Кот кою турында ишеткәнегез бармы? Кеше курыкканда аның коты чыгып китә, менә шул котны кешегә кире кертеп урнаштырырга кирәк дигән ышанудан килеп чыккан бу имләү.
Рубрикабызның бүгенге язмасы “коты очкан” кешеләргә ярдәм итү йоласы хакында булыр
Сөйләшкәндә еш кына “котым чыкты”, “котым очты”, “котым ботыма төште” дип сөйләшәбез. Менә шуннан телгә кереп калган әйтемнәр инде алар.
Төрле җирләрдә йөргән чакта төрле кот кою имләүләрен яздырып алган идем.
Кайчакта бер коюда рәтләнә кеше, кайчакта бер генә эшләү җитми, курыккан йөрәгең урынына утырганчы эшлиләр. Себер татарларында хәтта 41 тапкыр кою турында да сөйләгәннәр иде.
Суга төшеп каткан кургашны җепкә бәйләп, муенга асып йөрергә кирәк.
Кот теле дә бар. Куркулык койганда әйтелә торган сүзләрне шулай дип атыйлар.
Ишектән дә кер коты,
Тишектән дә кер коты.
Энҗе кебек тезелеп кер,
Җепәк күк сузылып кер,
Каз күк каңгылтап кер,
Үрдәк күк бакылдап кер
Әп йөрәк тә, йат йөрәк,
Ат башыдай таш йөрәк,
Им бул, том бул,
Мин имче түгел, мин томчы түгел
Ай да кайта,
Көн дә кайта,
Кот булсаң, - син дә кайт.
Котны койгач: “Кер котым, кер котым”, – дип чакыралар да әле үзен.
“Тәрәзәдән чыксаң, тәрәзәдән кер,
Ишектән чыксаң, ишектән кер,
Төндектән чыксаң, төндектән кер,
Кер котым, кер котым”. ⠀
Тагын бер төрле әйтем бар. “Котым кил, котым кил, җылы бавырларымнан чыкма инде. Кил котым, кил котым, җылы бавырларыма, җылы эчләремә кер". Әле хәтта кайбер якларда бу сүзләрне әйткәндә яулык болгап чакыралар үзен! ⠀
Себер татарларында әле тагын бер төрле имләү бар. Утлы күмерне суга салып башкара торганы. “Күмер гомерне саклый”, – ди, алар. Өч көн койганнан соң кешенең өстендәге киемен утка ташлыйлар да, “Инде юлыңа кит”, – диләр. ⠀
Яшел Үзән районы Бишнә авылында безгә моны кызган дага белән эшләү турында сөйләгәннәр иде. Моның өчен тугыз дага кирәк. Дагаларны берәм-берәм утта кыздырасың, суга сала барасың. Бер кеше сала, икенче кеше аннан сорый, нәрсә эшлисең, дип. “Менә фәлән-фәлән курыккан, шуның куркулыгын коям”, – ди беренчесе. Суга салган саен котны чакыру сүзләре әйтелә. Тугыз дага саен шулай чакырып, ахырдан суга эретелгән кургаш агызалар. Курыккан кешене урын-җиргә яткырып, “Аятел көрси” укыйлар. Суны ишектән түгеп, савытын каплап куялар.
Суга төшеп нинди дә булса сурәттә каткан кургашны нишләтеп кенә бетермиләр! Бер якта аны җепкә бәйләп кот койган кешенең муенына, беләгенә йә чәченә бәйләп куялар. Ул шунда асылынып йөреп, үзе өзелеп төшеп калырга тиеш. Ул шулай өзелсен өчен бик оста эшлиләр. Беләсезме ничек? Җепнең нәзегрәген сайлап, “нацар гына шакмак йебе белән бәйләп куя да, үзе төшеп шуннан югала ди”. Монысы апалардан лайфхак инде безгә? Шул өзелеп төшкәчтен, курку китә, ди. ⠀
Икенче бер якта ул сурәтне бишек бөгәлҗәсенә (пружинасына) элеп куялар. Бу инде куркулыкны балага койган очракта, әлбәттә. ⠀
Өченче берәүләр күкрәк турына тегеп куялар. Куркуы басылгач, алып куялар. ⠀ Әле моның белән генә дә бетмәде. Кайбер якларда, мәсәлән, Красноуфим татарларында, муенга асып йөргәннән соң кургашны берәр кеше аны алып чүплеккә чыгарып салырга тиеш. Ә Минзәләдә мичкә ягалар. ⠀
Кургашның суга төшү рәвеше дә бик хикмәтле икән. Кайбер кешегә койганда кургаш бөтенләй чәчелеп китә икән, бербөтен булып кына төшми. Коты төшми, килешмәде диләр. “Коты нык очкан, кургаш бер дә җыела алмый, чәчелеп тик тора. Әйбәт булды исә, килеште исә, йоп-йомры, ыспай булып, йөрәкле булып төшә”, – диләр.
Төрле-төрле формада төшә дигән идем бит әле кургашны. Менә Себер татарларында үләсе кешегә көрәк йә кәртмә (чардуган) формасында төшә диләр. Бу имләүне башкарганда урынын да дөрес сайларга кирәк. Күп җирдә матча турына утырталар кешене, бусагага утыртып та эшлиләр.
Зәлия Брусько
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар