16+

Косметолог Дания Гайнетдинова: «Бер көн эчендә бит тиресен идеаль итәргә була»

Ел буе үзенә вакыт таба алмаучыларга бит тиресен тиз генә матурайту буенча косметолог Дания Гайнетдинова киңәшләрен бирде.

Косметолог Дания Гайнетдинова: «Бер көн эчендә бит тиресен идеаль итәргә була»

Ел буе үзенә вакыт таба алмаучыларга бит тиресен тиз генә матурайту буенча косметолог Дания Гайнетдинова киңәшләрен бирде.

– Хәзер өй шартларында кулланыла торган төрле аппаратлар, пилинглар бар. Әмма аларга тотынганчы, ирләргә дә һәм хатын-кызларга да бер тапкыр, иренмичә, битне профессиональ чистартырга киңәш итәр идем.

Косметология кабинетларында хәзер газ һәм сыекчалы (газожидкостный пилинг) пилинг киң кулланыла. Аны икенче төрле авырттырмый торган мезатерапия дип тә йөртәләр. Әлеге процедура бик уңайлы һәм нәтиҗәсе дә шунда ук күренә. Ул бит тиресенең өске катламын җыелып килгән пычраклардан арындыра, дымландыра. Әлеге пилингны ясаганда дымландыра торган нанотехнологик компонентлар, барофорез ярдәмендә, тирегә кертелә. Нибары бер сәгать эчендә арыган, кытыршы, тонык бит тиресе ял иткән кебек cәламәт төс ала, матураеп, шомарып кала.
Бу төрле инъекцияләр кадатудан курыккан һәм косметологка барырга вакыт тапмаганнар өчен бик яхшы. Аны Яңа ел корпоративлары, бәйрәмнәр, туган көннәр алдыннан ясату уңай. Бу бер көн эчендә бит тиресен идеаль хәлгә китерә.

Әгәр инде ныклабрак әзерләнергә уйлагансыз икән, ялкынсыну, акне булган очракта, косметолог белән киңәшеп, махсус пилинглар ясатырга киңәш ителә. Мезотерапия һәм биоревитализация дә бүгенге көндә яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Әмма болардан тыш, йорт шартларында тиренең үзенчәлекләренә карап аны дөрес тәрбияли белү бик кирәк. Нинди чаралар куллану турында кибеттәге консультант белән түгел, ә косметолог белән киңәшләшсәгез яхшы булыр.

Косметологиядә киң кулланыла торган ботулотоксиннар тирән, күбәеп киткән җыерчыклардан тиз арада котылырга ярдәм итә. Ә аны кадатудан курыкканнарга биткә махсус массажлар ясатырга мөмкин. Косметологка бару, бердән, яхшы нәтиҗә биреп, үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырса, икенчедән, процедуралар вакытында тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп кайтырсыз. Матур, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading