16+

Күп тә әзерләмәгез, ач та калырлык булмасын

Яңа елга әзерләнгәндә, табын мул булсын, бөтен кешегә дә ашарга җитсен дип, шактый ризык әзерлибез. Бәйрәм узгач, әрәм була, бозылып бетә дип, көчәнеп ашап утырабыз.

Яңа елга әзерләнгәндә, табын мул булсын, бөтен кешегә дә ашарга җитсен дип, шактый ризык әзерлибез. Бәйрәм узгач, әрәм була, бозылып бетә дип, көчәнеп ашап утырабыз.

Шеф-повар Сергей Астафьев «АиФ» газетасына табын әзерләгәндә кеше башына күпме ризык пешерергә кирәклеге турында сөйләгән.

– Гадәттә без бер кешегә 1 – 1,2 кг ризык әзерлибез. Бу закусканы да, кайнар ризыклар һәм десертны да алып. Әмма Яңа елга ризыкны күбрәк пешерергә тырышабыз, чөнки бәйрәмнән соң да ашарга пешереп утырасы килми, 1-2 гыйнварга да җитәрлек булсын дибез. Запас ризык әзер булса, көтелмәгән кунаклар алдында да уңайсыз булмаячак, – дигән ул.

Салатлар. Бер кешегә бер салат – якынча 200 грамм. Бу запас белән! Салатлар берничә төрле булса, барысы бергә бер кешегә 400-450 грамм чыкарлык булсын. Монда 1 гыйнварда да ашау күздә тотыла.

Казылык белән сыр тиз бозыла торган продуктлар түгел. Аларны да бер кешегә 200 грамм исәбеннән (икесен бергә) алыгыз.

Кайнар ризык бер кешегә 450 грамм, бу ит кенә түгел, гарнир белән бергә.

Десерт бер персонага – 150 грамм. Ун кешелек табынга 1,5 килограммлы торт кирәк.

Алкоголь кемнең күпме эчүеннән тора, әлбәттә. Алай да уртача формуланы исәпләп чыгару өчен, хатын-кызларга бер кешегә – аз процентлы алкоголь (әйтик, шәраб, яки шампан, йә булмаса вермут), бер ир-атка – каты алкоголь (виски, коньяк, аракы).

Фото: ufamama.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading