16+

Күн эшләнмәләр ясап сатучы Хәсәновлар: «Яңа салым режимы бик гади һәм аңлаешлы»

Күн эшләнмәләр ясап сатучы Хәсәновлар белән «Казан» агропромпаркында үзмәшгульләр өчен оештырылган ярминкәдә таныштым. Ольга белән Рафаиль күннән каеш, паспорт тышлыгы, алка-беләзекләр һәм башка аксессуарлар эшләп сата.

Күн эшләнмәләр ясап сатучы Хәсәновлар: «Яңа салым режимы бик гади һәм аңлаешлы»

Күн эшләнмәләр ясап сатучы Хәсәновлар белән «Казан» агропромпаркында үзмәшгульләр өчен оештырылган ярминкәдә таныштым. Ольга белән Рафаиль күннән каеш, паспорт тышлыгы, алка-беләзекләр һәм башка аксессуарлар эшләп сата.

90нчы елларга кадәр Рафаиль итекче булып эшли. Кытайдан товарлар күпләп кертелә башлагач, эшсез кала. Ул эшләгән кооператив та ябыла. Шуннан Рафаиль сәүдә өлкәсенә кереп китә, эчке киемнәр сата башлый. Илдәге кризис аркасында бу эшен дә әллә ни җәелдереп җибәрә алмый. Әмма яшәргә, гаиләне тәэмин итәргә кирәк. Берничә төрле эшкә алынып карый ул. Хәтта ирле-хатынлы тере тропик күбәләкләрдән күргәзмәләр оештырып, Россия шәһәрләре буйлап та йөриләр.

Ул безнең тормышыбызда кызыклы, шул ук вакытта тәвәккәллек сорый торган шөгыль дә иде, дип искә ала Рафаиль. Шуннан Хәсәновлар кабат эзләнергә керешә. Телефон станциясендә электр- механик булып эшләгән Ольга декупаж белән кызыксынып китә. Ире дә, күн эшен искә төшереп, аксессуарлар эшли башлый. Бу вакытта италь­ян мебельләре сатыла торган кибет тоткан бер туганнары кинәт кенә вафат була. Кибет ябыла, ә андагы күн үрнәкләрен Хәсәновларга китереп бирәләр.
– Ул күн кисәкләре балконда шактый озак ятты. Көннәрдән бер көнне Рафаиль шуннан паспорт тышлыгы текте. Тегелгән берен туганнарга, дусларга бүләк итеп бирә идек. Заказга тегеп бирүне дә сорый башладылар. Интернет аша да заказлар ала башладык, – ди Ольга.

Калдык кечкенә кисәкләрне ыргытырга жәлләп, ул алардан алкалар ясый башлый. Күп эзләндек, нәрсәләр белән генә шөгыльләнеп карамадык, бу эшебезне җәелдереп җибәрә алсак иде, дип сүзгә кушыла Рафаиль.

Шәхси эшмәкәр буларак, ул салым органнары белән эшләү тәртибен белә. Салымның күләме дә шактый, керемең булмаса да, аны түләргә кирәк. Күләгәдә эшләү дә куркыта, кабат шәхси эшмәкәр булып теркәлү дә отышлы түгел. Гадел рәвештә дә эшлисе килә. Нишләргә? Август аенда Ольга, очраклы рәвештә, интернетта үзмәшгульләр өчен ярминкә уздырылу турындагы хәбәрне күреп ала.

– Иртәгә ярминкә буласы көн иде ул. Элемтә өчен телефоны да күрсәтелгән. Рафаиль, беләсең бит инде андый чараларны, башта теркәлергә, аның өчен товарыңны күрсәтергә кирәк, тагын әллә нинди мәшәкатьләре бардыр әле, ди. Мин барыбер шалтыратырга булдым, бернинди дә катгый таләпләр куймадылар.

Шунда баргач, үзмәшгуль булып теркәлдек. Чынлап әйтәм, күңелдәге таш эреп юкка чыкты. Безгә беркем дә бернинди шикаять белдерә алмый, курыкмый эшлибез. Хисап та бирәсе, штрафлар да түлисе юк. Бу режим бик гади, аңлаешлы. Өйдән чыкмыйча гына, телефондагы бер кнопкага басып, салымыңны түлисең, – ди Ольга.

Үзмәшгуль булып монда теркәлергә мөмкин.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading