым.
Тобот һәм Салтинск шарлавыгы, һөнәрчеләр яши торган Кубачи авылы, борынгы Гоор һәм Кахиб авыллары, Карадах тарлавыгы, тау башындагы ташландык Гамсутль – туристлар өчен кызыклы объектлар бик күп монда.
Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең яхшы. Әле бер генә бару да җитми. Анда һичшиксез әйләнеп кайтырга кирәк.
Комментарийлар