16+

Кошларда да кеше язмышлары...

Җәнлек-җанварларның хикмәтләре турында шаккатып шактый яздык. Инде чират кошларга да җитте. Баксаң, бу канатлы җан ияләре дә, бармак башы хәтле башлары булуга карамастан, бик акыллы икән. Бу матур хикәяне юлдашым Нәкыйп сөйләде. Ул тумышы белән Минзәлә районыннан.

Җәнлек-җанварларның хикмәтләре турында шаккатып шактый яздык. Инде чират кошларга да җитте. Баксаң, бу канатлы җан ияләре дә, бармак башы хәтле башлары булуга карамастан, бик акыллы икән. Бу матур хикәяне юлдашым Нәкыйп сөйләде. Ул тумышы белән Минзәлә районыннан.

Күгәрченнәр тынычлык тели

Тукайның «Карлыгач» шигырендә тәрәзә капкачын карлыгачлар оя иткән булса, юлдашымның өйләренең тәрәзә капкачына күгәрченнәр ияләшкән булган. Бер-ике генә дә түгел – бер оя. Төгәлрәге – 32. Шуларның берсе – аксак. Тумыштан шундый булгандырмы, әллә инде аягын авырттыргандырмы, юлдашым анык әйтә алмады. Ләкин шунысы хак: бу өч дистәдән артык күгәрчен ишегалдында үзләрен тәмам хуҗаларча тоткан. Чебешләрне алырга дип килгән чәүкә-тилгәннәрне дә куып куркытып торганнар. Ә үзләре тавык-чебеш белән бер табактан ашаган. Тамаклары туйгач, тәрәзә өстенә кунып гөрли торган булганнар.

 Шулай матур гына гөрләшеп яшәп ятканда, хуҗаларга күчеп китәргә туры килгән. Алар елга аша гына урнашкан күрше авылда яңа йорт җиткезгәннәр. «Күгәрченнәр бездән башка нишләрләр инде?» – дип бик борчылган хуҗалар. Ләкин күрше авылга барып, яңа өйнең капкасын ачып керсәләр, анда тәрәзә капкачында бер пар күгәрчен утыра! Аларны күреп гаҗәпләнгәннәр дә, шатланганнар да. Тегеләр дә оялып тормаган, ишек ачылуга яңа өйнең эченә очып кереп, һәр почмагын «тикшереп» чыкканнар. Ә иртәгесен бөтен оялары белән тәрәзә капкачына килеп утырганнар. Аксагын да калдырмаганнар.

«Бу күгәрченнәр безгә туганнар белән дус-тату торырга кирәклекнең матур үрнәге булды. Күгәрченнәр тынычлык тели, диләр бит. Имин яшәвебезнең сәбәбе, бәлки,аларда да булгандыр», – дип тәмамлады юлдашым сүзен.

Оялчан тавык

Үз өең белән торгач, тавык булса да асрамау ялкаулык билгесе бит инде, дип, яз башында без дә чебеш­ләр алдык. Юк, сары чебиләр түгел. «Тиздән йомырка салачак­лар», – диде сатучысы да. Шулай булып чыкты да. Көннәрдән бер көнне ирем кетәклектән кош тоткандай сөенеп керде. Беренче йомырка! Аннары кайбер көнне биш, кайсысында алты йомырка салды ул җиде тавык. Ә бер көнне кетәклеккә керсә, ояда бары тик ике генә йомырка ялтырап ята икән. Моны күргәч, ирем: «Бу ни хәл. Мин сезне тәмле итеп ашатырга тырышам. Кычыткан турап бирәм, бәрәңге пешерәм. Ә сез йомырка салырга да иренәсез!» – дип ачуланып алган. Шунда бер тавык, башын аска иеп, пышан-пышан гына ояга кереп утырган. Озак­ламый теге ике йомырка тагын бергә арткан. Менә шуннан соң «әйт­кәнне аңламый, тавык мие эчкән ул» диеп кара инде син.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading