16+

Коммунизм чорында да киселми калган мәчетнең манарасы нигә ауган?

Синоптиклар кичә төнлә һәм бүген көчле җил булачагын кисәткән иде.  Чынлап та, урыны белән ул аеруча  көчле булган. Бүген төнлә хәтта Биектау районының Айбаш авылының мәчет манарасын да аударып ташлаган. Авыл имамы Дамир хәзрәт Хәбибуллин әйтүенчә, иман йорты бик борынгы.

Коммунизм чорында да киселми калган мәчетнең манарасы нигә ауган?

Синоптиклар кичә төнлә һәм бүген көчле җил булачагын кисәткән иде.  Чынлап та, урыны белән ул аеруча  көчле булган. Бүген төнлә хәтта Биектау районының Айбаш авылының мәчет манарасын да аударып ташлаган. Авыл имамы Дамир хәзрәт Хәбибуллин әйтүенчә, иман йорты бик борынгы.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, Айбаш авылы мәчете 1855 елларда ук төзелгән. 1910-1917 елларда ул такта белән тышланган. Документларда да мәчет XIX йөзгә карый диелә. Әмма архитекторлар алданрак төзелгән дип билгели.

Кырыс коммунизм чорында да мәчетнең манарасы киселми калган. Мәчет манарасы бер якка авышкан, чөнки төп стенаның берсе элегрәк сүтелгән булган. Совет чорында мәчет клуб булып торган.

Бик иске булганлыктан, халык үз тырышлыгы белән мәчетне берничә тапкыр ремонтлап та караган. Социаль челтәрдә "Айбаш авылы мәчетен торгызу" дигән төркем дә ачылган булган. Шундагы хәбәрдән күренгәнчә, 2017 елның февраль аенда авылга дөньякүләм танылган архитектор-реставратор Александр Попов килеп киткән. Мәчетнең манара өлешен тулысынча сүтеп реставрацияләү, нигезен ныгыту, искергән тышкы такталарын алыштыру өчен 5 миллион сум кирәк дип табылган. "Мөселманнарга һәм район халкына матди һәм башка ярдәм күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итәбез" дип язганнар төркемне алып баручылар.  Әмма шуннан соң бер яңа хәбәр дә өстәлмәгән. Мәчет тә төзекләндерелмәгән. 

Дамир хәзрәт, мәчеттә соңгы тапкыр  ремонт 90 нчы елларда булды, ул вакытта манарасына орынмадылар дип беләм, ди. Манараның нык булмавы сизелгән. Бүгенге җилдән ул сынып ук төшкән. 
- Мәдәни мирас булгач, аңа кагыла да алмыйбыз. Иртәгә район хакимиятеннән килерләр дип ышанабыз. Кызганыч, вакытында төзекләндереп булмады. Мондый тарихи объектларга ныграк игътибар бирелсен иде. Беренче чиратта бит ул -  Аллаһ йорты, - ди хәзрәт.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading