16+

Күп май ботканы боза

Россия 2017 елда Босния белән Герцеговинага СССР чорыннан калган миллионлаган доллар бурычын түләгәч, Көньяк Корея белән дә исәп-хисап ясаячак та, шуның белән бурычлардан котыла дигәннәр иде.

Күп май ботканы боза

Россия 2017 елда Босния белән Герцеговинага СССР чорыннан калган миллионлаган доллар бурычын түләгәч, Көньяк Корея белән дә исәп-хисап ясаячак та, шуның белән бурычлардан котыла дигәннәр иде.



Ул бурычларның ничек җыелганын ачыкларга алынсак, бик озакка китәчәк һәм максаты да ул түгел. Бурыч бар икән, ул түләнергә тиеш. Әмма булмаганны да түләттерәсе килүчеләр бар, моның өчен алар әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, шул тормышка ашар дип хыяллана.

Шундыйлар рәтендә – Балтыйк буе республикалары. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырыннан башлап, алар СССР составында булганда күпме югалтканнарын саный. Күптән түгел генә Латвия үзен СССРның доноры булган дип тә белдерде, янәсе, республика үз бюджетының 48 процентын уртак казанга салып барган. Бурычларны санаучы бүлек елына 4 дистә меңгә якын евро хезмәт хакы алып, хәзер 1946-1960 еллардагы югалтканны барлый. Шунысы кызык, Балтыйк буе “доноры” дистә еллар буена үз авызыннан өзеп уртак казанга салып барганда, колхозларда бу чорда безнең әби-бабайлар нишләп  таякка эшләп гомер кичергән икән? Матди “ярдәм” бит бер Латвиядән генә килмәгән, андый донорлар ундүртәү! Хәзер менә шул “рәхәтлекләрне” кире кайтару вакыты җиткән икән, бер Латвия генә 300 миллиард евролык санап чыгарган. Әлеге хисапчыларга 30 ел буена түләнгән хезмәт хакы суммасы гына 1 миллион евродан артып китә, бер кирәкмгән эш эшләп утырганчы, бәлки ул акчаны булса да янга калдырыргадыр?

СССР составында булган өчен генә бурычны санау схемасы да бик кызыклы. Моның өчен сугышка хәтле үсеш дәрәҗәсе бер чама булган теләсә нинди дәүләт алына (Финляндия, яки Дания), аның һәм СССР составына кергән республиканың бүгенгесе чагыштырыла. Әмма әлеге хисапчылар бер нәрсәне генә исәпкә алып бетерми, 1990 елгы килешү буенча, чыгучылар Союз милкен компенсацияли калса, әлеге республикалар банкрот булачак. Куып тот аннары Финляндия белән Данияне. Сүз уңаеннан, заманында Петр патша Лифляндия, Эстляндия, Ингерманландия һәм Карелияне Швеция корольлегеннән 2 миллион талерга сатып алган булган (бүген бер талерның бәясе – 0,00135372 доллар).

Союздаш республикалар һәм бурычлар темасын дәвам итеп, соңгы елларда тирә-күршеләрнең территорияләренә дәгъва белдергән Украинага да тукталып үтик. Польша, Румыния, Белоруссия, Россиягә территориаль үпкәсе булган Украина Кырымнан тыш Белгород, Курск, Воронеж өлкәләрендәге җирләрне үзенеке дип саный. Әле тагын Кубань белән Ростов та аларныкы икән. Дәлилләү өчен тарихи карталар да тартып чыгара алар, әмма архивта әллә ниниди кызыклы документлар бар. Шуларның берсе – 1686 елда Речь Посполитая белән Мәскәү арасындагы халыкара килешү. Анда әйтелгәнчә, “рус шәһәрләренең анасы” Киев 146 мең көмешкә сатып алынган. Бүгенге бәяләргә әйләндергәндә дә әллә ни кыйммәт чыкмый.

Шундый халыкара документлар бар өстенә, кайберәүләр әле һаман бурыч таләп итә, аларга манный боткасы күктән акса да, күршедән керсә дә барыбер. Майлы ботка яратмаучы сирәктер ул, бушлай булганда бигрәк тә тәмле, әмма майның да чамасын белү кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading