16+

Көненә 200 чакрым: Радик Кырымга велосипедта киткән

Велосипедлы сәяхәтче юл уңаеннан төрле рәссамнар белән күрешә, аралаша, Россиянең матур урыннарында була икән. Якташыбызның сәфәре уңышлы тәмамлансын, туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтсын дип теләп калабыз!

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Радик әфәнде (туганы фамилиясен күрсәтмәүне сорады) велосипед белән Севастопольгә юл тоткан.
Җиңелләрдән түгелдер мондый сәяхәт. Ник дисәң дә, ике шәһәр арасы 5 мең чакрымнан артык!
– Абый моннан ярты ел элек әлеге идея белән яна башлады. Ул үзе тумышы белән Мамадыш районыннан. Түбән Камада яши. Велосипедын алдан ук сәяхәткә әзерли башлады. Аның өчен велосипедта йөрү – спорт. Тик моңа кадәр андый ерак араларга сәяхәтләргә чыкканы булмады. Күп дигәндә, көненә 200 чакрым уза иде, – ди Радик әфәнденең туганы Рушан Зиннуров.
Велосипедлы сәяхәтче юл уңаеннан төрле рәссамнар белән күрешә, аралаша, Россиянең матур урыннарында була икән. 

Якташыбызның сәфәре уңышлы тәмамлансын, туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтсын дип теләп калабыз!
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading