16+

Ковид безгә өч сабак биреп китте

Ниһаять, котылдык!.. Күпме кешенең башына җиткән, ничә гаиләгә хәсрәт китергән пандемияне җиңдек, җәмәгать. 5 май көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 өчен пандемия статусын гамәлдән чыгарды. Бу карарга соңгы ел эчендәге күзәтүләр китергән.

Ковид безгә өч сабак биреп китте

Ниһаять, котылдык!.. Күпме кешенең башына җиткән, ничә гаиләгә хәсрәт китергән пандемияне җиңдек, җәмәгать. 5 май көнне Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы COVID-19 өчен пандемия статусын гамәлдән чыгарды. Бу карарга соңгы ел эчендәге күзәтүләр китергән.

Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньяда 7 млн кеше ковид корбаны булган. Әмма реаль саннар тагын да күбрәк. Сүз 20 млн кеше турында бара. 
Барыбыз да хәтерли, пандемия 2020 елның 11 мартында игълан ителде. Шушы вакыттан бирле 3 ел, 1 ай, 3 атна, ягъни 1150 көн узган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, җир йөзендә ковид йоктыруның 765 млн очрагы ачыкланган. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус фикеренчә, COVID-19 кешелек дөньясына өч сабак биргән. Беренчесе – җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклауның мөһим роле. Аның уйлавынча, ярлырак илләр COVID белән яхшырак көрәшкән. Икенчесе – кешелек дөньясында фәннең әһәмияте. Фән ярдәмендә тиз арада дәвалану чаралары һәм вакцина уйлап табылган. Өченчесе – илләр арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеге. 

Ковид таралу чыганагы нәрсә булды соң? Моны беркем дә, хәтта галимнәр дә белми. Аның беренче очрагы 2019 елның декабрендә Кытайның Ухань өлкәсендә теркәлде. Андагы табиблар чыганагы билгесез булган, аңлашылмаган, әмма авыр дәрәҗәдәге пневмония белән мөрәҗәгать итүче авыруларга игътибар итә. Ул вакытта АКШ хакимияте Кытайны вирус таратуда гаепләде. Янәсе, вирус - Уханьдагы лабороториядән чыккан. Кытай исә, үз чиратында, вирусларны иң күп өйрәнүче Американы гаепләде. 

Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, коронавирус аркасында дөнья икътисадының тулаем эчке продукты 4,3 процентка азайган. Бик күп илләрнең сәнәгать предприятиеләре, авиация, туризм, нефть чыгару өлкәләре ковидтан зыян күрде. Медицина учреждениеләренә дә җиңел булмады.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading