Марсель Шаһидуллин, юрист:
– Калдыкларның федераль классификация каталогында телефоннар, модельләренә карамастан, планшетлар, телевизорлар белән беррәттән 3-4 класс курыныч тудырган калдыклар исемлегенә керә. Шуңа да махсус утильләштерелергә тиешләр. Калдыкларның федераль классификация каталогында моның тәртипләре аңлатылган. Организацияләр турында сүз барганда, документсыз булмый. Оргтехника, телефоннарда кыйммәтле металлар бар, барлык техника да исәптә, шуңа да аларны рөхсәтсез генә ташлап, бүләк итеп, өйгә алып кайтып китеп булмый. Утильләштерү турында документ биргән махсус учреждениеләргә генә тапшырырга була. Кыскасы, оешмалар бары лицензиясе булган утильләштерү оешмаларына гына мөрәҗәгать итә ала.
Таләпләр үтәлмәгән очракта, әгәр дә техника тиешенчә юк ителмәсә, табигатькә зыян салырлык булса, административ җаваплылык каралган. Моның өчен юридик затларга – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф йә 90 көнгә эшне туктату яный. Гади халыкка килгәндә, телефонны утильләштергән өчен бу хакта документ булырга тиеш дигән кагыйдә бер генә канунда да әйтелмәгән. Моны күзәтүче дә, контрольдә тотучы да юк. Дөрес, суыткыч ыргытканыгызны күршеләрегез күреп, фотога төшереп тиешле органнарга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә менә телефон ташлаганны күрми калырга да була. Әлегә телефон ташлаган өчен штрафка тартылган кешеләрне белмим. Ләкин ничек кенә булмасын, моның өчен дә штраф каралган. Иске гаджетны чүплеккә аткан кешегә 1-2 мең сум күләмендә штраф яный.
Ә сез искергән техниканы нишләтәсез?
Кира Камалова, эковолонтер:
– Электр техникасын тиешенчә утильләштерергә кирәк, чөнки алар табигатькә сизелерлек зыян китерергә мөмкин. Шуңа да мин үзем компьютер, телефоннарны махсус кабул итү пунктларына тапшырам. Күбесен бушлай бирәм. Хәйрия эшләрендә катнашам. Ә кайбер кешеләр, компьютерларын тапшырып, акча да эшли ала. Кешеләргә иске гаджетларны кабул итү пунктлары турында күбрәк сөйләргә кирәк, аларның күбесен икенчел чимал буларак кулланып була бит.
Илназ Сафиуллин, җырчы:
– Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Заманында кирәкле, актуаль булып тоелган техника да вакыт узгач искерә. Искергән модель телефонны арзанрак бәягә сатканым бар. Ә бер система блогын чүплеккә чыгарып куйган идем. Контейнерга ташламадым. Чүп төягеч машина алып китсен өчен, кырыйга гына куйдым.
Сания Фәррахова, газета укучыбыз:
– 15 елдан бирле бер компьютерым ята иде, бик озак эшләде ул, ташларга кызгандым, тик өйдә дә урынны гына алып тора. Кыскасы, мин аны авылга кайтардым. Хәзер сарайда тора. Ә телефоннарны чүплеккә атам инде. Тапшырырга дип кабул итү пунктына барган идем, 100 сум бирделәр. Юлга киткән акчаны да капламый бит бу сумма.
Комментарийлар