Бәйрәм дигәннән, ветераннар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, ветеран балалары бездә һәрчак хөрмәттә булды. Хөкүмәт аларны төрлечә зурларды, акчалата, ризыклата, машиналата, фатирлата зур ярдәм күрсәтте. Хәзер дә бар андый ярдәмнәр. Шул уңайдан, күпләрдән “чын ветераннар калмады инде, медаль таккан һәркемгә нәрсәгә инде ул машиналар, фатирлар, пособиеләр?” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
1945 елның 9 маенда СССР лидеры Сталинның Җиңү көнен билгеләп узу турындагы фәрманы чыга. Шул ук көнне ил буенча бәйрәм чаралары үтә (Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы беренче җиңү Парады 24 июньдә генә оештырыла әле). Әлбәттә, зур-зур өстәлләр, зур-зур бүләкләр белән түгел, тыйнак кына, тыныч кына. Елмаю-көлү, шәһәр саен салютлар, шәһәр саен концерт, бәйрәм чаралары белән түгел, күбрәк сагышлы һәм шатлыклы күз яшьләре белән...
“Это праздник со слезами на глазах” дигән сүзләр дә юктан гына чыкмаган. Аңы-мәне булган кеше бүген дә елый 9 май көнендә. Башкалар ничектер, озак еллар дәвамында барлык телевидение каналларында кичке сәгать җиде тулгандагы бер минутлык тынлык көтә идем мин. Мәңгелек учак, күз яшьләре аккан ветераннарның күзләре-йөзләре, канәфер чәчәкләре... Ни гаҗәп, әлеге бер минут шактый озакка сузыла иде кебек. Шул бер минут эчендә кечкенәдән без дә еладык. Сәбәбен дә аңлатып, сөйләп бирерлек түгел.
Фашизмны җиңдек. Ләкин... Ләкин дөньяда глобаль тынычлык урнашмады. Планетаның әле теге, әле бу нокталарында дистә еллар дәвамында һаман сугыштылар, һаман атыштылар, кешеләрне кордылар. Хәзерге урта буын 50-60-70нче елларда ни булганын хәтерләмәсә дә, әфган сугышы (бүгенгәчә ахыры булмаган), Гыйрактагы сугыш, чечен сугышларын инде белә, хәтерли. Нишлисең, кешелекнең бер сыйфатыдыр инде ул сугышу. Көчле булырга, үзеңне күрсәтергә, үзеңне танытырга теләү, территорияләр өчен бәрелешләр ерак тарихлардан килгән бер закончалык.
Бүген дә тынычлык өчен көрәшәбез. Безнең илгә каршы тагын зур көрәш бара. Акчалата, кораллата, мәгълүмати көрәш, кулга алулар, үтерүләр белән бәйле көрәш. Фашизмны бер җиңгән идек инде, чираттагы нацистлар, кара көчләр белән көрәшәбез. 9 майга бетмәсме дигән өмет тә бар әле. Өмет – безнең халыкның иң көчле сыйфаты ул, өмет яшәтә, өмет үтерә дә.
1945 елда сугыш башланганнан бирле, фашизмны Җиңү көне бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелде. Соңгы елларда гына аерым бер төбәкләрдә, бигрәк тә үзебезгә күрше булган мөстәкыйль дәүләтләрдә җиңүнең мәгънәсен бетерергә, җиңүчеләрне мәсхәрәләргә тырыштылар. Бүгенге шартларда аларның безгә булган протесты тагын көчәячәк. Европаның күп кенә илләрендә быел Җиңү көне күрмәскә дә тырышу омтылышы булачак. Шуннан бер генә фикер туачак: Көнбатыш илләре (хәер, башкалары да) бәйрәм итмәсә, фашизмны яклаган булып чыгачак. Бүгенгесен дә, элеккегесен дә. Җиңү көнендә “салкын” көндәшләребез дә (дошманнар диясе килми бит!), фикердәшләребез, дусларыбыз да ачыкланачак, дип уйлыйм.
Бәйрәм дигәннән, ветераннар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, ветеран балалары бездә һәрчак хөрмәттә булды. Хөкүмәт аларны төрлечә зурларды, акчалата, ризыклата, машиналата, фатирлата зур ярдәм күрсәтте. Хәзер дә бар андый ярдәмнәр. Шул уңайдан, күпләрдән “чын ветераннар калмады инде, медаль таккан һәркемгә нәрсәгә инде ул машиналар, фатирлар, пособиеләр?” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нигә борчылабыз, нигә күпсенәбез соң шулай? Аңлашыла ки, сугышта катнашучылар, бигрәк тә сугышның беренче көннәреннән корал тотучылар арабызда калса да, бик сирәктер инде. Әнә, Казанда да барлыгы 5199 ветеран гомер кичерә диелә, шуларның 132се генә корал тотып, фашизмны җиңүгә өлеш кертүчеләр. Ләкин тыл хезмәтчәннәрен, ялгыз әбиләрне, сугыш чоры балаларын ветеран дип зурларга хакыбыз юкмыни? Әлбәттә, бар. Һәм алар моңа бик лаек!
Хәтеребез бетмәсен...
Сабир Закиров
Комментарийлар