Кечкенәдән бергә үсте Фәридә белән Галия. Аерылмас дуслар булдылар. Бергә мәктәптә укыдылар, институтка бер үк факультетка керделәр, тулай торакта да бер бүлмәдә яшәделәр.
Фәридә белән Галия хастаханәдә очраштылар. Икесе бер палатага туры килделәр. Авыр хәлдә носилка белән алып кереп салынган Фәридә элекке дустын, хәзерге дошманын бераз кәефе яхшырып, күзе ачылгач кына күрде.
– Я, Аллам, күзеңне ачтың. Котымны алдың бит, Фәридә, – диде борчылуыннан елап беткән Галия.
Фәридә сүз дәшмәде. Күзләреннән бары тик ике бөртек күз яше генә чыгып, бите буйлап тәгәрәде.
– Елама, Фәридә, сиңа борчылырга ярамый. Без тагын бергә һәм бу авыруны, һичшиксез, җиңәрбез, – дип тегесе, аның күз яшьләрен сөртеп алды.
Галия берничә көн рәттән Фәридә яныннан бер минутка да китмәде. Хатынның хәле уңайлана төшеп, торып утыргач кына йөрәге тынычланды. Кочаклашып бер рәхәтләнеп елаштылар, күңелләре булганчы сөйләштеләр, ничә еллар горурлык белән бер–берсенә баш ими йөргәнне бер көндә хәл иттеләр...
Кечкенәдән бергә үсте Фәридә белән Галия. Аерылмас дуслар булдылар. Бергә мәктәптә укыдылар, институтка бер үк факультетка керделәр, тулай торакта да бер бүлмәдә яшәделәр. Диплом алып, бер үк оешмага эшкә кайттылар. Фәридәнең әтисе тырышты инде, ни дисәң дә җитәкче урында эшли бит. Шулай бар да көйле генә барганда, каян килеп чыкты Фәннур дигән егет?! Гөнаһ шомлыгына, икесе дә шуңа гашыйк булдылар. Тик тегесе Фәридәне сайлады. Матур гына йөреп киттеләр. Галия дәшмәде, дөрес, үз эченә бикләнде, элеккечә ачылып китмәде, Фәридә белән дә бик еш кырт–пырт килеп сөйләште.
– Ни булды соң сиңа, дустым? – дип сорады аннан беркөн Фәридә, тик уңай җавап алмады.
Аннан бу хакта онытты, бәхеттән исереп йөреп, Галиянең күңеленә үтеп керергә тырышмады.
– Дуслар, диген, Фәннурны очрату белән кирәгем бетте, – дип хурланды Галия.
Озакламый бу оешмадан китеп тә барды. Кызыксынып өенә кадәр кергән Фәридәгә сәбәбен аңлатырга да теләмәде. Үзе шәһәрдә бик яхшы оешмага урнашты. Абыйсы янында яши башлады. Туган апасы белән дә дуслашты. Кыскасы, югалып калмады, үз юлын тапты.
Ә Фәридә... Бераз юксынып йөрде дә, тормыш мәшәкатьләре белән онытылды. Юк, Галияне онытмады ул. «Ни өчен?» – дигән сорау аны гел борчып килде. Шунысы кызык, Галия киткәч, Фәннур да үзгәрде, кырысланды, тупасланды. Фәридәгә бу ошамады һәм яшьләрнең аралары суынды...
– Нишләп киттең соң син теге вакытта? Сәбәбен дә аңлатмадың? – дип сорады ул Галиядән, күзләрен аның күзләренә текәп.
– Хәзер сөйләсәм дә була инде. Син барыбер Фәннурга кияүгә чыкмагансың икән бит. Мин, юләр, арагызны бозмас өчен юк булырга теләдем. Өйгә дә әллә нигә бер кайттым. Сине күрмәс өчен.
– Ә Фәннурга чыккан булсам, нәрсә үзгәрер иде? Беләсеңме, ул да синнән соң озак тормады, эштән китте. Шуннан бирле күрешкәнем дә юк, кая икәнен дә белмим, – дип тезеп китте Фәридә. – Мин очраштым аның белән. Дөресрәге, ул яныма килеп, гафу үтенде. Тик йөрәгем кабат кабул итмәде. Кичерә алмадым. Шулай тагын бер юләрлек эшләдем. Ул да, син дә миңа хыянәт иттегез, дип гомер буе үч саклап яшәдем. Үзем сине өзелеп сагынсам да, аралашырга теләмәдем.
– Нинди хыянәт турында сөйлисең соң син?
– Серемне чишсәм чишим иңде. Башта Фәннур минем белән очрашты бит. Аннан, көтмәгәндә, сине сайлады. Нигә алай эшләде, һич аңламадым. Бәлки, атаңның дәрәҗәсе сәбәп булгандыр?! Китүемнең сәбәбе дә сезнең мөнәсәбәтләрегез булды. Бәхетегезне күрә алмадым...
Галия сүзен әйтеп бетерә алмады, бүлмәгә озын буйлы, кара бөдрә чәчле бик чибәр егет килеп керде. Фәридә, Фәннурның яшь чагын күргәндәй булып, имәнеп китте. Сораулы карашын Галиягә төбәде. Тегесе, аңладыңмы инде дигәңдәй, башын какты.
– Гафу ит, – диде Фәридә, вакытында аңлашмыйча икесе ике якта күпме елларын әрәмгә уздыруларыннан уңайсызланып. Ахирәтенең ирсез бала үстерүдә үзен гаепле санап күңеле сыкрады аның. Фәннурның үзенә карата суынуын да хәзер аңлады инде, чынлыкта Галияне яраткан икән бит. Фәннур икесенең дә тормышын бозды, дуслыкны җимерде булып чыкты. Фәридә исә, үч итеп, очраган бер иргә чыгып, бәхетсез булды. Көйсез ирне көйләп яшәде. Вакытында аңлашсалар, бу хаталар кылынмас иде дә бит... Барысын да белгән булса, Фәннурны янына да китермәс иде ул.
– Узганы узган инде. Борчылма, дустым, әле алда тагын бик күп еллар яшисе бар. Иң мөһиме – без тагын бергә, терелеп чыгарга кирәк, – диде дә Галия, улы китергән күчтәнәчләрне алып, дусты Фәридә алдына тезде.
Гөлсинә Зәкиева, arskmedia.ru
Комментарийлар