16+

Кредит ал да, «тынычлап» йокла!

Татарстанда кече эшкарлыкка ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика программалары гамәлдә.

Кредит ал да, «тынычлап» йокла!

Татарстанда кече эшкарлыкка ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика программалары гамәлдә.

Гарантия фонды директоры урынбасары Рәсим Усманов сөйләгәнчә, Фонд кече һәм урта предприятиеләр алган 1,4 миллиард сум кредитка ышанычлы як (поручитель) сыйфатында катнашкан. Ышанычнамә (поручительство) күрсәтүләр саны узган елгыдан 169 процентка арткан.

- Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге теләктәшлегендә банкларга 262 мөрәҗәгать җибәрелде. Нәтиҗәдә, предприятиеләрнең эшчәнлеген киңәйтү өчен гомүм исәптә 751 миллион сум кредит алынды. Быел “Ак Барс “ банк һәм “Поток” платфомасы белән хезмәттәшлектә дәүләт ярдәмендә онлайн-кредит алымы кулланыла башлады. Эшкуарлар аена 1,17 процентлы 3 миллион сумга кадәр кредитны банкка бармыйча да ала. Документларны интернет аша гына җибәрәсең. Бу алым эшкуарларда зур кызыксыну уятты, инде 50 миллион сум микрозайм алынды,-ди Рәсим Усманов.

Татарстандагы программаларны гамәлгә ашыруда “Открытие” банкы да актив катнаша.
- Быелның унбер аенда 495 миллион сумлык кредит бирдек. Интеллектуаль милекне залог итеп кую хисабына тәүге мәртәбә кредит килешүе төзедек. Ул кеше үзе төзегән IT-программасын залог итеп куйды,-ди банк идарәчесе урынбасары Регина Хөсәенова.
Мондый гамәлгә шикләнеп карап, мин:”Кеше үзенең кредитын вакытында кайтара алмаса, интеллектуаль милеккә (компьютер программалары, фәнни ачышлар) авторлык хокукы банкка күчәме?”-дип сорадым.
- Әлеге эшкуарның финанс-кредит хәле яхшы, интеллектуаль милкенә куркыныч янамый, - дип җавап кайтарды Регина Хөсәенова.
Шулай да мин үз фәнни ачышымны коммерция оешмасына яки башка кешегә залог итеп куярга ашыкмас идем.

Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка теләктәшлек фонды генераль директоры урынбасары Линара Борханова сөйләгәнчә, микрозайм алучылар саны арта бара. Узган ел-235, ә быел 382 микрозайм бирелгән.

 Татарстан Республикасында кече һәм урта предприятиеләргә теләктәшлек күрсәтү һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров сөйләгәнчә, Россия банкларыннан кредит алган эшкуарларга кредитның процент өлешен түләүдә субсидия бирелә.

- Субсидияне дәүләткә кире түлисе түгел. Татарстандагы 175 мең эшкуарның барысы да шушы ташламадан файдалана ала, - диде Тимур Гомәров.

“Татарстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе” акционерлык җәмгыяте дә республикадагы программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашучыларның берсе. Генераль директор урынбасары Алена Баздрева сүзләренә караганда, компания 2017 елдан бирле 2,2 миллиард сумга 69 проектны финанслауда ярдәм иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading