16+

Коронавирус бүген барлыкка килгән авыру түгел

Быел Кытайда барлыкка килгән COVID-19 вирусы күпкә зуррак масштабларда бара.

Коронавирус бүген барлыкка килгән авыру түгел

Быел Кытайда барлыкка килгән COVID-19 вирусы күпкә зуррак масштабларда бара.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, медицина фәннәре кандидаты Халит Хәертынов әйтүенчә, коронавирус бүген, кичә генә барлыкка килгән вирус түгел. Ул 1965 елда ук билгеле булган.

Беренче типик булмаган пневмония 2002 елда Кытайда ачыкланган. Аннары 2012 елда Гарәбстан (Аравия) ярымутравында коронавирус синдромы күзәтелгән.

“Быел Кытайда барлыкка килгән COVID-19 вирусы күпкә зуррак масштабларда бара. Дөнья күләмендә пандемия рәвешен алды”, – ди табиб. Аеруча, Италиядә корбаннар күп. Европада хәл катлаулы.

Татарстанга килгәндә, соңгы мәгълүматлар буенча барлыгы 19 коронавирус очрагы теркәлгән. 6 кеше дәваланып өйләренә чыккан. 13 кеше әлегә йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек дияргә була.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading