Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 очрагын ачыкланган. 26сы савыгып чыккан.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. 37 кеше моңарчы авыручылар белән элемтә аркасында әлеге чирне йоктырган, 2 очрак читтән кертелгән. 34 хастада әлеге чир җиңелчә яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә алар өйдә дәвалана. 5есе исә хастаханәгә озатылган.
Коронавирус йоктыру буенча яңа очракларның иң күбе - 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләрдә, барлыгы 18 хаста. 50 дән 60 яшькәчә - 8 очрак, 18 дән 30 яшькә кадәр - 7, һәм икешәр очрак - 60тан 7кә кадәр, 70 тән 80 яшькә кадәргеләрдә.
Соңгы тәүлектә Казанда коронавирус йоктыруның 21 очрагы теркәлде, Чаллыда - 6. Лаеш районында - 3 очрак, Биектау районында - 2 очрак, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр йоктыру очрагы теркәлгән.
Бүгенге көндә, 2 июльдә, Татарстанда коронавирус белән зарарланучыларның гомуми саны 4634 очракка җитте, бөтен чор буенча 3472 кеше сәламәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар