16+

Көмеш беләзек кыйссасы

Әле Александр патша хакимлек иткән чорда Казан губернасының Спас өязенә караган Төгәлбай авылында яшәгән борынгы бабам Җиһанша энесе Вәлиәхмәт абый белән патша армиясендә хезмәт иткәннәр.

Әле Александр патша хакимлек иткән чорда Казан губернасының Спас өязенә караган Төгәлбай авылында яшәгән борынгы бабам Җиһанша энесе Вәлиәхмәт абый белән патша армиясендә хезмәт иткәннәр.

Патша, биләмәләрен зурайту максатыннан, Төркия белән сугыш башлый. Ул хәрби бәрелешләрдә бабам, энесе зур батыр­лыклар күрсәтәләр. Александр патша ике бертуганны моның өчен Георгий ордены белән бүләкли. Шактый гына акча да бирә. Тарихи чыганаклардан, патша алардан: «Нинди теләкләрегез бар?» – дип тә сораган. Туганнарым: «Без яшәгән авыл Бизнә елгасының ике ягында урнашкан, чыгып йөрер­гә күпер юк. Ә кибет, мәчет ярның икенче ягында. Анда чыгу өчен Кошки авылы аша 3 чакрымга якын юл әйләнеп барырга кирәк», – дигәннәр. Шул хәлләрдән соң авылда, Спас өязеннән төзүчеләр килеп, ярты ел дигәндә 150 метрлы дамба ясап куялар. Халык­ка да: «Шушы авылның солдатлары соравы буенча патша әмере белән төзелә бу күпер», – дип аңлаталар. Хәзер шул күпердән хәрабәләр генә калган, тик ул озак еллар хезмәт иткән. Җиһанша бабай хезмәткә киткәнче ярәшкән кызына – Бәдриҗиһанга өйләнә. Кызым туса, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бер пар көмеш беләзек, улым туса дип, бер пар кәҗүл читек алып кайт­кан була. Җиһанша бабайның кызы – минем әнием Тәҗелниса туа. Аннан улы Дәүләтша да дөньяга килә.


Әни ул көмеш беләзекне кулыннан бер дә төшерми иде. 1930 елда колхоз оешкач, әни шунда эшли башлый. Кияүгә чыга, биш баласы була, дүртенчесе – мин. Кызганыч, әти-әнием, туганнарым бакыйлыкка күчтеләр. 1937 елда корылык булганын хәтерлим. Халык бик азапланды ул елларда, без җиде кешелек гаиләнең дә хәле җиңел булмый. Әти, базарга барып, әнинең сыңар көмеш беләзеген өч пот бөртек­ле ярмага алыштырып кайткан иде. Әнием вафат булгач, беләзекнең икенче сыңарын сеңлем Зәйнәп тагып йөрде. Кыскасы, гаиләбезнең мирасы булып патша заманыннан бирле бу йөзек, буыннан буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитте.
Мин бабаемны белмим. Ә менә Вәлиәхмәт абыйны аз булса да хәтерлим. Җәйге кызуда да бишмәт киеп капка төбендәге эскәмиядә кояш нурларында җылынып утырырга ярата иде ул. Кайчакта:
«Сикереп төштем бакчага,
Бастым бакыр акчага.
Унике ел хезмәт иттем
Александр патшага», – дип тә көйләп җибәрә иде. Тарих әнә шулай онытылмый икән. Үткәннәрне искә төшереп торучы ядкәрләр булганда бигрәк тә.

Сөләйман Шакиров, Казан.
Тәҗелниса белән Идиятулла Шакировлар. 1972 ел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading