16+

Коллекционер Фәния Гыйльфанова: «Түштамгаларымны миллион сумга да сатмас идем»

Фәния апа белән без Кече Шырдан авылына баргач таныштык. Аның өе танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри нигезе белән янәшәдә урнашкан.

Коллекционер Фәния Гыйльфанова: «Түштамгаларымны миллион сумга да сатмас идем»

Фәния апа белән без Кече Шырдан авылына баргач таныштык. Аның өе танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри нигезе белән янәшәдә урнашкан.

Ишегалдында – Каюм Насыйриның бабасы казып калдырган кое. Әңгәмәдәшем үзе Яшел Үзән шәһәрендә яши. Җәйге ялларын авылда уздыра.

13 ел Фәния апа түштамгалар җыя. Ниндиләре генә юк аның коллекциясендә: кыйммәтле ташлар кушылып ясалганнары, истәлек булып, танышларыннан, дусларыннан бүләк ителгәннәре дә бар.
– Әйбер җыярга кечкенәдән яраттым. Әле дә хәтерлим: кечкенә чагымда урамда 3 сум акча таптым. Шул акчага, базарга барып, брошкалар җыеп кайткан идем, – ди ул.

Хәзер дә түштамгаларның күбесен иске әйберләр сата торган базардан ала. Кайбер экспонатлар өчен 600-800 сум да бирергә туры килә икән. Иң кыйммәтле брошкасы – 1000 сум. «Ашамасам ашамыйм, әмма күргән брошкамны сатып алам», – ди ул.
– Бер миллион сум бирәм дисәләр дә, коллекциямне сатмас идем, – ди әңгәмәдәшем.

Бу истәлекләрне оныкларына, балаларына мирас итеп калдырырга тели. Үзе дә кышкы озын кичләрдә барлык түштамгаларын барлап чыга. Ә аларның һәрберсе – бер тарих. Әнә зәңгәр кашлысын бер әби бүләк иткән булган. Нәселләрендә буыннан буынга күчеп килгән брошканы ул нәкъ менә Фәния апага ышанып тапшырган.

Фәния апа озак еллар Яшел Үзәннең фанер заводында эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, иске әйберләр җыю, кул эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Брошкалардан тыш, муенсалар да ясый әле ул. Бүгенгә 80нән артык муенсасы җыелган. Әле тагын мәрҗәннән агачлар да ясый, чалыштырып, картиналар чигә, ишегалды да гөлбакча. Нинди генә чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш үстерми ул. Бу эштә ире Ринат абый, балалары, оныклары да булыша.

Түштамгалар, муенсалар җыйса да, аларны бер тапкыр да тагып чыкканы юк. «Коллекциям миннән соң истәлек булып калсын иде. Бәлки эшемне дәвам итәргә теләүчеләр табылыр», – ди Фәния Гыйльфанова.

Яшел Үзән, Кече Шырдан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading