16+

Конституция үзгәртеп кем отачак?

Үзгәрешләр кертүне хуплаучылар: рус милләте дәүләтне берләштереп торучы үзәк, ул сынса, Россия таркалачак, башка халыклар аның калдыклары астында калачак, дип исәпли. Зур бер дәүләт таркалганда, кисәк кенә берәү дә чәчәк ата башламас, билгеле, алда әйтелгәнчә, СССРдан аерылып чыгучыларның да бөтенесе “зәңгәр яулык изәп чапкан поезд” төсле ыжгырып алга китмәде.

Конституция үзгәртеп кем отачак?

Үзгәрешләр кертүне хуплаучылар: рус милләте дәүләтне берләштереп торучы үзәк, ул сынса, Россия таркалачак, башка халыклар аның калдыклары астында калачак, дип исәпли. Зур бер дәүләт таркалганда, кисәк кенә берәү дә чәчәк ата башламас, билгеле, алда әйтелгәнчә, СССРдан аерылып чыгучыларның да бөтенесе “зәңгәр яулык изәп чапкан поезд” төсле ыжгырып алга китмәде.

Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр 18 мартта имзаланырга тиеш, ә тагын бер айдан – 22 апрельдә тавыш бирү булачак. Шуңа хәтле бу вакыйга тирәсендә ыгы-зыгы булачак әле. Кайберәүләр аны шуннан ары берни дә булмас, бездә Конституциянең роле зур түгел дисә, икенчеләре, киресенчә, вазгыятьне катлауландырырга мөмкин дип сагаерга мәҗбүр итә. Ыгы-зыгы “рус теленә дәүләт төзүче милләт теле статусы бирү” бирелү турындагы үзгәреш тирәсендә бара.
Һәр як үз сүзләрен бастырыклап куярлык дәлилләр китерә ала.

Бер генә халыкны дәүләт төзүче дип атап, Россиядә гомер кичергән башка халыклар нинди рольдә кала? Титул булып саналган руслар нинди дәүләт төзегән, дигән сорауга, кайбер белгечләр СССР төзүдә аларның роле зур булган, ди. Чөнки большевиклар күпчелек аларга таянган. Гражданнар сугышы чорында руслар күпчелекне тәшкил иткән үзәк губерналар зур роль уйнаган. Әмма СССР тарихта гына калды инде, андый дәүләт күптән таралды, аның калган үндүрт республикасы үзбаш булып гомер кичерергә теләп кыйбла эзләп маташа. Сүз уңаеннан, тавыш бирү 22 апрельдә булачак – ә бу көнне даһи юлбашчы Ленин туган. Махсус шул көн сайлап алынмагандыр инде, туры гына килгәндер.

Тагын да тирәнгәрәк чумып, патша Россиясенә хәтле барып җитсәк, аны дәүләт итәр өчен кайсы халыкның өлеше күбрәк булган икән – менә бусы кызык. Алтын Урда мирасы түгелме икән ул? Бүген атамалары башкачага үзгәртелгән күп кенә шәһәрләргә татарлар нигез салган, дөресрәге, аларның дәүләтле булган чорында нигезләнгән шәһәрләр. Шәһәрләр дигәннән, шул ук күренеш, әмма капма-каршысы элеккеге союздаш республикаларда бара бүген: патша чорында нигезләнгән рус шәһәрләренең атамалары үзләренчә үзгәртелә: Казахстандагы Усть-Каменогорск, мәсәлән, Өскәмән булган, Семипалатинск – Сәмәй. Хәер, бусы безнең мәшәкать түгел. Безне үзгәрешләр көтә әле. 

Россиядә гомер кичерүче башка халыклар кимсенмәсен өчен, журналист Максим Шевченко Конституциягә: “Дәүләт теле – Россия Федерациясен тәшкил итүче милләтләр гаиләсендәге рус милләтенең теле булган рус теле”, дип язарга тәкъдим итә. Бераз шомартыбрак язып булганда, бу вариант отышлы, берәүне дә үпкәләрлек итми кебек, чөнки бик күп милләтләр бергә берләшеп яши алганда гына Федерация була ала. Милли республикалар мисалында караганда, аларда милли тел дәүләт теле булып санала, бу хакта Конституциядә әйтелгән. Берсе – дәүләт төзүче халык теле, икенчесе – дәүләт теле, менә бусы бөтенләй үк аңлашылып бетми. 

Үзгәрешләр кертүне хуплаучылар: рус милләте дәүләтне берләштереп торучы үзәк, ул сынса, Россия таркалачак, башка халыклар аның калдыклары астында калачак, дип исәпли. Зур бер дәүләт таркалганда, кисәк кенә берәү дә чәчәк ата башламас, билгеле, алда әйтелгәнчә, СССРдан аерылып чыгучыларның да бөтенесе “зәңгәр яулык изәп чапкан поезд” төсле ыжгырып алга китмәде. Әмма соңыннан ни буласы – бөтенләй башка мәсьәлә, әлегә хәзергесен хәл итәргә кирәк, ул чагында бәлки соңыннан булу ихтималы турында кайгырасы да булмас.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    тубэн, кара халык

    Мөһим

    loading