Шәһри Казан

Коръән мәҗлесләре үткәрүне «бидгать гамәл» дип, үзләре үк гөнаһка батмасмы?

Татар халкында «Торам-торам да тагын китереп орам» дигән хәтәр әйтем бар. Шуның шикелле, остаз хәзрәтләребезнең кайберләре бик сәер сүзләр сөйләп куйгалыйлар.

Имеш, мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә, шулай ук еллыгында Коръән мәҗлесе оештырып, рухларына дога кылдыру «гөнаһ», «бидгать» гамәл икән. Алар бу йоланы кичекмәстән бетерергә өндиләр. Мондый мәҗлесләр үткәрергә дигән аять Коръәндә юк, диләр. Әмма «үткәрергә» дигән сүзләр булмаган кебек, «Мәрхүмнәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә Коръән мәҗлесләре үткәрү бидгать гамәл» дигән аять тә юк.

Ошбу мәҗлесләргә туганнар, күршеләр чакырыла. Мәхәллә мулласы хуҗаларга, йортка игелек-бәрәкәт сорап дога кыла һәм кылдыра, вәгазь-нәсыйхәт ирештерә. Коръән сүрәләре, аятьләр укып, шушы нигездә яшәп ахирәткә күчкән кешеләрнең рухларына ирештерүне сорап, хуҗаларга бәрәкәт теләп дога кылалар. Шушы мәҗлесләрдә катнашучылар арасында әле иман юлына кереп бетмәгән кешеләр, күңелләре йомшап һәм сафланып, намазга басарга һәм мәчеткә йөри башларга да мөмкиннәр.

Табынга ризык куюны хуҗалар хәл кадәренчә үзләре тырыша. Искә алу мәҗлесе үткәреп, әле берәүнең дә хәерчелеккә калганы юк. Риваятьләрдә Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам заманында сәхабәләре белән ризыклы мәҗлесләр үткәргәннәре турында әйтелә. Хәдисләрдә шундый мәгълүматлар бар, Рәсүлебез әйткән: «Кайчан җан адәм баласының тәненнән чыкса, өч көн үткәннән соң, җан әйтер: «И Раббым! Миңа рөхсәт бир, үземнең торган тәнемне күреп, карап кайтыйм». Аллаһ Тәгалә рөхсәт бирер дә, җан кабере янына барып, еракка гына туктар, күрер тәненең бозылуын. Шушы күренешкә җан елар һәм әйтер: «И мескен тән, и сөекле, үзеңнең дөньяда терек булып йөргән вакытыңны искә төшерәсеңме? Бу өй – куркынычлык өе, катылык һәм кайгылык өедер».

Реклама

Кайчан бишенче көн булса, җан: «Барып тәнемне карап килим», – дип, тагын Аллаһыдан рөхсәт сорар. Аллаһ Тәгалә рөхсәт бирер, янә җан каберенә барыр да ерактан гына каберенә карар. Тәненең аянычлы хәлен күреп, бик каты елар. Кайчан җиде көн үтсә, җан тагын Аллаһыдан рөхсәт сорап кабере янына барыр, гәүдәсенең хәлләрен күреп, бик каты елар.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикер дәвамчысы Әбү Һөрәйрә әйткәннәрдән күчереп калынганча, мөэмин үлгәч, җаны йорты тирәсендә бер айга кадәр әйләнеп йөрер. Бу йөрүендә җан белешергә теләр: мәрхүмнең васыятен урынына тапшыралармы? Малын шәригать буен­ча бүләләрме? Бу йортта кемнәр аңа дога кыла, кемнәр аның өчен елый? Үлгәннәрнең җаннары өйләренең тәрәзә төпләренә килерләр һәм әйтерләр: «Сез безгә ярдәм кылыгыз. Безнең өчен фәкыйрьләргә сәдака бирегез, без сәдакаларга мохтаҗларбыз. Инде сез безне онытмагыз, безнең өчен игелектә һәм догада булыгыз. Без сезнең догагызга мохтаҗ булып торабыз!»
Болар үзләре өчен игелек күрсәләр – шат булып, ә инде үзләре өчен берәүнең дә игелек кылмаганын күрсәләр, бик кайгырып кайтып китәрләр.

Хәзрәтләребезнең кайберләре, мәрхүм­нәрнең өчесе, җидесе һәм кырыгы көннәрендә, шулай ук еллыгында Коръән мәҗлесләре үткәрүне «бидгать гамәл» дип, үзләре үк гөнаһка кереп, бидгатьчеләр булмаслармы? Мин 1933 елда туганмын, бабаларыбыз-­әбиләребез, мәрхүмнәрне искә алып, Коръән мәҗлесләре үткәрә иде. Дини йолаларыбызга буталчыклар кертмәсәк һәм халык күңеленә шик салмасак иде.

Равил Бәдреддин, Балык Бистәсе районы, Күки авылы

Анна Арахамия фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: