16+

«Коронавирустан саклану өчен киемнәрне кигәч бер-беребезне танып та булмый...»

12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне. 1853-1856 елда Кырым сугышында солдатларга ярдәм итү өчен шәфкать туташларын берләштергән Флоренс Найнтингейлның туган көне хөрмәтенә бу бәйрәмне 12 майга билгеләгәннәр.

«Коронавирустан саклану өчен киемнәрне кигәч бер-беребезне танып та булмый...»

12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне. 1853-1856 елда Кырым сугышында солдатларга ярдәм итү өчен шәфкать туташларын берләштергән Флоренс Найнтингейлның туган көне хөрмәтенә бу бәйрәмне 12 майга билгеләгәннәр.

Шәфкать туташлары элек-электән сугыш заманнары булсынмы, бүген илдә пандемия таралган вакытта да иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Алар авыруларны дарулар, уколлар белән генә түгел, ягымлы карашлары, елмаюлары, җылы сүзләре белән дәвалыйлар. Шундый хезмәткәрләрнең берсе Казанда 18нче шәһәр хастаханәсендә эшли. ЛОР бүлегендә өлкән шәфкать туташы – Филсинә Гайнетдинова.

Ул кечкенәдән кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торган. “Авылыбызда ялгыз яшәүче карт-карчыклар бик күп иде. Мин аларга гел булыша идем: чишмәдән су алып кайтып бирәм, кибеттән азык-төлек алып керәм, өйләрен җыештырам, йорт эшләрендә ярдәм итәм. Без гаиләдә биш бала үстек. Бер апам кияүгә чыкты, икенчесе шәһәргә китеп укырга керде. Ике энекәшемне тәрбияләргә әти-әнигә булыштым. Мәктәп директорының әйткәннәрен бер онытмыйм: “Мин сине бары ак халаттан гына күрәм”,– дигән иде ул. Аның сүзләре дә киләчәгемне медицина белән бәйләүгә этәргеч булгандыр”, – дип искә ала Филсинә ханым.

Шәфкать туташы һөнәрен сайлавына ул беркайчан да үкенмәгән. Эшен бик яратып башкара. Һөнәре белән горурлана. Казанның 18нче шәһәр хастаханәсе ачылган көннән бирле биредә эшли. “ Бездә очраклы кешеләр юк. Бу һөнәрне барысы да күңеле кушканга сайлаган. Һәр шәфкать туташы кешеләргә ярдәм итәргә тели. Пациентлар белән мөнәсәбәт, эшебез зур җаваплылык сорый. Кешеләр шәфкать туташларына иң кадерле булган – гомерләрен, сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар бит”, - ди Филсинә Гайнетдинова. 18нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре коронавирус белән көрәшкә дә зур өлешләрен кертә. Хастаханәдә авыруны кисәтү өчен барлык чаралар да күрелә. Кайбер хезмәткәрләр коронавируслы кешеләр белән элемтәдә булган пациентлардан анализ ала. Моның өчен алар махсус саклану киемнәрен кияргә мәҗбүр. Хастаханә эчендә хемәткәрләр үзара бары электрон җайланма, йә телефон аша гына аралаша. “Хәзерге шартларда эшләү җиңел түгел. Физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да ардыра. Билгесезлек куркыта. Эпидемиянең тагын да көчәергә мөмкин булуын аңлыйбыз. Нәрсә буласын белеп булмый. Медицина хезмәткәрләре үзләренең гаиләләре өчен борчыла. Өйгә инфекция алып кайту куркынычы да бар бит. Шуңа да туганнарыбыз белән аралашмаска тырышабыз. Аларны җәйге бакчаларга, мөмкинлеге булганнар башка торакларга озатты инде. Ничек кенә булмасын, һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә тырышабыз. Күп нәрсәне мәзәккә борабыз. Коронавирустан саклану өчен киемнәрне кигәч бер беребезне танып та булмый. Костюмның тышына исемнәрне язаып куябыз. Аларны кимичә эшләргә дә ярамый. Һәр кеше саклану чараларын күрсен, өйдә калсын, шул чакта гына коронавирусны җиңеп булыр”, – ди Филсинә апа.

Әңгәмәдәшем барлык коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Шәфкать туташларына ныклы сәламәтлек, бәхет, шәхси тормышларында иминлек телим. Кылган игелекләре үзләренә икеләтә әйләнеп катсын. Тормышлары гел куанычлы мизгелләрдән генә торсын. Пацинетларның рәхмәт сүзләре, елмаюлары аларга көч, дәрт өстәсен”, – диде Филсинә Гайнетдинова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading