16+

Корпоративка коронавирусның да кунакка килүе ихтимал

Кайбер оешмалар рестораннарга Яңа ел корпоративына заявка бирә башлаган. Бу нисбәттән Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова: ”Ашыгырга кирәкми, санитар-эпидемия хәле нинди булачак бит әле. Кешеләрнең күпләп җыелмавы хәерле”, - дип киңәш бирде.

Корпоративка коронавирусның да кунакка килүе ихтимал

Кайбер оешмалар рестораннарга Яңа ел корпоративына заявка бирә башлаган. Бу нисбәттән Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова: ”Ашыгырга кирәкми, санитар-эпидемия хәле нинди булачак бит әле. Кешеләрнең күпләп җыелмавы хәерле”, - дип киңәш бирде.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 29 октябрьдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республика хәлләре белән таныштырды.

Фәннең “беләге юан”

Беләге юан - берне егар, белеме юан - меңне егар, дигән мәкаль бар халыкта. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Россиядә 5 төбәктә фәнни-мәгариф үзәк (НОЦ) оештырыла, шуның берсе-бездә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Республика күзәтчелек советы утырышы була. Анда халыкара дәрәҗәдәге яңа фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасы карала. Үзәк 11 югары уку йортын һәм 14 эре предприятиене берләштерә. Галимнәр белән предприятиеләр экспертлары республиканың икътисадын ныгыту юлларын барлаячак. Циркуляр икътисадка әһәмият биреләчәк. Монда энергия һәм чимал чыганакларын нәтиҗәле куллану, иске товар-технологияләрне яңарту һәм кабат кулланышка кертү турында сүз бара. Икътисади үсеш алган илләр чыганакларны сакчыл тоту максатында, икенчел чималны товар җитештерүдә һәм энергия чыганагы сыйфатында актив куллана инде.Үзәк эшчәнлеге республикада җитештерүчәнлекне җанландырырга, эчке тулаем продуктны ел саен 5 процентка күтәрергә ярдәм итәр, дип фаразланыла.

Аграр университетта - бәйрәм

Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтына - 70 ел.

- Юбилеен билгеләп үтүче институт үзенең эшчәнлеге дәверендә 15 меңнән артык инженер кадрлар әзерләп чыгарган. Алар республиканың агросәнәгать комплексының нигезен тәшкил итә. Институтның агросәнәгать комплексындагы технологик эшләрне роботлаштыру һәм автоматлаштыру лабораторияләрен җиһазлау өчен финанс чыганаклары бүлеп бирелде. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та шушы институтны тәмамлаган, әлбәттә инде, ул тантаналы чаралардан читтә кала алмый. Татарстан Президенты уку йорты белән таныша, Аграр универститетның педагоглары һәм студентлары белән очраша, дәүләт бүләкләре тапшыра,-диде Лилия Галимова.

Төркиягә - агач утыртырга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Төркиянең Измир шәһәрендә булып кайтты. “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап итеп, Лилия Галимова әлеге сәфәрнең эчтәлеге белән таныштырды. Измир губернаторы һәм Измир шәһәре мэры, шулай ук Төркиянең экология министры белән очрашулар үткәрелгән. Подшипниклар һәм торбалар җитештерүдә, экология мәсьәләсендә уртак хезмәттәшлек турында килешенгән.

- Измир белән Казанның хезмәттәшлеге турында да сөйләшү булды. Төркиядә киләсе елда 83 миллион төп агач утырту планлаштырылган. Татарстанны да әлеге акциядә катнашырга чакырып калдылар,-диде Лилия Галимова.

 Корпоратив -”коронавирус оясы”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы чараларны активлаштырырга кушкан.

- Волонтерлар эшчәнлеге кабаттан башлана, аларга мөрәҗәгать итеп булачак. 65 яшь һәм аннан югары яшьтәге кешеләрнең җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәүләре сорала. Санитар таләпләрне катгый үтәү зарур, җәмәгать урыннарында битлектән йөрү кирәк. Республика сырхауханәләрендәге 3,5 мең койка-урын коронавирустан авыручылар белән тулы, резервта тагын 1200 урын бар. Шифаханәләр корпуслары коронавирустан авыручыларны дәвалау өчен кулланылмый. Шифаханәләрдә бары тик тернәкләндерү генә үткәрелә. Мәсәлән, “КАМАЗ” җәмгыятенең шифаханәсендә коронавирустан авырган завод эшчеләре тернәкләнү ягъни сәламәтлекләрен ныгыту уза, - диде Лилия Галимова.

 Волонтерлык хезмәте телефоны: 8-800-200-34-11.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading