16+

Койрыгыңны авызыңа кап, тик ят

«Аптыраган бу этләргә! Урамнан узып булмый, өерләре белән килеп чыгалар. Өстеңә ташлансалар нишләрсең? Берәр чарасын күреп булмый микән? Авыл үзәгендә балалар да еш йөри, куркыныч бит»,– дип мөрәҗәгать иттеләр Яшел Үзән районының Норлат авылыннан газета укучыларыбыз.

Койрыгыңны авызыңа кап, тик ят

«Аптыраган бу этләргә! Урамнан узып булмый, өерләре белән килеп чыгалар. Өстеңә ташлансалар нишләрсең? Берәр чарасын күреп булмый микән? Авыл үзәгендә балалар да еш йөри, куркыныч бит»,– дип мөрәҗәгать иттеләр Яшел Үзән районының Норлат авылыннан газета укучыларыбыз.

Авылда этләр чынлап та күбәеп киткән. Моны авыл җирле үзидарә башлыгы Ринат Баһаветдинов та таный. «Бу проблема безгә яхшы таныш, атна саен этләрдән зарланып мөрәҗәгать итәләр. Хәтта тешләү очралары да булды инде. Бу мәсьәләне ничек тә хәл итәргә тырышабыз. Ләкин бу район, республика күләмендә хәл ителә, бездән генә тормый. Быел ниһаять, этләрне аулар өчен бюджеттан акча бүлеп биреләчәк, диделәр. Авыл җирле үзидарәсенең үз белдеклеге белән этләрне атарга түгел, хәтта тотарга да хокукы юк», – ди Ринат Баһаветдинов.

Без кечкенә вакытта авылга аучылар килә, дигән хәбәр таралуга бөтен кеше этләрен бәйгә куя, берүк этләрен атып китә күрмәсеннәр, дип борчылалар иде. Ә хәзер сукбай этләрне рөхсәтсез аткан өчен ирегеңнән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу җинаять булып санала. Аннары аучылар өчен эт тотуның файдасы да шуның кадәр генә, итен ашап булмый, тиресенә дә ихтыяҗ юк.

Җитмәсә, этләрне аулауга карата законнар кырысланды.Яңа законнар буенча
хайваннарга карата золымлык кылырга ярамый. Хәтта, үлгән этне дә тикшерүгә җибәрмичә күмеп куярга рөхсәт ителми, белеп алсалар, штраф түләттерергә мөмкиннәр. Хәер, монысы экология куркынычсызлыгын кайгыртып эшләнә, эт котыру чире белән авырый торган булса, Алла сакласын, озак еллар авыру таратып ятарга мөмкин бит.

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча былтыр шушы вакытларда бер ай эчендә генә дә этләрдән меңгә якын кеше зыян күргән. Урам этләре һөҗүм итү очраклары аеруча Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән.Этләрне тоту белән ветеринария хезмәте шөгыльләнә.

Этләрне тотканнан соң махсус приютларга илтәләр. Аларны аулау, асрау, стерильләштерү һәм йоклату өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Әлегә этләр өчен «кунакханәләр» бармак белән генә санарлык, урыннар җитми. Шуңа да киләчәктә приютлар
санын арттырырга, яңаларын төзергә телиләр.

Күптән түгел этләрнең хокукларын яклаган тагын яңа законнар кабул ителде. Әйтик, хәзер аларны «йоклату» тыела. Бары дәвалап булмый тор чир, этнең хәле түзә алмаслык авыр булып тоелганда гына юк итәргә рөхсәт итәчәкләр. Ә менә куркыныч тудырган кайбер эт токымнарын борынчаксыз урамга алып чыгу тыелачак. “Сак бул, куркыныч эт яши!” дигән элмә такталар да киредән әйләнеп кайтыр, мөгаен. Чөнки ишегалдында ни усал этне дә хуҗа кеше борынчаксыз йөртә ала, бәйдә тотмаска да мөмкин. Ләкин бу очракта капкага кисәтә торган элмә такта куелырга тиеш.

Ветеринарлар әйтүенчә, кыргый этләрнең кешегә ташлануы бер балә булса, аларның төрле авырулар таратырга сәләтле булулары да мөһим мәсьәләләрнең берсе. Этләр арасында котыру чире еш күзәтелә. Шуңа да ветеринарлар хуҗалары булган этләргә вакытында вакцина ясатырга һәм стерильләштерү үткәрергә киңәш итәләр.

Кайбер белгечләр этләрне чиплаштыру да мәсьәләгә ачыклык кертер иде дип саный. Чиплар ярдәмендә урамдагы этләрнең хуҗаларын тиз арада табып булачак. Димәк, җаваплылык та хуҗа кешегә кайтарып калдырылачак.

Сукбай эт белән очрашсагыз нишләргә?

Этнең күзенә туры карамаска тырышыгыз, курыкканыгызны сиздермәгез.

Якын килә башласа, "Сидеть!", "Фу!" командалары әйтеп, бер урында басып торыгыз.

Кулыгызда әйбер булса, читкә ташлап карагыз, бәлки ул аның игътибарын җәлеп итәр.

Әгәр эт өстегезгә ташланса, бит муен турыларын сакларга тырышыгыз, этнең селәгәендә микроблар бик күп. Ул күптөрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Эт тешләгәннән тән тиресе бозыла, канга инфекция үтеп кереүе бар.

Яраны водород перекисе белән юарга кирәк.

Тиз арада сырхауханәгә мөрәҗәгать итегез, бәлки котыру чиренә каршы прививка ясатырга кирәк булыр.

Этләрдән саклый торган дога:

(Әбием этләрдән курыкканда, шушы доганы укырга куша иде)

Бисмилләхиррәхманиррәхим! Ләхет лөхет, камыл ләйли, авызың карыш, йөзең тартыш. Койрыгыңны әйләндереп авызыңа кап, тик ят.

Этне өйдә ни өчен тотарга ярамый?

Дин әһелләре аңлатуынча, эт авызында төрле микроблар, йогышлы авыру таратырга сәләтле вируслар күп. Эттән лишай иярергә, ул аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Этнең селәгәе диндә нәҗес булып санала. Ул киемгә тисә, тәһарәт бозыла. Шуңа да ислам чисталык дине булганга, этне өйдә тотарга рөхсәт ителми. Эт булган өйгә фәрештәләр кермәс, дигән хәдис тә бар. Ислам динендә этләрне ишегалдында, бакчада гына тоту ярый.


                                                                                                                                                                           Фото:
rospotrebnadzor.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading