16+

Компьютерең аша интернет «урамына» чыгып кычкырма

Авылда урамга чыгып сүз әйтсәң, берәр сәгатьтән аны бөтен авыл белә. Компьютерең аша интернет «урамына» кереп, берәр хәбәр калдырасың икән, анысы инде бөтен дөньяга ук тарала.

Компьютерең аша интернет «урамына» чыгып кычкырма

Авылда урамга чыгып сүз әйтсәң, берәр сәгатьтән аны бөтен авыл белә. Компьютерең аша интернет «урамына» кереп, берәр хәбәр калдырасың икән, анысы инде бөтен дөньяга ук тарала.

Министрлар Кабинетында 26 майда онлайн рәвештә узган брифингта хокук сакчылары халыкны көндәлек тормышта һәм интернетта шәхси мәгълүматлар белән сак эш йөртергә чакырды.

Прокурор сүзе

-Республикада узган ел 4,5 мең, ә быелның дүрт аенда гына да 2 мең мошенниклык очрагы теркәлде. Кешеләрнең банк карталарыннан 1,5 мең урлау булды. Мондый җинаятьләрнең 10 проценты гына ачыла. Кешеләрнең алданырга риза булып торулары шаккатыра. Беләсезме, мошенниклар атна саен татарстанлыларның 50 миллион сум акчасын урлый,-дип, борчылып сөйләде Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков.

Банк картагызның пин-кодын, шәхси парольләрегезне бер кешегә дә әйтмәгез

Россиядә 650 финанс пирамидасы ачыкланган, әлеге кече финанс учреждениеләре россиялеләргә елына 3 миллиард сум зыян сала. Кече финанс учреждениесенең “пирамида” булуы башта ук фаш ителмәскә дә мөмкин. “Әгәр сезнең акча керемегезгә галәмәт зур процентлар вәгъдә итәләр икән, шундый кече финанс учреждениеләре белән эш йөртмәгез. Меңнәрчә кеше алданды инде, бу башкалар өчен ачы сабак”,-дип кисәтте прокурор Илдус Нафиков.

Татарстанлылар коронавирус аркасында кертелгән үзбикләнү режимы вакытында, шәхси мәгълүматларын җибәреп, интернет аша “СМС-пропуск” алган иде.
-”СМС-пропуск” өчен җибәрелгән шәхси мәгълүматлар базасы юкка чыгарылды,-диде прокурор Илдус Нафиков.

Банкир киңәше

Мошенниклар коронавирус шаукымын да үзләренең мәкерле эшләрендә оста файдаланалар. Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы исеменнән:”Коронавируска каршы көрәшкә акча җыела”,-дигән эчтәлектә СМС-хатлар җибәрәләр икән. Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин мондый хәбәрләргә ышанмаска һәм аларга акча күчермәскә катгый рәвештә киңәш итте.
-Финанс пирамидаларының зур процентларына кызыкмагыз. Хәзер онлайн пирамидалар да эшли, аларда да катнашмагыз,-диде банкир Марат Шәрифуллин.

Полиция таләбе

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары-Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак сөйләгәнчә, өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә мошенниклар корбанына әйләнә. Әгәр банк картагызны югалтсагыз яки акчагызны электрон рәвештә урлатсалар, ашыгыч рәвештә полициягә һәм банкка хәбәр итегез.

Имбирь хәсрәте

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин халыкның финанс белемен күтәрү максатында, июнь аеннан семинарлар үткәрә башлаячакларын хәбәр итте. Монополиягә каршы республика идарәсе тарафыннан быел интернеттагы 9 шикле белдерү тикшерелгән, 18 кеше административ җавапка тартылган.
- Имбирь белән лимонга бәя күтәрелү мәсьәләсе тикшерелде, анда астыртын гына сөйләшенеп, хак күтәрү төсмере ачыкланмады. Коронавирустан файдалы икән, дигән имеш-мимешкә алданып кешеләр үзләре әлеге продуктларга ябырылды. Нәтиҗәдә, зур сорау белән кулланылган бу яшелчәләргә сатучылар бәяне күтәрде. Ул төшкәч, сатучылар үзләре хәсрәткә калган хәзер, чөнки Кытай имбире, Аргентина лимоны элеккеге күләмнәрдән 20 мәртәбәгә күбрәк кайтартылды. Һәр эшне ахырын уйлап башкарырга кирәк,-дип җавап бирде онлайн рәвештә тапшырган соравыма Айрат Шәфигуллин.

Фото: http://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading