16+

«Коедан 140 баланың мәете табылды, немецлар аларны берәм-берәм шунда салганнар...»

1941 ел, 22 июнь иртәсе. Бөек Ватан сугышы башланган бу көн ил тарихында тирән уелып язылган. Бөтен ил бердәм булып көрәшкә күтәрелгән әлеге сугышта Әҗем авылы егете Габбас Хафизов та катнаша.

«Коедан 140 баланың мәете табылды, немецлар аларны берәм-берәм шунда салганнар...»

1941 ел, 22 июнь иртәсе. Бөек Ватан сугышы башланган бу көн ил тарихында тирән уелып язылган. Бөтен ил бердәм булып көрәшкә күтәрелгән әлеге сугышта Әҗем авылы егете Габбас Хафизов та катнаша.

1941 елда икмәк уңа, печән кеше буе булып күтәрелә. Авылдан ирләр сугышка китеп бетә. Тормыш хатын-кызлар һәм үсмер малайлар кулына күчә. Бригадир Галия апа зәңгәр күзле чандыр малайга ат җигәргә куша. Ат белән көне буе кырда йөргән малай юлны абайламый һәм ат сазга кереп бата. Хәлсез, ач атны чыгарырга азапланып үкси-үкси елаган Габбасны төнге кошлар һәм басу гына ишетә. Курка-курка авылга кайткач, хәлне аңлата ул. Колхоз рәисе бер бабай белән сугышка китми калган бер иргә атны чыгарырга кушып җибәрә. Ләкин инде соң була, ат үлә. Төрмәгә утыртып кую куркынычы янаган үсмер егетне кызганып, бер изге күңеллесе Апас төрмәсеннән аны бәладән аралап алып кайта.

1944 елның 29 маенда Габбас Хафизовның да армиягә китәргә яше җитә. Әнисе черек бәрәңге кәлҗемәсе хәстәрләп бирә, әтисе бераз акча юнәтә. Капчык төбенә салган аз-маз ризык тамак туйдырырлык булмый, бер иптәше аны жәлләп, бер түгәрәк ипи бирә. Ул 379нчы запастагы укчы дивизиясенә эләгә. Габбас Хафизовның сугышчан юлы Смоленск, Пенза, Оренбург, Германиянең Франкфурт - на-Одере шәһәрләрендә, Брестта, Латвиядә уза. Үзенең «Гомерем мизгелләре» китабында ул болай дип яза: «Бармак очларымда язу карасы да кибеп җитмәгән үсмер чагымнан шинель кияргә, Ватан сакчылары сафына кушылырга насыйп булды миңа... Бәлки үземнең дүрт яшькә өлкән абыемны да сугыш кырларында очратырмын әле... Сезгә хатлар язып торырмын, яме, әти-әнием! Бәлки, абый да кайтыр, көтегез безне – улларыгызны, бичараларым».

Күп гыйбрәтләрнең тере шаһиты ул. Украина кырларында бандерчылар белән сугыша. Бервакыт аларның частена әсир немецларны озату вазифасы йөкләнә. Эшелон Смоленск янында ялга туктый. Әсир офицерлар, солдатлар яшел чирәмгә сузылышып яталар. Табигатьнең җәйгә чыккан мәле. Ямь-яшел тау битеннән көянтә-чиләк күтәргән бик тә сылу кыз килгәнен күргәч, сакчы солдатлар кызны уратып алалар. «Кая барасыз?» дигән сорауга кыз болай ди:
– Әнә тегендәге авылны күрәсезме? Анда бер кое бар. Шул коедан 140 баланың мәете табылды. Немецлар аларны берәм-берәм коега салганнар... Мин шул балалар рухына дога кылырга барам...
 Габбас ага әлеге вакыйгаларны күзләрендә мөлдерәмә яшь бөртекләре белән искә ала иде. Бүгенге көндә ул арабызда юк. Җирле шагыйрь, сугыш ветераны Габбас Хафизов узеннән соң килгән буынга берничә шигырь китабы калдыра. Әлеге язма Габбас ага рухына дога булып ирешсен иде.

Гөлнара Хәмидуллина, Апас районының Борнаш гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

Рәсемдә - Габбас Хафизов уртада.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading