Элек кош-корт, хайван сатып алганда ниндидер авыру килеп чыгарга мөмкин дигән уй күңелгә дә килми иде. Авылга машина белән чебешләр китереп саталар, кеше рәхәтләнеп ала, үстерә, суя. “Мал-туарда очрый торган авырулар ветеринариядә бар инде ул анысы. Тик соңгы елларда экзотик авырулар өстәлде”, – ди Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
2007 елда Россиядә беренче тапкыр теркәлгән дуңгызларда очрый торган африка чумасыннан 50 миллиард сумлык зыян килгән. Бу йогышлы чирнең 112 очрагы теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, бу бик зур сан. Сыерларда нодуляр дерматит авыруы да башта Мадагаскарда гына ачыкланган булган. Кызганыч, бу вирус безнең табигый шартларда да яши. Бу авырудан гадәттә, мал туарның 20 проценты гына үлә. Әмма, сыер сөт бирми башлый, үгезләр нәсел калдыру сәләтен югалта. Кыскасы, мал-туар исән калса да, ул файда китерми. “Татарстанда 1 миллион эре мөгезле терлек санала. Савымчылык буенча без беренче урыннарда барабыз, әгәр дә дерматит киң җәелә башласа, Алла сакласын, нәтиҗәләрне күз алдына китерү дә куркыныч”, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов әйтүенчә, былтыр Россиядә кош гриппы буенча хәл мөшкел булган 82 пункт ачыкланган. “Кош гриппы ул йорт кошларында очрый торган А тибындагы грипп китереп чыгарган авыру. Башта дуңгызларда ачыкланса, соңгы елларда вирус мутацияләнеп кошларда да күзәтелә башлады”, – ди белгеч. 2017 елда кош гриппы аркасында тулы бер Лаеш кош фабрикасы юкка чыгарылганын күпләр яхшы хәтерлидер. Ул чакта Лаешта ярты миллион кош, 3 миллион күкәй юк ителгән булган. Хәзер, Лаеш кош фабрикасында яңа җитәкче. Җитештерүчәнлекне җайга сала алганнар. Бүген анда 430 мең кош санала. Татарстанда исә барлыгы 16 миллион йорт кошы санала.
Былтыр кош гриппы безнең төбәккә Чувашия республикасыннан ияреп керде. Быел күрше тирә төбәкләрдә бу өлкәдә тыныч. Дөрес, Ростов өлкәсендә кош гриппының ике учагы теркәлгән. Авыруны кисәтү, территориягә үткәрмәү өчен барлык чаралар да күрелә. Белгечләр әйтүенчә, Авыл хуҗалыгы министрлыгының 104нче карары нигезендә кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләре булдырылган. Кош гриппына каршы безнең республикада прививка ясатылмый, бу нәтиҗәле булып саналмый, шуңа да саклануның башка юлларын кулланалар. Күчмә кошлар кайткан вакытта аларны ныклар тикшерәләр. Кама, Идел елгалары буенда урнашкан районнар аеруча күзәтү астында. Күчмә кошлар ял итәргә туктаган сулык тирәләре җентекләп тикшерелә. Кош гриппы ачыкланган төбәкләр онлайн режимда билгеләнә. Рейдлы тикшерүләр уздырыла. Шул ук вакытта халыкның үзенә дә сизгер булырга киңәш итә белгечләр. Кош-корт сатып алганда, сатучының кемлеген, кошның кайдан кайтартылуы белән кызыксыныгыз. Кошларны сатуга рөхсәт һәм ветеринария оешмасыннан белешмә булырга тиеш. Сатучы өчен бу өстәмә мәшәкать булып тоелса да, бик мөһим. Чөнки кош гриппының инкубация вакыты 21 көн тәшкил итә. Кошны сатып алганда аның авыру икәне беленмәскә дә мөмкин. Ә вирус барлыгы ачыклангач, соң булуы бар. Авыру бик тиз тарала. Кош грипплы тавыкларны бары яндырып, юк итеп кенә авырудан котылырга була.
Комментарийлар