16+

Фотосессия бәйрәме, яки татар йокыдан кайчан уяныр?

Бүген "Казан Экспо" күргәзмәләр залында Милли Шура әгъзалары утырышы узды. Утырышны Бөтендөнья Татар конгрессының 8 нче Съезды уңаеннан үткәрделәр. Съездга быел 1,5 мең кеше җыелды. Боларның 1 меңе делегат булса, калганнары шәрәфле кунак буларак чакырылган иде.

Фотосессия бәйрәме, яки татар йокыдан кайчан уяныр?

Бүген "Казан Экспо" күргәзмәләр залында Милли Шура әгъзалары утырышы узды. Утырышны Бөтендөнья Татар конгрессының 8 нче Съезды уңаеннан үткәрделәр. Съездга быел 1,5 мең кеше җыелды. Боларның 1 меңе делегат булса, калганнары шәрәфле кунак буларак чакырылган иде.

Утырышны Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыев башлап җибәрде. Рәис билгеләп үткәнчә, Россиядә 5,3 млн татар яши һәм Шураның максатының берсе - илдә татарлар санын саклап калу. Кызганыч, Васил әфәнде моны ничек эшләргә икәнен генә әйтмәде. Сабан туйларда җырлап-биеп кенә милләтне саклап калып булмавын хәтта Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та быел Якутиядә булып аларның милли бәйрәмнәрен тамаша кылганнан соң аңлады кебек.

Икенче мәсьәлә - халыкның битарафлыгы. Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков та моны искәртеп узды. "Җәмәгать, йоклап утырмагыз, сез идарәче орган!", - дип мөрәҗәгать итте ул Шура әгъзаларына һәм көн тәртибендә нигә Резолюция проекты булмавы белән кызыксынды. 

"Съездга Резолюцияне ясап бетерербез һәм сезгә җиткезербез", - диде Васил Шәйхразыев аңа җавап итеп. Дамир Исхаков Резолюция проектын Милли Шура карарга тиеш түгелме, дип кызыксынды. "Президент Указы нигезендә, безнең оештыру комитеты бар. Резолюцияне шул тәкъдим итәчәк", -  дигән ачыклык кертте. Дамир Исхаков, моңа бәйле рәвештә, "Без "удел" түгел инде алайса",- дип нәтиҗә ясады. 

Резолюция мәсьәләсен Ркаил Зәйдулла да күтәрде. "Без бит Резолюциягә ниндидер төзәтмәләр кертергә яисә килешмәскә мөмкинбез. Көне килеп җиткән бит инде. Аны башта безгә таратырга кирәк булгандыр, бәлки? Көне килеп җиткәч Резолюция проектының һаман әзер булмавы сәер", - дип фикерен җиткерде Ркаил әфәнде.

"Монда бернинди сәерлек тә юк. Съезд эшен Резолюция карау дип кенә әйтсәк, бу безгә хас түгел. Резолюцияне без Съезда төпләп кабул итмәячәкбез. Без аның проектын кабул итәбез һәм ике атна эчендә тәкъдимнәрне җыеп, карап, төп Резолюция дип кабул итәчәкбез", - ди Милли Шура рәисе. Әмма бу җавап та сорау биргән әгъзаларны канәгатьләндермәде. Съезд тәмамланганнан соң Резолюция кабул итүне алар аңлап җиткермәде булса кирәк.

Резолюциянең оештыру комитеты тарафыннан тәкъдим ителүе дә алар өчен сәеррәк тоелды. Васил Шәйхразыев бу механизмнарның бик үк камил булмавы белән килеште һәм алдагы бишьеллыкта карарлар кабул итү, җыелышлар үткәрү, комитетлар эшчәнлеген җайлау, аеруча да Милли Шура дәрәҗәсен күтәрү буенча эш алып барырга вәгъдә бирде. 

"Мин дөрес әйттем, сез дөрес әйтмәдегез, димим. Без барыбыз да - бөекләр. Барыбызның да фикерен җиткерергә хакы бар. Без бүген Россия күләмендә тарихны бөтен татарлар өчен язабыз", - дип фикерен йомгаклады Васил Шәйхразыев һәм Милли Шураның Устав нигезендә эш итүен искәртте. 

Төмән өлкәсеннән Ринат Насыйров: "Биредәгеләрнең йоклап утыруы хакында сүз дә юк. Монда бөтенесенең дә йөрәкләре яна. Алдагы биш елда нәрсә булыр дип уйлый. Дөнья үзгәрә, халык та үзгәрә. Милләт тә үзгәрә. Безгә моны аңлап, бу юлны күрергә, халыкка аңлатырга кирәк. Без дә үзгәрергә тиеш", - диде ул. 

Милләтнең йоклавы дигәннән. Милли Шура әгъзалары утырышы тәмамланганнан соң делегатлар берничә секциягә бүленеп эшләде. Эшләгәне эшләде, эшләмәгәне беренче катта кофе эчте, әлеге дә баягы фотога төште. Бигрәк тә Саба районы Ахунҗан нәселе оештырган күргәзмәдәге бәлеш һәм гармуннар популяр булды. Фотога төшеп туйганнар үзара гәпләшеп утырды. Күргәзмәләр залы каршындагы эскәмиягә ятып йокы симертүчеләр дә очрады. Секциядәгеләр дә модераторлар һәм чыгыш ясаучыларга әллә ни игътибар бирмәде, барысының да кулында телефон булды, барысы да бик җитди мәсьәләләр хәл итә булса кирәк. Съездны калфак, күлмәк күрсәтү урыны итеп кенә кабул итәләрме икән әллә?
*
Көннең икенче яртысында Съездның I утырышы узды. Анда башта  президиумга 40 кеше сайланып куелды. Соңрак башка органнарга да кандидатлар сайланылды. Моннан тыш секция модераторлары эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, делегатлардан тәкъдимнәр җиткерелде. 

Мисал өчен, татар матбугатын үстерүгә багышланган секциядә дүрт юнәлештәге бурычлар каралган. "Матбугат - ул безнең локомотивыбыз. Ул милли үсешнең тотализаторы. Шуңа күрә милләтнең киләчәген күрергә теләсәк, татар матбугатының даими үсешен булдырырга кирәк", - дип билгеләп узды "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Аның фикеренчә, татар матбугатының киләчәге Интернет һәм социаль челтәрләр белән бәйле. 

"Икенче бурыч - ул мультимедияле булу. Текст язып кына булмый, фото да, видео да кирәк. Тагын бер мәсьәлә - кадрлар әзерләү. Сер түгел, яшьләр арасында туган телен саф белгәннәрен табуы кыен", - диде Шамил әфәнде.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе матбугатны тарату мәсьәләсенә дә тукталды. Моның өчен хәзер маркетплейсларны файдаланырга мөмкин, ди Шамил Садыйков. Шулай ук грантлар ярдәмендә татарлар яши торган төбәкләрнең барысында да матбугат чаралары булдыру тәкъдиме дә яңгырады. 

Татар шәхесләре, хәзерге заман дәүләт эшлеклеләренә багышланган секцияне Дамир Исхаков җитәкләгән иде. Бу юнәлештә фикер алышучылар кем ул шәхес дигән сорауга җавап эзләгән. "Телевизордан көн саен чыга торган кеше - ул әле шәхес дигән сүз түгел. Тарихта калган шәхесләр бар. Дәүләт эшлеклеләренең барысы да милләткә хезмәт итүчеләр түгел, дигән фикер әйтелде. Шуңа да татар шәхесләре хакында китаплар булдыру кирәк", - диде Дамир Исхаков. 

Моннан тыш секция утырышында Казанның бер үзәк урамына Сөембикә исемен бирү тәкъдиме дә яңгыраган. Әлеге фикерне халык кул чабып кабул итте. 

Съезд иртәгә, 2 август көнне пленар утырыш белән дәвам итәчәк. Анда Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та катнашуы көтелә. Шулай ук Милли Шура рәисе һәм аның урынбасарлары да сайланыр дип көтелә.

P.S. Кунак булсаң - тыйнак бул, дигән халык мәкале бар. Күргәзмәләр залына кергәндә Сөембикә манарасы формасында чәкчәктән композиция эшләнелгән иде. Башта халык аның янында фотога гына төште. Аннан соң әле берсе, әле икенчесе тартмаларга салынган милли ризыкны пакетларына сала башлады. 300 гр чәкчәккә калган кешеләр микән инде алар? Әле бит Съездның иртәгә, Президент килә торган көне дә бар.  Милләттәшләремнең шул дәрәҗәдә тәрбиясезлегенә исем дә китте, алар өчен оят та иде. Хәер, оялырга мин түгел, алар тиеш, ләбаса... 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading