16+

Коронавирус кайчан бетәр яки барысы да үзебезнең кулларда

Бөтен дөньяны куркуга салган коронавирус хакында сораулар редакциябезгә көн саен килеп тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий ­ЛОПУШОВ халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Бөтен дөньяны куркуга салган коронавирус хакында сораулар редакциябезгә көн саен килеп тора. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий ­ЛОПУШОВ халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Бер тапкыр авырсаң...

– Коронавирус турында тулырак сөйләгез әле. Ул нинди вирус?
Коронавирус – ОРВИның бер төре. COVID-19 вирусы иң беренче булып Кытайда тарала башлады. Хәзер бөтен дөньяда коронавирус пандемиясе игълан ителде. Шул исәптән Россиядә дә. Чит ил белән чикләрне бөтенләй ябып куеп булмый. Бездә авыру очраклары әлегә читтән кайт­кан кешеләрдә генә ачыклана. Үзебезнең җирлектә вирус таралу очрагы юк. Бу да мөһим факт. Шуңа да коронавирустан саклануның барлык чараларын да күрергә кирәк.

– Коронавируска анализны кайда тапшырып була? Аны бөтен кеше дә бирергә тиешме?
Коронавируска анализны, га­дәттә, чит илдән кайткан, лаборатор төстә расланган коронавируслы кеше белән аралашкан, авыру билгеләре күзәтелгән кешеләр бирә. Аны теләсә кайсы медицина учреждениесендә тапшырырга була. Ә лаборатория Татарстанда өчәү: Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә урнашкан.

– Коронавирусны кан анализы тапшырып ачыклап буламы?
– Кан аша кешедә теге яки бу вирус барлыгын ачыкларга була. Әмма, нәкъ менә коронавирус икәнне белер өчен, лаборатор тикшерү уздырырга кирәк. Кан анализы аша гына моны эшләп булмый.

– Ни өчен аэропортта температураны үлчәмиләр?
– Үлчиләр. Температураны үлчи торган җайланманы кеше күрмәскә дә мөмкин. Бу дистанцион рәвештә башкарыла. Әмма һәр кешенең дә тән температурасы тикшерелә.

– Ни өчен чит илдән кайткан бөтен кеше дә карантинда утырмый?
– Баш санитар табиб карары нигезендә, поезд беләнме, самолетмы, үз машинасы беләнме – читтән кайт­кан һәр кеше билгеле бер вакыт өйдә утырырга тиеш. Әйе, без барысын да күзәтеп бетерә алмыйбыз. Бу кешенең үз җаваплылыгыннан да тора. Шуңа да әгәр кемнең дә булса карантинны сакламавын беләсең икән, бу хакта коронавирус буенча «кайнар элемтә» номерына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Һәр очрак тикшерелә, чаралар күрелә.

Гриппка каршы ясаткан прививка коронавирустан сакламыймы?
– Коронавирус ОРВИның бер төре буларак, гриппка каршы ясатылган вакцина бары грипптан гына саклый.

– Балалар авыруны ничек кичерә?
– Тикшерүләр күрсәткәнчә, балалар авыруны күп очракта җиңел формада кичерә. Ләкин алар вирусны күчерүче булырга мөмкин. Шуңа да балалар да саклану чараларын күрергә тиеш.

– Кулны кер сабыны белән юу яхшырак, имеш?
– Исле сабынмы, кер сабынымы – аерма юк. Иң мөһиме – кулны ешрак юарга, саклану чараларын күрергә кирәк.

– Идәнне хлор белән юу сәла­мәтлек өчен зыянлы түгелме?
– Коронавирустан саклану чарасы буларак, идәнне тиешле күләмдә хлорлы су белән юуның сәламәтлеккә зыяны юк.


– Коронавирус белән бер авырган кеше авырмый дигән сүз дөрес­ме?
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авырган кешедә вируска каршы антитәнчекләр барлыкка килә. Әмма бу иммунитетның кайчанга кадәр сакланганлыгы ачыкланмаган. Бу вирус ахыргача өйрәнелмәгән. Шуңа да төгәл генә әйтеп булмый. Әлегә кабат авырган кеше теркәлмәгән.

Вирус кояштан курка

– Коронавирус вакытында 50 кеше катнашында туй уздырырга ярыймы?
– Туй – истәлекле вакыйга. Шулай да, илдәге ситуация белән бәйле рәвештә, бу вакыйганы кичектереп торырга киңәш итәр идем. Әйе, туйны качып кына берәр кафеда да уздырырга була. Тик кеше, аңлы булып, үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймас дип уйлыйм.

– Коронавирусны ничек дәвалыйлар?
– Дәвалый торган махсус препаратлар бар. Әмма кеше, бу даруларны алырга дип даруханәләргә ябырылмасын өчен, үз белдеклеге белән дәвалана башламасын, дип, аларның исемнәрен әйтмим.

– Гадәттә, сәламәт кеше медицина битлеге кияргә тиеш түгел бит. Коронавирус вакытында һәр кешегә дә битлек кияргә кушалар?
– Әйе, гадәттә, масканы авыру кеше вирусны башкаларга таратмасын өчен кияргә тиеш. Коронавирус вакытында, авыруны ияртмәс өчен, сәламәт кешегә дә халык күп булган урыннарда медицина битлеге кияргә киңәш ителә. Даруханәләрдә мас­калар булмаган очракта, аны бинттан, марлядан үзеңә тегәргә дә була. Марляны тукыма сатыла торган кибетләрдән дә табарга мөмкин.

– Коронавирус кояштан курка, диләр. Бу дөресме?
– Андый фараз бар. ­Йогышлы авырулар, гадәттә, кояш карый башлагач кими. Хәзер язга күчтек. Көннәр җылына башлагач, вирус таралуы кимемәсме дигән өмет бар.

– Вирус мунчада юкка чыга, имеш?
Мунчада торсаң, иярми. Әмма кеше анда яши алмый бит. Мунчадан чыккач, коронавируслы кеше белән элемтәгә керсәң, ул барыбер йогарга мөмкин.

– Коронавирус өлкән яшьтәге кеше өчен куркыныч, диләр?
– Коронавирус вакытында сә­ламәтлегенә куркыныч янаган төркемнең берсе – 65 яшьтән узган кешеләр. Шуңа да аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар, бик кирәк булмаса, өйдән чыкмаса яхшы. Даруларны, азык-төлекне якыннары, туганнары алып кайтып бирә ала. Карантинда булган кешеләргә өлкәннәр белән аралашуны чикләргә киңәш ителә.

– Коронавирустан саклану өчен спиртлы эчемлекләр куллануның файдасы бармы?
– Спиртлы эчемлекләрне йогышсызландыру чарасы – антисептик буларак файдалансагыз гына. Эчүнең файдасы булмаячак. Вирус һава юлы аша күчә.

– Коронавирус билгеләре булмаган кешедән вирус башкаларга йогарга мөмкинме?
– Андыйлар да йоктыра ала.

– Казанда авыру кайчан узар? Паникага ничек бирелмәскә?
– Барысы да үзебездән тора. Әгәр дә саклану чараларын бергәләп күрсәк, һәр кеше үзенең, башкаларның сәламәтлегенә җаваплы караса, авыруны аяныч нәтиҗәләрсез үткәреп җибәрә алырбыз дип уйлыйм. Хәзер коронавирус белән авыручылар саны артып бара. Әлегә ул пик дәрәҗәсенә җитмәде. Тик җитәчәк. Авыручылар саны артачак дип фаразлыйбыз. Аннары бу сан акрынлап кими барачак. Менә шул күтәрелеш чорын тыныч уздырып җибәрергә кирәк. Ул безгә зыян китермәслек итеп үтсен иде. Моның өчен дәүләт тарафыннан да барлык чаралар күрелә. Төп максат – авыруга таралырга ирек бирмәү. Бу атнада кешеләргә өйдә утырырга киңәш ителә. Чит илләргә чыгудан тыелыр­га кирәк. Кызганыч, илдә шундый ситуация булганда да, сәяхәт итәргә теләүчеләр юк түгел. Кулларны ешрак юарга, саклану чараларын күрергә тиешбез. Табиб кушканнарны үтәргә, паникага бирелмәскә, ялган хәбәрләргә ышанмаска, мәгълүматны бары ышанычлы чыганаклардан гына укырга кирәк. Барысы да үзебезнең кулларда.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading