16+

Кошлар гына түгел, чит илдә “кышлаучы” кешеләр дә арта төшкән

Күпләр кышны, дөресрәге, суыкны яратмый һәм алар... җәйдән җәйгә күчә. Ноябрь ае җитү белән, чемоданнарын җыеп, җылы якка очкан кошлар сыман, диңгез якларына китеп баралар.

Кошлар гына түгел, чит илдә “кышлаучы” кешеләр дә арта төшкән

Күпләр кышны, дөресрәге, суыкны яратмый һәм алар... җәйдән җәйгә күчә. Ноябрь ае җитү белән, чемоданнарын җыеп, җылы якка очкан кошлар сыман, диңгез якларына китеп баралар.

Соңгы вакытта җылы илләрдә “кышлаучы” халыкның да саны елдан-ел арта бара ди. Россия халкы кышны чыгар өчен Төркия, Һиндстан (күбесенчә Гоа), Таиланд, Индонезия (Бали), Вьетнам, Непал, Мексику, Доминикан Республикасы һәм Мисырны сайлый. Пандемия аркасында күп илләргә чикләр ябылгач, сайлау иреге әллә ни күп калмаган. Шуңа да, мөгаен, күбесе Төркиягә юл тоткан.

Турпром сайт мәгълүматларына караганда, Анталия белән Алания кышын да җәлеп итүчәнлеген югалтмый. Соңгысында 100 мең чит ил кешесе яши, аларның күбесе – рус туристлары. Аланияне сайлауларын алар җылы һава торышы, диңгез һәм җиләк-җимешләрнең күплеге белән бәйләп аңлата.
Якташларыбыз Гөлнара белән Роберт Минегуловлар да бу кышны Аланиядә уздыра. Роберт Казанда чит телләр мәктәбе директоры, эшен онлайн алып бару җае бар. Гөлнара туристлык агенты, ул да читтән торып эшли. Сигез яшьлек кызлары өйдә генә укый, биш яшьлек уллары да үзләре белән.

2019 елның ноябрендә һәм узган елның мартында Гөлнара берәр ай Төркиядә яшәп алган һәм шуннан соң алар кышкы сезонны Аланиядә уздырып карарга булган. Кыш айларын Төркиядә уздыру сәбәбен алар да, җылы һава торышы һәм диңгезгә якын булуда, ди. Бүген анда 15 градус җылы. Кемнәрдер бу вакыта да диңгездә йөзергә курыкмый икән. Алания илнең иң көньягындагы шәһәр, шуңа да анда күпкә җылырак. Кыш буена иң салкын көндә дә иртән җиде градус җылы булган.

– Фатир арендалау бәяләренә килгәндә, туристлык сезоны булмагач, арзанрак. Чагыштырмача яңа йорттагы ике бүлмәле фатир арендалау аена 30 мең сум тора. Илдә яшәргә рөхсәт алганда төп шарт – арендага алган яшәү урының булу. Иң кирәкле документ та – аренда килешүе. Россия халкы Аланиядә күп булганга, рөхсәт кәгазе алу өчен чират. Без аренда килешүен ноябрь ахырында төзедек, документларны тапшыру өчен февраль башына гына языла алдык. Медицина иминиятең булу да мөһим. Бер кешегә кирәкле булган бөтен кирәкле документларны рәсмиләштерү 15 мең сумга чыга, – дип сөйләде безгә Гөлнара.
Аренда бәясеннән тыш, ут һәм су өчен аерым түлиләр. Су якынча 600 сумга, электр энергиясе 3500 сумга төшә. Белүегезчә, илнең бөтен шәһәрендә дә үзәкләштерелгән җылылык системасы юк. Анда өйне кондиционерлар яки җылылык приборлары белән җылыталар. Кышка Төркиягә барып, фатир арендалый калсагыз, кояш төшә торган яктагысын сайлагыз, тәрәзәләрен дә ныклап тикшереп алыгыз, җил үткәрә торан булмасын, дип киңәш бирде Гөлнара.
Җылы илдә диңгез ярында яшәү рәхәт тә анысы. Кесә ягын да карарга кирәк бит әле. Ул яктан Минегуловларның проблема юк. Икесе дә онлайн эшлиләр. Төркиядә эш табылыр әле дигән ният белән килә калсагыз, ярык тагарк алдында калмагаегыз. Үзләренә дә эш булмаганны, читтән килүче аны бигрәк тә таба алмаячак.  

Балаларны мәктәптә укыту мөмкинлеге бар. Шәхси рус мәктәпләре дә эшли. Аена 40-50 мең сум түлисе була. Әмма, Россиядән килүчеләр күп булгач, анда буш урын юк, алдан ук язылырга кирәк икән.
– Безгә монда ошый, барысыннан да канәгать. Җылы, рәхәт, сыйфатлы һәм тәмле җиләк-җимеш, яшелчәнең нинди генә төре юк, – ди Гөлнара.


Россия халкы Төркиядә күчемсез милек сатып алучылар буенча да лидерлар рәтендә. Иң популяр шәһәрләр – Истанбул, Алания, Анталья, Фетхие, Бодрум. Бәяләргә килгәндә, Бодрумда квадрат метры уртача – 1350 евро, Мармариста – 1 мең евро, Фетхиеда – 800 евро, Истанбул белән Аланиядә – 650 евро. Иң арзаны – Әнкарада – 350 евро.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading