16+

Кнопкага һәйкәл

1902-1903 еллар арасында Лихен шәһәрендә (Германия) сәгать остасы булып эшләүче Иоганн Кирстен канцелярия кнопкасы уйлап тапкан. Үзенең бу яңалыгын ул сәүдәгәр Отто Линдшадтка саткан. Оттоның абыйсы Паул 1904 елда, ачышны теркәтеп, патент алган. Шуның аркасында ул миллионер булып баеп киткән, ә сәгать остасы Кирстен һаман ярлы булып кала биргән...

1900 елда Америкада Эдвин Мур үзенә 100 долларлык яңа компания оештырган. Хәзерге кнопка ул вакытта «тоткалы булавка» дип аталган. 1904 елда Мур компаниясе «Moore Push-Pin Company» гадәти кнопка белән бергә, пластмасс тоткалы канцелярия кнопкасы да чыгара. Аның тоткасы цилиндрга охшаган, ә уртасында – металл очлык.

Советлар Союзы вакытында кнопкаларны штамповка ысулы белән дүрт төрле типта чыгаралар, аларны картон тартмачыкларга 25-50 данә салып, сатуга җибәрәләр иде. Кайбер тартмалар зуррак, аларда 100 данә кнопка булса, аның белән бергә кнопканы кире тартып алу өчен махсус ике тармаклы чәнечке кебек җайланма куя иделәр.
Кнопкалар күгәрмәс өчен, аларны коры биналарда саклыйлар. Аларның очлы уклары нарат яки чыршы тактасына 10 тапкыр кадагач, бөкләнергә тиеш түгел иде. Гадәттә, кнопканың угы тигезьяклы өчпочмакка охшаган була.
Россия Федерациясенең Новосибирск һәм Чиләбе өлкәсендәге Миасс шәһәрләрендә канцелярия кнопкасына һәйкәлләр куелган.

Нияз Бишбалта, Казан.
фото: volsk64.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading